Ә син җәннәткә керү өчен нәрсәгә әзер?

Җәннәткә эләгү өчен нинди бәһа түлисе? Анда эләгү өчен син нәрсәгә әзер?
Авыр сораулар... Болай кисәк сорагач, авыр да авыр инде, әле гомер буе уйланып йөреп тә, җавап таба алмаган кешеләр бар бит. 18нче февраль көнне Мәскәүдә менә шушы сорауларга җавап табарга тырышачаклар. Россия мөфтиләр Шурасы, Россия һәм Мәскәү Диния нәзарәтләре «Разговор с душой. За гранью» дип аталган театральләштерелгән музыкаль тамаша тәкъдим итә.

«Күңел белән сөйләшү» Татарстан һәм, аерым алганда, Казан халкы өчен бөтенләй үк яңа төшенчә түгел инде. 2016нчы елда шул башкалада шул исемдәге тамаша күрсәтелгән иде. Ә быел «чиккә килеп җителгән». Димәк, быелгы тамашада тагын да катлаулырак һәм җитдирәк мәсьәләләр күтәреләчәк.

...Ул эшмәкәр. Бернәрсә турында да уйламыйча, акчага коенып яши, көндәшләренең башына «басып» үтә торган эшмәкәр. Коры һавалы чүл, Якын Көнчыгыштагы сугыш кыры... Аллаһка якынаю, асылын аңлау өчен аңа ниләр кичерергә туры киләчәк, аны нинди киртәләр көтәчәк?.. Спектакльнең сюжеты менә шушы сорауларга җавап табуга корылган.

Тамашаның режиссеры – танылган актер Марат Бәшәров. Казандагы спектакльдә ул төп рольне уйнаган иде. Монысында да уйнаячак. «Тормышыңны үзгәртәсең килсә, үзеңнән башла – мин тамашачыларга менә шушы фикерне җиткерергә булдым. Һәм, беренче чиратта, үземнән башлыйм», – дип фикерен калдырган Марат спектакльнең рәсми сайтында.

 Аннан кала тагын «сөйләшү»дә Александр Головин, Рамил Сабитов, Ренат Абянов, Эльмира Кәлимуллина, Ринат Кәримов, Кайрат Примбердиев, Зелимхан Тимерсолтанов катнашачак.

«Күңел белән сөйләшү» 18нче февраль көнне Мәскәүнең Crocus City Hall залында үтәчәк.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2512
    28
    243
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    6427
    2
    94
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 25 октябрь 2021 - 14:20
    Без имени
    фикерлэргэ килгэндэ торлечэ уйларга момкин, эгэрдэ бала эйбэтлэп эйткэннедэ, юмалап эйткэннедэ тынламаса, нишлэргэ сон ул энигэ, улда бит врачка барган саен эшеннэн сорап китэ, балаларда хэзер бик астыртын дип эйтимме, аларча гына булсын,
    Ташка каткан ана йөрәге
  • 25 октябрь 2021 - 15:51
    Без имени
    Таныш ситуация
    Гөлчәчәкнең яңа тормышы
  • 24 октябрь 2021 - 15:57
    Без имени
    Кызганыч хатын!Хатынлы,балалы ирне көтеп узган гомере кызганыч... Бәхетсез хатын,беркатлы...Әгәр ул ир үлеп китсә,хәтирәләр белән генә яшисе кала инде!!
    Көтеп яшәү
  • 24 октябрь 2021 - 17:04
    Без имени
    Бик. кызганыч. елый. елый. укыдым. язмыш. диген
    «Яратудан туган бала түгел мин...»
  • 24 октябрь 2021 - 15:26
    Без имени
    ""Тормыш иптәше сайлаганда хисләргә бирелеп,акылынызны җуймагыз.Сезне яратып,хөрмәт итеп яшәрдәй пар сайларга тырышыгыз''.. Исенә төшкән бу баланың-әниеңне тыңларга кирәк иде, балакаем!
    Иремнән уңмадым 
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан