Логотип
Яңалыклар

Сайлаучыга ничек уңай, шулай...

Кфуның конфликтология кафедрасы мөдире, иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсәләләр буенча эксперт советының җаваплы сәркәтибе Андрей Большаков:
«Бурычым катлаулы, мин әлегә конкрет кандидатлар турында да сөйли алмыйм, конкрет саннар да китерә алмыйм. Әмма бу сайларның үзгә булуын әйтә алам», – диде.

Әйе, чыннан да, 2018 елны сайлаулар, сайлаучыга ничек уңай, шулай оештырылды. Андрей Большаков әйткәнчә, бу сайлау барышына уңай йогынты ясады. Кандидатлар бу юлы эшмәкәрләр белән түгел, күбрәк эшчеләр белән очраштылар. Мәгариф, фән эшлеклеләре янында булдылар.
Кандидатларны теркәү дә башкача булды. Әйтик, кандидатлыкка теркәлү өчен 100 мең имза җыярга кирәк булды. Ә үзен үзе күрсәтүчегә исә 300 мең! Аннары сайлауга техник яңалыклар кертелде. Сайлау урыннарына электрон урналар куелды. Күзәтүчеләр арасында Иҗтимагый палата вәкилләре булу да сайлаулар барышында закон бозуларга каршы торырлык шартлар тудырды. Спикер әйткәнчә, сайлаулар халыкара хәлләрнең аеруча киеренке булган, безнең илгә карата бертуктаусыз санкцияләр «ишелеп» торган бер мәлдә баруы безнең илне, безнең халыкны тагын да бердәм булырга, килеп туган хәлгә, вакыйгаларга җитди карарга, ил язмышы хакында уйланырга этәрде. 

18 март – ул әле сайлаулар көне генә түгел, бәлки, Кырымның яңадан Россиягә кушылган көне дә. Бу сәяси вакыйга ил тарихына шул ягы белән дә кереп калыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар