Логотип
Яңалыклар

Салават Фәтхетдинов: «Бу бит адәм көлкесе!»

Июнь ае – Сабантуй, июль ае – Питрауныкы булса, август ае – Салаватныкы. Бу 30 ел буе шулай булды, мөгаен, тагын бер 30 ел шулай булыр да.

 

1 августтан Казанда Салават Фәтхетдинов концертлары башлана. Быел аларның юбилей сезоны, әйткәнебезчә, иҗатына 30 ел. Шушы җәһәттән җырчы журналистлар белән матбугат очрашуы уздырды.

 

Очрашуда яңгыраган фикерләрнең кайберләре.

 

Концертта нинди яңалыклар буласы, дип сорадылар. Билгеле, җырчы бар серне дә ачып сала алмый, монда сөйләп бетерсә, аның ни кызыгы кала инде. Шулай да анда ике төп тема кузгатылачак, диде ул. «Гамьсезлек, мәгънәсезлек, битарафлык. Шайтан һәм фәрештә».

 

Концерт «Күңел көзгесе» дип атала. «Бу концерт башкару өчен иң җайлысы. 30 ел дәверендә 600 лап җыр булдырылган. Һәр елның репертуарыннан бер җырны гына алсаң да, 30 җыр, тулы бер концертлык була. Без 30 җыр сайлап алдык, аның 20 сен калдырдык, 10 сы яңа җырлар булачак».

 

«Концерт 19 августта «Татар моңы» конкурсы белән төгәлләнә. Конкурслар күп, барысы да кирәкле дә түгелдер, мөгаен. Әмма «Татар моңы» башка. Концертта конкурсның төрле төбәкләрдән килгән җиңүчеләре катнашачак.

 

Салават Зәкиевичтан татар журналистикасыннан ни көтүен сорадылар. «Мин алардан акыллы һәм бераз усалрак булуларын, акыллы сораулар бирүләрен көтәм. Бер сүз белән үтерерлек итеп әйтә икән, ул көчле журналист. Минем белән очрашырга килгән кеше миннән кимендә 5 тапкырга акыллырак булырга, бөтен өлкәләрне колачларга тиеш. Сез, журналистлар дөньяның, Казаныбызның матурлыгын языгыз, телебезне, милләтебезне кайгыртып языгыз. Кайчак дөреслекне дә бик үк дөрес итеп әйтеп бетереп булмыйдыр. Татар мәңге проблемалы халык. Тел, дин, җыр, моң дип көрәшә. Җиңә генә алмый. Ә мине мактамагыз, мин аңа мохтаҗ түгел».

 

Быелгы Федераль Сабантуйда төп батырга тәгаенләнгән автомобильне җирәбә белән сикертүгә карата җырчының фикерен белештеләр. Аның бу хакта беренче ишетүе икән әле. Бермәл фикерен туплый алмый торды хәтта. «Адәм көлкесе бит бу! Һич югында аны өлешләп, һәр көрәшчегә бирсеннәр иде инде. Сабантуйны бәйрәм итәр өчен башта аның сабанын сөрергә, эшләргә кирәк әле. Хәзер аның сабаны – татарныкы, бәйрәме башка халыкныкына әверелеп бара бугай инде.

Чит илләрдә Сабантуйлар үткәрү белән дә килешмим. 200-300 артистны чит илгә төяп алып барып, татар эзләп йөрү эш түгел. Татарның үз иле бар – Татарстан. Үткәр шунда Сабантуйны, 5 көн, 10 көн итеп үткәр, Сабантуйны сагынган һәркем кайтсын бәйрәмгә. Менә шулай дөрес була. Шуңа күрә Федераль Сабантуйларда катнашырга тырышмыйм да мин. Казанга чакырсалар гына киләм.

Күптән түгел Салават Фәтхетдиновның улы Рөстәм Россия чемпионы исеменә лаек булды. Билгеле, журналистлар ул хакта сорады. «Спорт – минем иң яраткан темам. Улыма 15 яшь, ул Рязань шәһәрендә 18 яшьлекләр арасында чемпион исеменә лаек булды. Хәзер инде зурлар арасында да үзен сынап карыйсы килә. «Анысын уйлашырбыз. Ләкин сине 5-6 ел буе трассада типкәләп кенә йөртәчәкләр. 5 ел урын турында хыялланма», – дидем. Ул риза булды. Миңа еш кына, нигә улыгызны мондый куркыныч спортка бирдегез, диләр. Автоспортны мин алай куркыныч дип санамыйм. Аллаһы Тәгалә язса, барган җиреңнән дә сөртенеп егыласың. Ләкин мин улыма шарт куйдым: әгәр дә укуың аксый икән, бу спортны ташлыйсың да, шахматка утырасың! Быел ОГЭ язды, әйбәт язды үзе болай. Хәзер балаларга безнең чактагы кебек «4», «5» куймыйлар икән ул. Улымның билгеләре – 4,6; 4,7.

 

Иң авырткан темаларыбызның берсе – телебез. Салават абыйга элиталы татар мәктәбе булдыру мәсьәләсен дә җиткерделәр. Әлеге мәсьәлә җырчыбызны да борчый икән. «Быел безнең концертларда да шушы тема күтәреләчәк. Әлбәттә, юмор аша әйтеләчәк ул. Минем бик бай бер танышым бар. Ул үзенең бик яхшы зур йортын татар мәктәбе өчен бирергә йөри. Андый кешеләр бар ул».

 

Әлбәттә, җырчы белән очрашуда хәзерге татар эстрадасы, композиторлар, шагыйрьләр турында да сүз чыкмый калмады. Салават Зәкиевичтан «кесә композиторлары» турында сорадылар. Ул бу терминны өнәмәвен әйтте. Шулай ук бер-ике көй язучыларны да композитор дип атауга каршы булуын белдерде. «Композитор булу өчен һич югында бер зур әсәр язарга кирәк. Миңа 17 яшьлекләр дә, мин композитор дип җыр күтәреп килә. Мин ялганларга яратмый, турысын әйтәм, шуңа да усал дигән ат күтәрәм. Минем 37 ел буе бергә булган дустым бар, ул да җырлар яза. Шуның бер җырын да башкарганым юк. Быел, кая, берсен булса да җырлыйм, дип, берне сайлап алган идем, үзе дә, Салават, җыр түгел бит инде бу, ди».

 

Татарстан Мәдәният министрлыгында «Салават» иҗат берләшмәсе ачылды. Аның максаты турында да сорау булды. «Мин үзем укытып чыгарган балаларның берничәсен үземдә калдырам. Калганнары да каядыр урнашырга тиеш. Мин аларны чакырып китереп, укытып, укып бетергәч, урамда калдыра алмыйм. Бу иҗат берләшмәсенең максаты шушы иде. Быел филармония белән килешү төзедек: студентлар укып чыккач, кая эшкә барасыларын белергә тиеш. Сәнгатьтә дәүләт дигән нәрсә бетте. Хәзер һәр җырчы үзе бер дәүләт».

 

Бер елны Салават Фәтхетдинов «Матиз»да йөрүче хатын-кызларга ачуы килүен белдергән иде. Нигә ачуы килүе турында да сораштык. «Хәзер машина йөртүчеләрнең 70 проценты хатын-кыз. Хатын-кыздан юньле шофер һәм юньле баянчы чыкмый. Булса да, 7 процентыннан гынадыр. Хатынын яраткан ир, беренчедән, аңа «Матиз» машинасы алып бирми. Хатын-кызга машина балаларны йөртү өчен икән, ул аңа үзе йөргән машинадан куркынычсызрак, ышанычлырак машина алып бирергә тиеш». Һәм ул юлда

үзе белән булган бер вакыйганы сөйләде. Ничектер аларның юлын «Матиз» автомобиле кистереп чыга. Рульдә чәчен-башын тузгыткан хатын-кыз булуын абайлый җырчы. Кагыйдәне үзе бозса да, гаепне үзеннән күрм, ахрысы, тәрәзәсен төшереп, җырчыга урта бармагын тырпайтып китә (нәрсә белдергәнен аңлыйсыздыр инде). «Берәр минут чамасы күрсәтеп баргандыр. Минем шофер аптырады, нишләтик моны, ди. Үткәреп җибәр, үзе берәр җиргә килеп төртелгәнче, барсын шунда, дидем. Хатын-кыз үзен шулай тотарга тиешме?»

 

Совет заманында татар җырчысы һәр концертында бер генә куплет булса да русча да җырларга тиеш булган. Салават Фәтхетдиновтан да, сезгә ручса җырларга кушсалар, җырлар идегезме, дигән сорау яңгырады. «Бу сорауга Илһам ага Шакиров күптән җавап биргән бит инде. Мәскәүгә концерт белән баргач, аңа бер бик таланты музыкант болай дигән: «Ильхам, у тебя такой прекрасный голос. Жаль, что ты поешь только по-татарски. Вот если бы пел по-русски, тебе бы цены не было». Илһам абый ничек җавап биргән дип уйлыйсыз: «Когда Зыкина запоет по-татарски, я спою по-русски». Татарлар – урысныкын, урыслар татар җырын беркайчан да җиренә җиткереп җырлый алмаячак. Рус көен мин аңламыйм да аны, чын итеп башкара да алмыйм».

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Моннан да дөресрәк итеп әйтеп тә булмыйдыр.Салават Фәтхетдиновны МЕНӘ дигән җырчы өчен генә түгел,ә менә шушындый төпле ,чып-чын,"бөгештерүләрсез"ачык фикерлзре,акыллы һәм актуаль фикерләре өчен дә бик хөрмәт итәм.Һәркем үз урынында:җырчы -- җырчы,итекче -- итек остасы.Шулай булганда тәртип булыр,яхшы нәтиҗә килеп чыгар.Бик рәхмәтлемен,уңышлар телим.Җыр сәнгате тир түгелеп үсәргә тиеш,шырдый-бырдый кәллиләпәт-кәллишүт такмагы белән түгел!!!Исәнлекләр телим яраткан җырчыбызга.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Узем яшь кеше булсам да хэм Салават абый минем эти-энилэр замандашы булуга карамастан, мин аны кечкенэдэн ук тынлыйм. Хэзер дэ телефонымда анын жырлары куп (чит ил жырлары белэн катнаш). Узем урыс арасында торсам да, авылга кайткач, берэр эш эшлэгэндэ гел анын койлэрен куям. Алар бар да иске, эммэ мэнгелек жырлар. Шэфкать туташына, Каен ауган, Талия, Сандугач керде кунелгэ...Э инде "Мин яратам сине, Татарстан" уйный башласа, кунелемдэ нидер кабынып киткэн шикелле тоела...Ниндидер анлата алмаслык горурлык хисе. Яна жырларын бик белмим. Гомумэн, татар эстрадасын кузэтмим, яшь, яна жырчыларны да онэп бетермим. Алар шундый куп хэзер. Шуна да карамастан, Салават абыйны ин авторитетлы артистларнын берсе дип саныйм. "Старая гвардия". Салават абый 6-7 ел элек безгэ Кировка да килгэн иде. Абый-апаларым концертына барды. Бик ошаттылар ул вакытта. Уземнен дэ бер генэ булса да концертына барасым бик тэ килэ. Лэкин, элегэ хаман жае чыкмый. Салават абыйга зур ижади унышлар телэп калам. Тагын куп еллар узенен тынлаучыларын шатландырырга язсын!

      Хәзер укыйлар