Логотип
Яңалыклар

Сезнең хозурда – сәхнә костюмнары

Тиздән, дөресрәге, 12 май көнне «Халыклар дуслыгы» йортында (Павлюхин ур., 57 йорт) Татарстанда беренче тапкыр костюмнар күргәзмәсе ачылачак. Аны «Халыклар дуслыгы» йорты һәм коллекционер Айдар САДЫЙКОВ оештыра.


Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле солисты, туйлар һәм мәҗлесләр алып баручы Айдар Садыйковның хоббилары берничә. Ул Казан күренешләре белән открыткалар, китаплар җыя. Мавыгуларга күптән түгел яңасы өстәлгән: ул татар җырчыларның костюмнарын җыя башлаган. 
Һәр костюмның коллекционер кулына эләгүенең үз тарихы. 
«Иң авыры – Илһам ага Шакировның костюмын табу булды, – ди Айдар Садыйков. – Аена план буенча 30-40 концерт биргән Илһам Шакировның  элеккеге костюмнары бик күп булырга тиеш кебек. Әмма аның бер костюмы да сакланмаган. Беренчедән, ул филармониядә эшләгән, алар әзерләгән костюмнар белән сәхнәгә чыккан һәм һәрберсен кире тапшырып барган. Соңрак алганнарын киеп туздырып бетергән. Әмма күргәзмәдә аның – татар җыр сәнгатенең легендасы булган шәхеснең – бер костюмы да куелмаса бу дөрес булмас иде. Ул миңа 2007 елда чыгыш ясаган костюмын, шул концертка дип алган түбәтәен, аяк киемен бирде. Шуларны киеп «Бик еракта идек без...» дигән җырны башкарган булган».
Күргәзмәгә килүчеләр Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты  Ренат Ибраһимов костюмын күрә алачак. (Айдарның коллекциясендә Р. Ибраһимовның биш костюмы бар. Әмма беренче күргәзмәгә ул аларның берсен генә куячак.) Әлфия Авзалованың сәхнә күлмәкләре дә күргәзмәнең түрендә торачак. 
Аның янында исә яшь буын урын алачак: Алсу Әбелханова, Айгөл Бариева,  Лилия Муллагалиева... Алар костюмнарын иң беренчеләрдән булып тапшырганнар. Резеда Шәрәфиева сәхнә күлмәкләрен һәрвакыт үзе тегә. Күргәзмәдә аның халык алдына чыгарга теккән иң беренче күлмәкләре куелачак: 80-90 еллар модасы, ялтыравыклар белән чигелгән, бизәлгән... (Гомумән, бу күргәзмә сәхнә киеме модасының тарихын, аның ничек үзгәргәнен дә күрсәтәчәк). 
Радик Юлъякшинның эстрадага аяк басуына чагыштырмача күптән түгел әле. Әмма аның да сәхнәгә иң беренче киеп чыккан «алтын плащы» инде тарих. Ул костюмнарын Урта Азиядән, Көньяк Кореядан, Кытайдан, Тайваньнан алып кайта икән.
Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың милли бизәкле костюмы белән янәшә Вероника Кузнецованың мини итәкләре торачак. Айгөл Бариева «Татарстан-Яңа гасыр» каналы үткәргән хәйрия аукционында Айдар Галимовның түбәтәен 7 меңгә сатып алган булган. Бүген ул түбәтәй Айдар Садыйков коллекциясенең бер бизәге.  
Язучы Кави Нәҗминең шәхси әйберләре, аның хатыны Сәрвәр Әдһәмованың сумкасы, үзе бәйләгән салфеткалары – коллекционернең горурлыгы. Язучының варисларыннан бу ядкарьләрне вакытлыча алу (күргәзмә ябылганнна соң, алар язучының оныкларына кире кайтарылачак) өчен дә бик озак сөйләшүләр алып барырга туры килгән. 

Күргәзмә татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулуга багышлап үткәрелә. «Халыклар дуслыгы» йорты костюмнар күргәзмәсе вакытында Татарстанда яшәүче барлык халыкларның да милли кием-салымнарын күрсәтәчәк. 


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар