Логотип
Яңалыклар

Сургутта берьюлы өч бәйрәм

ХМАО-Югра татарлары милли-мәдәни мохтарияты һәм Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты – 20 еллык, ә «Сандугач» җыр-бию ансамбле 35 еллык юбилеен киң колач белән бәйрәм итте.  

ХМАО-Югра татарлары милли-мәдәни мохтарияты һәм Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты – 20 еллык, ә «Сандугач» җыр-бию ансамбле 35 еллык юбилеен киң колач белән бәйрәм итте.  

 

Бу көнне шәһәребезнең иң күркәм бинасы булган Сургут дәүләт университетының концертлар залына халык – татар халкы агылды да агылды. Барысының йөзендә шат елмаю балкый, барысы да күтәренке күңел белән концертлар залына ашыга. Фойеда җыелган халык концерт башланганчы бер-берсенең хәлен сораша, бер район-авыл җирлегендә туып-үсеп тә очрашырга җай таба алмаган күптәнге дуслар, бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары кочаклаша, берсен-берсе эзли, күз явын алырдай милли күлмәкләр кигән татар егет-кызларына карап соклана, «Ак калфак»лыларның кул эшләнмәләре күргәзмәсен карый... Читтән карап торган һәркемгә искиткеч, соклангыч мизгелләр! Сагынышканнар… Бәлки кемгәдер талгын гына аккан гармун тавышы яшь чакларын исенә төшергәндер, ә чәкчәк белән каршы алу – күңелләрдә халкыбызның күптәнге гореф-гадәтләрен яңарткандыр. 

Бәйрәм концертын «Сандугач» ансамбле йолдызлары халкыбызның «Ай-былбылым» җыры белән ачып җибәрде. Бәйрәмебезне котларга Дума рәисе Надежда Красноярова килгән иде. Ул сургутлыларны саф татар телендә: «Исәнмесез!» – дип сәләмләде һәм: «Юбилей даталары, чыннан да, әһәмиятле вакыйга, чөнки нәкъ менә шушы мохтариятлар милли гореф-гадәтләргә сакчыл караш тәрбияләү үрнәге булып тора. Өч дистә елдан артык вакыт эчендә «Сандугач» ансамбле «Сабантуй», «Соцветие», Шәһәр көне кебек масштаблы шәһәркүләмендәге чараларның даими катнашучысы, һәр бәйрәмнең бизәге. Татар халкы мәдәнияты күптән инде шәһәребез мәдәниятенең бер өлешенә әверелде. Бәйрәмегез котлы булсын, дуслар!» – диде ул. Шулай ук татар мәдәниятын, татар сәнгатен, татар гореф-гадәтләрен, татар телен саклап калу өстендә даими эш алып барган, милләттәшләребезне бүләкләүне дәвам итеп, Сургут шәһәре хакимияте башлыгы Вадим Николаевич Шуваловның котлау сәләмнәрен җиткезергә Сургут шәһәре башлыгы урынбасары Томазова Анна Николаевнага сүз алды. Ул шыгрым тулы залда утыручыларны ихлас күңелдән бәйрәм белән котлады, шулай ук шәһәр хакимиятенең Рәхмәт хатларын мохтарият әгъзаларына, төрле мәдәни чаралар оештыру өчен иганәчелек ярдәме күрсәткән изге җаннарга тапшырды. Котлаулар бик күп булды. Шулай ук Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча комитет рәисе, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Ирек улы Гыйльметдиновның котлау хаты халыкка җиткерелде. Котлауларны Ханты-Манси автоном округы мөфтие, Ханты-Манси татарлары мохтарияты рәисе Таһир хәзрәт Саматов дәвам итте, Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевич үз халкына хезмәт итүче дусларын котлады, аларга зур рәхмәтләрен әйтте.  

Котлаулардан соң, сәхнә тутырып биегән балалар, сәхнә йолдызлары бәйрәмне шатлык-куанычларга күмде. Бәйрәмне котларга Татарстаннан гына 15 артист килде, ә үзебезнекеләрнең саны юк. Виталий Агапов җитәкчелегендәге «Карендәшләр» керәшен халык ансамбле (Чаллы), Илгиз Зәкиев, Ясмин, Эльвира Хамматовалар үз котлауларын халыкка җыр аша җиткезде. 

35 ел элек башланып киткән, бар халыкны берләшүгә чакырган ул вакытта кечкенә генә «Сандугач» ансамбле Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты оешуына да нигез булып тора. Әгәр Татарстанның Кукмара районында туып-үсеп, Сургутта төрле кыен вакытларда да таркалырга ирек бирмәгән «Сандугач» җыр-бию ансамбле җитәкчесе, Татарстанның һәм ХМАО-Югра төбәге мәдәния-сәнгать хезмәткәре Нурия Әхәт кызы Зиганшинаның зур тырышлыгы булмаса, 1998 елда милли-мәдәни мохтариятлар турында федераль Закон нигезендә РФ татарларының федераль автономиясен оештыру татарлар яшәгән төбәкләрдәге милли оешмаларның кануни нигезләрен ныгыту турында закон кабул ителмәсә, ХМАО-Югра төбәге Диния нәзарәте мөфтие Таһир хәзрәт Саматов, шәһәребездә беренче татар милли мәдәни мохтарияты рәисе, арабыздан бик иртә киткән Фәнис Гатауллин, аның дәвамчысы, татар камчысын үз кулына алган, бүгенгесе көндә гөр килеп эшләп килүче татар мохтарияты рәисе Ульбеков Рафаиль Алиевич, Казан белән ике араны тоташтырып, элемтә ялгап торучы Садыйков Риф әфәнде, Гөлсинә, Наилә, Гөлчәчәк, Дания, Розалия, Гөлназлар, Гүзәл, Алсу, Эльмиралар, Гөлнара, Фәрит, Миндар, Фазыллар, Рамил, Фәнил, Марсельләр булмаса, бәлки, без шәһәребездә оешып китә дә алмаган булыр идек. Нәкъ менә Сургут шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияты ел дәвамында шәһәр хакимияты белән тыгыз элемтәдә тора. Биредә күрсәтелгән ул-кызлар төрле чараларда катнаша, халкының гореф-гадәте, милли-мәдәнияты белән таныштырып тора. Биюләрне сәхнәгә куючы, балаларда бию сәнгате аша күңелләрендә татарлык уятучы, аларны төрле конкурсларда лауреат дәрәҗәсенә күтәрүче Әхмәтҗанова Анжелика Викторовнаның тырышлыгы да зур хөрмәткә лаек. 

Билгеле ки, халык җыяр, аларны берләштерер өчен, бәйрәм оештырам дигән вакытта да бик күп авырлыклар чыгып тора, концерт залларының аренда бәяләрен каплар, егет-кызларга матур милли күлмәкләр тектерер һәм башкалар өчен бик зур чыгымнар таләп ителә. Нәкъ менә Сургут шәһәрендә яшәп, гомер кичереп, инде балаларның дәвамчыларыбыз булып үсеп килүләрен күрә торып, бернинди авырлыкларга бирешмичә халыкка хезмәткә ашыккан милләттәшләребез булганда, безнең алда бернинди авырлык, кыенлыклар булмаска тиеш. Хәер, бердәм сургутлылар өчен бу берни түгел! Бу истәлекле чараны туры эфирга чыгаручы, мохтариятның партнёры, ТЕЛЕ Плюс телерадио компаниясе белән бергәлектә эшләгәндә мохтариятның эшчәнлеге тагын да югарыга күтәрелер, татар даны еракларга таралыр! 

 

Фото: Раушания ИСХАКОВА 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар