Логотип
Яңалыклар

Сөембикәгә һәйкәл кайда куелачак?

Сөембикә-ханбикәгә быел Касыйм шәһәрендә һәйкәл куелачак. 

Бу хакта безгә Россия һәм Татарстан тарихы белән бәйле мәдәни проектлар авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия РӘХМӘТУЛЛИНА (Санкт-Петербург) хәбәр итте.

Менә нәрсәләр сөйләде ул: 
–  Сез минем Юсуповлар тарихы белән күптән шөгыльләнгәнемне беләсез инде.  
Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте безне Казанда җыйган иде. Шул чара вакытында каядыр барганда автобуста урыным Илдар Бикуев янына туры килде. Ул Касыйм шәһәреннән, андагы милли-мәдәни мохтариятне җитәкли.  Сөйләшеп киттек. «Илдар, ханбикәбезнең соңгы урыны Касыйм белән бәйле.  Сезгә Ходай үзе кушкан аның исемен мәңгеләштерү белән шөгыльләнергә», – дим.  

Башта без Касыймда «Сөембикә – атаклы хатын-кыз һәм идарәче» дип аталган Россия күләмендә фәнни конференция уздырдык. Аны оештыруда Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы да катнашты. Конференциядә Рязань, Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Архангельск шәһәре галимнәре чыгыш ясады. Конференция вакытында Юсуповларның Архангельскидагы имениясендә сакланучы, аларның нәсел тарихы язылган ике китапны да китерттек.  Князь Николай Борисович Юсупов (кечесе) ул китапларның берсендә Сөембикә, аның тормышы, кайда күмелгәне турында да яза. Сөембикә Касыйм шәһәрендә үлгән, анда күмелгән ди. Әмма аның кабере тәгаен билгеле түгел. 

Касыймда Сөембикәгә һәйкәл кую идеясе дә күптән туды. 

Рязань өлкәсе хөкүмәте, Касыйм шәһәре җитәкчеләре бу идеяне яхшы кабул иттеләр. Хан мәчете белән тәкыя арасындагы мәйдан Сөембикә сквере дип аталачак. Бу хакта инде рәсми карар кабул ителде. Мин шулкадәр бәхетле: картада Сөембикә исемендәге сквер барлыкка киләчәк! Шушы территорияне тәртипкә салу, матурлау өчен Рязань өлкәсе бюджетыннан 2 миллион акча бүлеп бирелде. Һәйкәл шушы скверда, сигез почмаклы пьедесталга куелачак. Ни өчен сигез почмаклымы? Беренчедән, бу – мәңгелек билгесе. Икенчедән, сигез почмак – сигез буын төрки халыкның билгесе дә санала.  

Һәйкәлнең макеты әзер. Аның авторы – Санкт-Петербург скульпторы, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы Вениамин Георгиевич Сидоренко. Һәйкәлгә тотыныр алдыннан ул Сөембикәнең тарихын, язмышын бик нык өйрәнде. Безгә дошманнарына баш имәгән, үз халкына тугры, тәвәккәл, кыю, йөрәкле ханбикә кирәк иде. Горур Сөембикә! Һәйкәл шундый булып чыкты да. Бик күп һәйкәл макетларын карадык, ә монысы шунда ук йөрәккә ятты. Рязань шәһәре җитәкчеләре дә аны шунда ук кабул итте. 

Һәйкәлнең биеклеге – 2 метр 10 сантиметр булачак.  Ул Россиянең уртасында басып торачак. 

Инде ачылыш турында хыялланабыз. 

Һәйкәлне коясы гына калды. Рязань өлкәсе җитәкчеләре: «Без үз тарафыбыздан барысын да эшләдек. Документлар әзер, территорияне тәртипкә кертергә акча бүленде. Инде һәйкәлне эшли башларга кирәк», – дип,  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевка мөрәҗәгать итте. Эшнең туктаганы юк. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу проектны даими күзәтеп бара: һәр эштән хәбәрдар. 

Бар да без уйлаганча барса, быел июнь азагында һәйкәлне ачарбыз дип уйлыйм.

«Архангельск» музеенда Юсуповларның нәсел тамырлары турында язылган китап саклана дип әйттем инде. Ул болай тәмамлана: «Ханбикә каберендәге ташка аның исеме язылмаган. Аның өстендә ел саен шомырт һәм сиреньнәр генә чәчәк ата». Без дә һәйкәл тирәсенә, скверга шомырт һәм сирень куаклары утыртырга ниятлибез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар