Логотип
Яңалыклар

Сак булыгыз! +36!

Татарстан Республикасы гидрометүзәге куркыныч метеорологик күренеш – аномаль челлә турында кисәтә.

 

Татарстан Республикасы гидрометеорология үзәге куркыныч метеорологик күренеш – аномаль челлә турында кисәтә. Бу көннәрдә уртача тәүлеклек температура нормадан 9 градуска һәм аннан да югарырак булачак. Мондый чамасыз эссе көннәр республикада атна ахырына – 27 июньгә кадәр сакланачак. 23–27 июньнәрдә 31–36 градус кайнар һава көтелә. 23, 24 июньнәрдә исә югары атмосфера басымы күзәтеләчәк. Атмосфера фронтлары якын булу сәбәпле, республиканың кайбер районнарында көндез кыска вакытлы яңгырлар явып узар. Төнлә һава торышы 16–22 градус тирәсе.   

23 июнь – Үзәк Россиядә иң эссе көн булачак: +36 градус! 

Кояшның ультрашәмәхә нурлары бу көннәрдә организм өчен аеруча куркыныч. Беренче чиратта тән тиресен, күзләрне сакларга кирәк.  «Кояштан сакланыгыз! Бары күләгәдә генә булыгыз! Башка вариантлар юк!» – дип кисәтә гидрометеорологик үзәк фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд. Кояш активлыгы индексы Үзәк Россиядә 6 һәм аннан да югарырак икән.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар