Логотип
Яңалыклар

Татар әдәбияты Европага чыкты

Аяз Гыйләҗевның «Ягез, бер дога» романы шушы көннәрдә генә венгр теленә тәрҗемә ителеп, китап булып басылып чыкты. Бүген, «Татар информ» агентлыгында аны татар халкына да тәкъдим итү чарасы узды.
Исегездә булса, узган ел роман-хатирәне Наил Ишмөхәммәтов рус теленә тәрҗемә итте, һәм бу эшнең финанс кайгыртуын Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев үз өстенә алган иде.

Әлеге проектның башлап йөрүчесе – Казан федераль университеты галимәсе Миләүшә Хәбетдинова. Ул Аяз Гыйләҗевнең «Сайланма әсәрләре»н алты томлыкка туплаган вакытта язучының тормышына караган һәм моңарчы берәүгә дә билгеле булмаган мәгълүматларга юлыга. Венгр егете Арпад Галгоци – шуларның берсе. Аяз ага 1950-1955 елларда Казахстанда тоткынлыкта була, Арпад белән дә алар шул вакытта дуслашалар. Аяз Гыйләҗев дустының фамилиясен Галгоци дип түгел, Голгоци дип исендә калдыра. Тоткынлыктан соң, Аяз абый аны күп тапкырлар эзләтеп карый, әмма әнә шул бер хәреф аркасында ике дус кабат табыша алмый.

Миләүшә Хәбетдинова язучының архивын өйрәнгәндә аның гади карандаш белән кулдан ясалган рәсемнәренә тап була. Аларның һәркайсының почмагына Галгоци дип имза куелган була. Ирекле тормышта рәсем белән мавыкмаган Арпадның тоткынлыкта шушы сәләте ачылып, ул тоткыннар арасында абруй казана.

Венгриядә Арпад Гальоци рус шагыйрьләрен венгр теленә тәрҗемә итүче булып таныла, өч гасырда иҗат иткән 58 шагыйрьнең 500 ләп шигырен тәрҗемә итә. Үзенең дә Гулаг лагерьлары турында язган 3 томлы хезмәте бар.

Миләүшә Хәбетдинова Арпад Галгоцины эзләп табарга ният итә һәм 2016 елда Аяз аганың элеккеге дусты Казанга килә. Язучының 50 ел буе үзен онытмавына, ул ясаган рәсемнәрне саклавына шакката. Миләүшә ханым аңа шул вакытта «Ягез, бер дога» әсәрен венгр теленә тәрҗемә итәргә тәкъдим ясый. Өстәвенә,

2016 ел – Венгриядә Гулаг елы буларак игълан ителгән була. Галгоци тәрҗемәгә үзе алынмаса да, үзе бик тә ышанган ике тзрҗемзче таба. Тулы бер романны тәрҗемә итеп төгәлләр өчен нибары 3 ай гына вакытлары бкла аларның. Алар атнага 30 битләп тәрҗемә итеп, аны 89 нчы яше белән баручы Арпад Галгоцига тапшыралар. Хатыны Коталин аларны печатьләп алып кайта, Галгоци карап, тикшереп, телефоннан верстка ясаучы белән элемтәгә керә һәм кайда, нәрсәне ничек төзәтергә икәнен хәбәр итә. Әнә шулай, күмәк көч белән китап дөнья күрә. Тик... китап булып басылып чыгу өчен, аның финанс ягын да кайгыртырга кирәк бит. Миләүшә ханым, Арпад Галгоцидан тәрҗемәчеләр генә табарга булышуын үтенә, акчасын үзебез табарбыз, ди. Акча эзләргә кирәк булмый, Венгриядәге «Алфавит» мәдәни-мәгариф фонды җитәкчесе Рита Хәсәнова да әлеге эшкә кушылып, әсәрне тәрҗемә итү һәм китап итеп бастырып чыгару өчен җитәрлек акчаны Венгриянең Кеше ресурслары министрлыгы «Гулаг» фонды аша бирергә карар кыла. Быелның 24 февралендә, Будапештның «Централ» әдәби кафесында «Ягез, бер дога» әсәренең венгрчага тәрҗемә итеп бастырылган варианты тәкъдим ителә. Китап 500 данәдә басылган.

Киләчәктә әле моның белән генә тукталмаска, татар әдәбиятын Европада танытуда тагын да зуррак адымнар ясалыр, дип ниятләнелә.


 


 


 


 


 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар