Шул чакларның моңлы ядкаре

Гыйнварның салкын киче булуга карамастан, Татарстан Республикасы Милли Китапханәсенең «Дәрья» әдәби кунакханәсе тамашачылар белән шыгрым тулы! Утырырга түгел, басып торырга да урыннар җитми! Татарстанның халык шагыйре, язучы, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу булачак дигән хәбәр бөтен Казанны айкаган, ахрысы. Зал тулы язучылар, шагыйрьләр, артистлар, студентлар, иҗатташ дуслар...
«Бу дөньяның мин бер кисәкчеге» дигән шигъри-музыкаль кичә китап подиумын күрсәтүдән башланды. Разил Вәлиевның шигырь җыентыклары, драма әсәрләре, повестьлары, әдәби томнары, башка телләргә тәрҗемә ителгән китаплары, балалар өчен язылган әсәрләре... Разил Вәлиевнең якташы, күрше авыл егете, җырчы Рафаэль Сәхәбиев, Рабит Батулла, Марсель Галиев, Рәдиф Гаташ, Рафикъ Юнысов... Һәркайсы кызыклы истәлекләр сөйләде. Казандагы 65 нче мәктәп укучылары шагыйрьнең шигырьләрен 5 телдә яңгыраттылар. Ул мәктәп, гомумән, Разил Вәлиев иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлеген җентекләп өйрәнә. Әнә, мәктәп директоры аның «Зинһар өчен кермә төшләремә» җыры турында матур бер хатирә сөйли... Һәм Альбина Мөхәррәмова әлеге җырны башкара... Рамил Миндияр башкаруында «Кышкы учак», «Яшьлегем канатында» яңгырый. Рәхәт, җылы бер мохиттә, дуслар җыелган җирдә, шигырь бәйрәме, җыр бәйрәме дәвам итә. «Әйдә барыйк, кызлар карыйк», «Язмышым юллары» спектакльләреннән өзекләр кичәне тагын да ямьли. Ихтыярсыз, Разил Вәлиевнең Фасил Әхмәт белән бергә иҗат иткән җыры күңелдә яңгырый:
Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?..
Разил Вәлиевның иҗаты, гаилә тормышы турында тулырак «Сөембикә» журналының 2012 елның гыйнвар саныннан укый аласыз.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
-
Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
-
Хыялдагы ир-ат Үсмер чакта ук ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак.
-
Галим – Кире әйләнеп кайтасың булма, эзең дә булмасын! – дип ярсып кычкыра иде хатын. Бу сүзләрне ишетүгә Галим башын тотып чүгәләп утырды. – Барысы да искә төште, Гөлсинә... – диде ул.
Соңгы комментарийлар
-
27 май 2022 - 11:00Без имениБик матур язгансыз, узегезнен йэзегездэ дэ эбиегез чалымнары барЯлындырам, янәсе...
-
27 май 2022 - 19:14Без имениЗаманасы шундый,ипташем 6 бала гаилада ускеннар,бер берсе белен йорешмилар,ваатсаптан салам жибарешеп яшилер Чаллыда.Бай туганыбыз туенда кадерсез кунаклар булдык
-
26 май 2022 - 20:32Без имениУкып торасым да килми, ташладым. Уз рэхэтеннэн китеп, кайнанайны курэ-ишетэ торып, ниемэ кайтырга иде? Бала карар, ашарга пешерер дип ометлэнеп? Уз тарткан картасы, тарта-тарта ашасы. Чык та китИнде минем чират...
-
27 май 2022 - 06:58Без имениБезнен, тормышлар уртак та кебек автор белан. Мин дэ иремне дэ, баламны да Ходайдан сорадым. Хэзер аллага шокер баламда туды, иремдэ бик эйбат кеше.Мин аны Ходайдан сорап алдым
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.