Логотип
Яңалыклар

Сыйфатсыз балалар товары өчен... 300 мең сум штраф!

Татар-информ агентлыгында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре белән очрашу узды. Спикерлар булып Балалар һәм үсмерләр гигиенасына күзәтчелек бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлгенә Альвирт кызы Исмәгыйлева һәм кулланучылар хокукларын яклау бүлеге башлыгы Ирина Яковлевна Әхмәтшина чыгыш ясады. 

Роспотребнадзор идарәсе гражданнарга балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы буенча даими тематик консультацияләр үткәрә. 
Консультацион үзәкнең кайнар элемтәсенә (843) 221- 90-16 телефоны буенча, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, көн саен иртәнге 9 дан кичке 5 кә кадәр шалтыратырга мөмкин. 12 дән 13 сәгатькә кадәр тәнәфес. 

Роспотребнадзор идарәсенең телефоны: 273-15-83
Дүшәмбе–пәнҗешәмбе көннәрендә: 10-00 нан 17-00 гә кадәр шалтыратырга мөмкин;
Җомга көнне: 10-00 нан 15-45 кә чаклы;
Тәнәфес: 12-00 дән 12-45 кә чаклы

Консультацияләрне Роспотребнадзор белгечләре үткәрә, алар кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәк.
Соңгы вакытта балалар товарларының сыйфаты турында сүз барганда, балалар колляскалары, аяк киемнәре һәм мәктәп формаларыннан канәгатьсезлек белдерделәр. Сыйфатсыз товар саткан өчен закон буенча юридик затларга 300 мең сум һәм аннан да күбрәк штраф каралган.
Сорауларыгыз булса, мөрәҗәгать итегез, балаларның сәламәтлеге – әти-әниләр өчен иң мөһиме.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар