Логотип
Яңалыклар

​Сезне көтәбез!



Бәйрәмнәр оештыручы RADUGA ewent, Казан шәһәре ЗАГС идарәсе, «Сөембикә» журналы редакциясе, LOVE радиосы булышлыгында, 1июньдә Казанның Гаилә үзәгендә (С. Хәким урамы, 4) йөкле ханымнар һәм яшь әниләрнең шәһәр фестивален уздыра.
Программада:
-бәби көтүче әниләр өчен йога-марафон
-мавыктыргыч мастер-класслар
-кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе
-балалар өчен күңел ачу программасы
-чараны уздыручы партнерлардан конкурслар һәм бүләкләр
-йөкле ханымнар өчен мода күрсәтү һәм концерт программасы
-йөклелек һәм педиатрия буенча белгечләрдән киңәшләр
Бәйрәмдә шулай ук:
клоуннар тамашасы, җилкәнле көймәләр регатасы, кул чатырлары белән флешмоб һәм башка күңелле мизгелләр көтелә.

Керү ирекле! Көтәбез сезне!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар