Логотип
Яңалыклар

Сәхнәдә – Аяз Гыйләҗев спектакльләре

Татар классигы Аяз Гыйләҗевнең 90 еллыгы уңаеннан чаралар дәвам итә. Ноябрь аенда  язучы әсәрләре буенча куелган спектакльләр декадасы узачак. Ул фәнни сөйләшүләр белән үрелеп китә. «Декадага чит илләрдән кунаклар киләчәк», – дип белдерделәр бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында. 

«Безнең максат – Аяз Гыйләҗевне дөнья күләмендә таныту», – ди оештыручыларның берсе, язучы иҗатын өйрәнүче галимә Миләүшә Хөбетдинова. 60,70 нче елларда Чыңгыз Айтматов кыргызларны ничек танытса, татарларда Аяз Гыйләҗев әнә шундый биеклектәге шәхес.  Татар өчен  генә түгел, дөньяның башка милләт халыклары өчен дә якын аның әсәрләре. Шуңа да рус, төрек, венгр телләренә тәрҗемә ителгән. «Хәзер төрек телендәге әсәре инглиз теленә тәрҗемә ителде», – дип хәбәр итте галимә. 

Фәнни конференциягә Төркия, Германиядән галимнәр килә.  Венгриядән язучы әсәрләрен венгр теленә тәрҗемә иткән, бергә лагерь шулпасы эчкән дусты Арпад Галгоци килү дә көтелә. Аяз Гыйләҗев исеме «Гулаг» белән бәйле. Ул рус язучысы Александр Солженицын белән бер лагерьда утыра.  «Гулаг» Фонды җитәкчесе дә киләчәк. «Конференциядә бу тема  өчен аерым мәйдан бирелә», – ди Миләүшә Хөбетдинова. 

 Театраль декадада республика театрларыннан кала, Аяз Гыйләҗев әсәрен сәхнәләштергән Топанов исемендәге хакас милли театры да катнаша. Ул «Өч аршин җир» әсәре буенча эшләнгән «Кичер мине, җирем» спектаклен алып килә. Әдәби тәнкыйьче Нияз Игламов белдерүенчә, алар спектакльдә үзләренең фольклоры аша хәзерге заманда хакас халкының юкка чыгып барган язмышын күрсәтә. 
Аяз Гыйләҗевнең улы, режиссер Мансур Гыйләҗев әтисенең әсәрләренә нигезләнеп кино төшерүне матди яктан әлегә мөмкин түгел дип саный. Әтисе хакында фильм төшерергә дә исәбе бар, тик барысы да финанс мәсьәләсенә кайтып кала. 

Аяз Гыйләҗев әсәрләре аша яши. Ул 5 роман, 20гә якын повесть, 40тан артык пьеса иҗат иткән. “Өч аршын җир”, “Җомга көн кич белән...”, “Яра”, “Йәгез, бер дога!” – һәрберсе милләт, ил язмышы хакында.   Оештыручылар  язучыга багышланган декаданы һәр елны үткәрергә уйлыйлар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар