Логотип
Яңалыклар

​Шаккаттыра актанышлар!



«12–14 майда Казанда Актаныш театры көннәре узачак» дигән игъланнар башта ук күңелне кытыклап куйган иде инде. Җитмәсә, редакциябезгә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов исеменнән хат килеп төште. Актаныш халык театры өч көнлек гастрольләр белән башкалага килә, Камал театры сәхнәсендә чыгыш ясый, легендар коллективның чыгышын карарга чакырабыз, дигән. 

Спектакль Актанышского народного театра

Актанышлар килсәме!.. Бөтен Казанны шаулатып китәчәк! Алар башлаган, алар оештырган чара, концертлар, чыгышлар берәүне дә битараф калдырмый инде. Шаккаттыра белә шул алар! 

Районның Киров халык театры Валентин Распутинның «Рәнҗетелгән язмыш»ын, Иске Кормаш халык театры Мостай Кәримнең «Айгөл иле»н, Әлфия Афзалова исемендәге Актаныш мәдәният йорты каршында эшләп килүче Актаныш халык театры Нурихан Фәттахның «Итил суы ака торур» романы буенча куелган спектакльне күрсәтәчәк икән. 

Авылга кайткан арада да Әнвәр Вәлиев, үзебезчә әйтсәк, Әнвәретдин (мәдәният йортының алыштыргысыз кешесе), шалтыратып, тамашага махсус чакырды.  Нурихан ага Фәттахның хатыны Руфина апа да чакырып шалтыраткач, кызыксынуым тагын да көчәйде. (Ул Актанышныкы да түгел бит!) 

Камал театры янында авылдашым һәм туганым Илсөяр көтеп тора иде инде. 

...Ха-аа-лык!.. Театр фойесында «Агыйдел» дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясый. Ул бию-җырлар, ул костюмнар! Күз явын алырлык! Бер якта атаклы Актаныш чәкчәкләрен, Актаныш ипиен саталар. 

Югары зәвык белән ясалган баннерлар, ачылган китап рәвешендә куелып, алардан районның ярты гасырлык театр тарихы белән танышып була. Ерактан гына Киров, Богады, Пучы, Сәфәрләрнең баннерын күреп алам да, Илсөярне әйдәклим: «Безнең Байсарныкы да бардыр, бәлки, әйдә, якынрак барыйк әле», – дим. Бар шул! Авылыбыз «артистлары» Әминә апа Асылова, Мәшүдә апалар әнә фотолардан карап тора... Минем әти дә спектакльләрдә катнаша иде бит. Юк микән, дип эзли башлыйм. Илсөяр: «Әнә Мизхәт абый утыра! Кара, безнең әти дә...» – дип кычкырып җибәрә. Әйе шул, әти дә бар, Рәүхәт абый да... Фото астына: «Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт» спектакленнән соң. 1986 ел» дип язылган. Без, бик канәгать калып, тамаша залына ашыгабыз. 

Спектакль Актанышского народного театра

Нурихан Фәттахның без мавыгып укыган романын сәхнәдән күрсәтә алырмы Актанышлар? Җиңелчә дулкынланып (халык күп бит, сер бирәсе килми!), тамашаны күзәтәбез. Сәхнә бизәлеше, декорацияләр, музыкаль бизәлеш, костюмнар... Бар да матур. Артистларның уены да! Атаклы Камал театры сәхнәсеннән профессионалларча уйнаган үзешчәннәргә сокланмый мөмкин түгел! Спектакльдә 60 ка якын үзешчән артист катнаша. Эпизодларда Әнвәрне күреп сөендек. Ә менә төп рольләрнең берсендә – Алмыш ханның кызы Аппак ролендә үзебезнең Байсар кызы Айзирәк Локманова уйнады! Аның ире Илнур  Локманов баш рольдә иде: ул Тотыш образын гаҗәп оста итеп ача алды! Алмыш хан ролен башкарган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нур Хөсәенов исә спектакльнең режиссеры да әле! Дәүләтчелек темасы, ислам динен кабул итүләр шулкадәр аңлаешлы да, тирән дә итеп яктыртылган. Әсәрне бер тынга кабул итеп, соклануыбызны, горурлануыбызны яшерә алмый утырдык. 

Спектакль Актанышского народного театра

Алкышлар! Чәчәкләр! Җылы тәбрик сүзләре!.. Район башлыгы Энгель Фәттахов якташыбыз, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатын укыды. Башкаладагы Актаныш якташлык җәмгыяте рәисе Вәсим Вахитов театр коллективына һәм әсәрне сәхнәгә куйган режиссер Нур Хөсәеновка сәнгать өлкәсендә ирешкән уңышлар өчен махсус булдырылган алтын медальне тапшырды. «Итил суы ака торур» тарихи романы авторы, олы әдип Нурихан Фәттахның хатыны Руфина ханым Актанышларга чиксез рәхмәтен җиткерде. Бу минутларда аның үзен дә үзебезнеке, Актанышныкы кебек итеп якын кабул итеп (Руфина апа үзе Башкортстанның Яңавылыннан) яраттык. 

Спектакль Актанышского народного театра

Менә шундый ул Актанышлар: эшли дә, ял да итә белә! 
     
Фотограф: Александр Эшкинин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар