Сургутта - Нәүрүз!

Сургутта 21 март көнне бар мөселман халкы Нәүрүз бәйрәмен каршылады. Соңгы елларда язны каршылау матур традициягә әйләнде. Нәүрүз бәйрәме көн белән төн тигезләшкән вакытта язгы кыр эшләренә чыгар алдыннан үткәрелә торган мөселман халыкның матур йоласы ул. 

Татарда бу бәйрәм кайчан үткәрелә башлаган соң? Тарихка тукталыйк. 
"Нәүрүз" бәйрәме исламга кадәр, мәҗүсилек вакытында болгарларда җиденче гасырда ук барлыкка килә. Ә бу инде Идел Болгарстанында ислам кабул ителергә ике гасыр алда дигән сүз. Бу бәйрәмне болгарлар Каспий буенда яшәгәндә үк бәйрәм иткәннәр. Аның башы төркиләргә барып тоташа. Ә игенчелек белән төркиләр Ерак Көнчыгыштан Каспий буена күчеп килгәч шөгыльләнә башлыйлар. 762 елда Кадрәк хан Идел буенда үз дәүләтен оештыргач, җир эшкәртү төп кәсепләренең берсенә әверелә. Нәүрүз яңа көнне генә каршы алу түгел, инде климатик - табигый шартлар шулай булу сәбәпле җир эшкәртергә әзерләнә башлауны да искәртә башлый. Ә алга таба җир эшкәртү йолалары бу бәйрәмдә төп урынны били башлыйлар.Кышлаган орлыкларны шыттырып карау, өстәлгә фәкать баллы ризыклар гына кую, болар барысы да яхшы уңышка ишарә ясау инде "- дип сөйләде үз әңгәмәсендә Ханты- Манси автономияле округының атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәнәре докторы, профессор Рәфис Хәсән улы Шәймәрдәнов. 

Сургутта бик күп төрле мөселман халкы яши. Бу бәйрәмгә башка дин кардәшләребез бик зур әзерлекләр белән килгәннәр иде. Хәр халык үзенең милли ашларын, сәнгать бизәкләрен, музыка уен - коралларын, милли киемнәрен, мәдәниятын – сәнгатен, милли уеннарын халыкка тагын бер кат танытты. Сургут шәһәренең Р.Ульбеков җитәкчелегендәге татар милли - мәдәни мөхтәрияты, аның уң кулы Р.Садыков, ару – талу белмәс активистлар Г.Вәлиева, Р.Бакиева, Г.Зыятдинова, Н.Җиһаншина җитәкчелегендәге " Сандугач" җыр - бию ансамбле коллективы, аш - су осталары: С.Каранаева, Т, Мөхибуллина, Г. Фәтхулова, “Түбәтәй" тиз тукландыру челтәре җитәкчесе Вадим Дмитриевның зур тырышлыклары, ХМАО-Югра татарларының төбәк милли - мәдәни мөхтәрияты рәисе Таһир Габделхак улы Саматов һәм тагын бик күп татар җанлы милләттәшләребез бердәмлек күрсәтеп шәһәр хакимияте оештырган зур бәйрәмдә татар халкының изге йоласы булып калган Нәүрүз бәйрәмен оешыруда үзенең зур өлешен кертте. Туган якларыннан аерылсаларда милләттәшләрем үзләрен салкын Себер төбәгенең ныклы хуҗасы итеп гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауны алгы планга куеп яшәүне дәвам итә.

Әлеге күркәм Нәүрүз бәйрәме яшәүгә көч, җанга рухи ныклык биргән гүзәл бәйрәм булып кала. Бу бәйрәм киләчәктә дә дәвамлы булсын иде. Бәйрәм белән, дуслар! Нәүрүз мөбарәк булсын! 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Үги әнкәйнең җылы йөрәге «...Үги ананың бик әйбәтләре була. Гадәттә, алар турында гел яман сөйлиләр, ләкин алар турында юньле сүзне күбрәк сөйләргә кирәк. Чит канга ана булырга тырыша бит ул. Мәҗбүри яратып булмый бит. Ә ул рольгә кереп «уйнарга» тиеш. Бала исә рольгә керми, «уйнамый». Ике артистның берсе уйнап, икенчесе уйнамаса, спектакль туа алмый. Үги аналы гаиләдә әнә шуңа күрә җылы, уңай тормыш коруы бик кыен. Үги аналарны кызганырга, ихтирам итәргә кирәк...» Мөхәммәт Мәһдиев «Мәңгелек яз» әсәрендә үги әниләр турында әнә шундый уйлануларын язып калдырган. Үги тормышны үз башына төшкәннәр генә аңлыйдыр, мөгаен. Үги ананың да, үги баланың да үз хәле... Әмма гомер уртасына җиткән ир балачагын искә алганда «Үги әниләргә һәйкәл куярга кирәк», – ди икән, димәк, барлык үги әниләр дә, халык телендәге кебек, явыз түгелләр. Чит балаларны карап үстерә икән, димәк, алар олы йөрәкле... Үги әни белән үскән Татарстанның халык артисты Җәвит ШАКИРОВ үзе сөйләсен әле...
    9469
    10
    114
  • Бәхетле булырга хакым бар!  Мин кияүгә 25 яшемдә чыктым. Яратып чыктым...
    9604
    8
    79
  • Өч кенә көнгә... – Кирәкми. Кешечә түгел бу. Шалтыратмагыз. Өметләнеп көткәнче, алдан ук барысын да аңласын. Башка бер сүз дә әйтмичә, нянечка балалар янына кереп китте. Ишек тавышы йөрәкне сызып үткән кебек булды. Бар да тынып калды. 
    5280
    4
    62
  • Көтеп алынган бәхет Әллә күзенә күренәме, сискәнеп китте Гөлгенә. Каршысында пәйда булган Гамилне күргәч, ни уйларга да белмәде, чөнки бу  очрашу көтмәгәндә, кинәт булды. Унсигез еллап гомер үтсә дә, шундук  таныды  аны: шул ук озын буй, киң җилкә, серле караш, тик куе кара чәчләренең чигә тирәләренә ак бәс яткан. Күзләрендә ниндидер сагышмы, назмы...
    4075
    0
    44
  • Сөеп, сөелеп яшисем килә-2 «Таһирә өстеннән жалу язганнар» дигән хәбәр авылда таралганга да бер айга якын вакыт үтте. Тегеләй дә, болай да дип тикшергәннән соң: «Фактлар ачыкланмады», дигән.
    6477
    2
    30
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 31 июль 2021 - 14:13
    Без имени
    Аллаһыга сыенырга кирэк, догалар укырга, дога ярсыган йорэкне тынычландыра ул.
    Ничек онытырга?
  • 31 июль 2021 - 23:11
    Без имени
    3 тапкыр ташлаган нинди кинэш сезгэ. Бер нинди кинэш тэ сезгэ булышмый.
    Ничек онытырга?
  • 31 июль 2021 - 22:51
    Без имени
    Азрак гордость диган айбкр булырга тиеш сина аягын сорткан да сорткан бит и биграк исар булгансын бит.
    Ничек онытырга?
  • 1 август 2021 - 20:56
    Без имени
    Җуләр, нәрсә дип әйтим...
    Ничек онытырга?
  • 1 август 2021 - 21:15
    Без имени
    Ачу кила башлады инде, бер да узенне ихтирам итмисен икан.
    Ничек онытырга?
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан