Логотип
Яңалыклар

Татар җанлы галимне искә алалар

Быел Татарстан Язучылар берлеге шагыйрь, фольклорчы галим,  җәмәгать эшлеклесе Рәшит Ягъфәровның 70 еллыгын билгеләп узарга җыена. 5 февраль көнне Язучылар берлегенең Г. Тукай клубында Рәшит Ягъфәровны искә алу кичәсе оештырылачак.

Татарстан Язучылар берлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, 5 февраль көнне 17.00 сәгатьтә оештырыла торган чарада «Сорнай» фольклор төркеме, якташлары Сәнифә Рангулова, Динара Фәхриева, туган төбәге – Барда якташлык җәмгыяте һәм аның рәисе, Татарстанның халык артисты Мәсгуть Имашев, иҗтимагый хәрәкәттәге аркадашлары исеменнән Фәндәс Сафиуллин да катнаша. Каләмдәшләре, Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан хезмәттәшләре дә киләчәк. Кичәдә Рәшит Ягъфәровның хатыны Әкълимә ханым, улы – ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров үз истәлекләре белән уртаклашачак. Оныгы Мәликә – бабасының шигырьләрен укый,  җырларын  башкара.

˜– Фольклорчы буларак, миңа татарлар яшәгән төбәкләрдә күп йөрергә туры килде, – дип яза  Рәшит Ягъфәров. – Татарның кайда да кимсетелеп, кыерсытылып яшәве миңа нык тәэсир итте. Милләтне бу хәлдән чыгару юллары турында уйлап, газапланып яшәдем... 1989 елда Татар иҗтимагый үзәгенең беренче корылтаен азан белән башлап җибәрдек. Шул чакта... күзгә яшь бәреп чыкты һәм шунда үземнең милләт язмышы белән аерылгысыз булуымны аңладым.

Р. Ягъфәров 1946 елның 6 февралендә Пермь өлкәсе Барда районының Күчтәнти Баш авылында туган. 1973 елда исә Казанга килә һәм Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантура тәмамлый. Соңыннан – шул институтның фәнни хезмәткәре, Казан дәүләт педагогика университеты укытучысы, Татарстан укытучылар белемен күтәрү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.1995 елдан – Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре.

Ягъфәров Бөтентатар мәгариф бергәлеген оештыруда катнаша, 1992–2000 елларда аның рәисе булып эшли. Р.Ягъфәров – татар милли хәрәкәте лидерлары һәм Бөтентатар иҗтимагый үзәген (БТИҮ) оештыручыларның берсе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе һәм бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1999–2005 елларда аның рәисе.

2008 елның 26 августында Рәшит Ягъфәров бакыйлыкка күчте.



Р.Ягъфәров – «Шигърият чишмәләре», «Татар халкының уен кораллары» дигән гыйльми монографияләр, «Балалар фольклоры», «Татар халык уеннары», «Уеннар» кебек егермеләп фольклор җыентыгы, алты йөздән артык фәнни һәм популяр мәкаләләр авторы. 2006 елда «Тулпар моңы» дигән шигырьләр китабы нәшер ителде.

сылтама: http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар