Сабага татар хатын-кызлары десанты төште
Бүген 17 июльдә Сабага дөньяның төрле почмакларында яшәүче 150гә якын хатын-кыз җыелды. Өч көн дәвамында биредә "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узачак.
Бу күчмә утырыш "Төп нигез" дигән исем астында үтә. Утырышка килгән туташ һәм ханымнар Сабаның төрле авылларында йөреп, төп нигезне сүндерми яшәтүче гаиләләр белән таныша алачак. Шулай ук татар халкының гореф-гадәтләре күрсәтеләчәк, "Ак калфак"лар өчен махсус Сабан туе оештырылачак.
Ни өчен әлеге күчмә утырыш нәкъ менә Саба районында үтә икән? Сабага кайтканда бу сорау күпләрне борчыды. "Без кая гына барсак та районыбыз турында горурланып сөйлибез. "Эх, Сабаны күрергә иде", - дигән теләкләр ишетелә башлады. Кайткач, аларны район җитәкчелегенә җиткердек. Безнең идеяне алар да хуплады - күчмә утырышны Сабада оештырырга ярдәм иттеләр", - дип сөйләде җирле "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Гөлсем Батырханова.
Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин бу көннәрдә шулай ук "Ак калфак"лар белән мәш килеп йөри. Хәер, бу аның өчен яңалык түгел инде. Җирле "Ак калфак" белән иңне-иңгә куеп эшлиләр бит. "Без "Ак калфак"лар белән гел бергә. Нинди генә чара оештырсак та, иң беренче аларга мөрәҗәгать итәбез", - дип белдерде Рөстәм әфәнде.
Саба районы тарихы белән танышканнан соң, кунаклар Шәмәрдән бистәсенә юл тотачак. Ә кич белән "ак калфаклы" Сабан туе узачак.
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.