Логотип
Яңалыклар

​РУС ТЕЛЕҢ «5»ЛЕЛЕКМЕ?

Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте Казанда V Конгресска җыела. Татарстан Республикасы Хөкүмәте  һәм «Русский мир» фонды ярдәме белән «Хәзерге Россиядә тел һәм мәдәни процесслар үсеше» дигән темага зур сөйләшү-аралашу узачак. 70 ләп төбәктән 600 гә якын делегат җыелачак. Хәтта чит илләрдән дә фәнни оешма вәкилләрен көтәләр. Алдынгы филологлар, мәктәп һәм югары уку йортлары укытучылары, методистлар, галимнәр рус теле үсеше, әлеге фәнне укыту мәсьәләләре турында фикеро алышачак. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомумбелем бирү буенча башлыгы Тамара Федорова билгеләп үткәнчә, анда рус телен үстерү юнәлешндәге тәҗрибә белән танышачаклар, билингваль укыту казанышларын күрә алачаклар. Чыннан да, Татарстан укытучыларының рус теле һәм әдәбияты буенча уңышлары шактый бит. Моны БДИ нәтиҗәләре дә яхшы күрсәтә. 2009 елда рус теле имтиханыннан уртача балл 54,5 булса, 2016 елда 73,1 балл дәрәҗәсенә җиткән.
Рус теле һәм әдәбияты укытучыларының халыкара ассоциациясе генераль секретаре, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия башкарма директоры Наталья Брунова Конгресс программасын ничек төзүләрен бөтен нечкәлекләре белән аңлатты. Конгресс эше барышында рус теле һәм әдәбиты дәреслекләрен төзү, рус теле буенча тестлар үткәрү, укытуда компьютер технологияләреннән файдалану һәм башкалар, һәм башкалар турында сөйләшәчәкләр. Кызык булачак!
КФУның рус һәм чит ил филологиясе бүлеге башлыгы, рус теле һәм әдәбияты укытучыларының Россия җәмгыяте идарә әгъзасы Резеда Мөхәммәтшина: «Яшьләр, балалар китап укымый. Шуңа хаталы язалар, сөйләм телләре ярлы», – дип үзенең борчылуын белдерде. «Балалар соңгы елларда бик нык үзгәрде, ә фәннәрне укыту методикасы һаман шул килеш кала. Бездә балага, ул үсә бит әле дип, зуррак чалбар, бер үлчәмгә булса да зур аяк киеме алу гадәте булган кебек, әсәрләрне дә шундыйрак калыптан тәкъдим итү бар. Хыянәт белән очрашмаган да килеш «Анна Каренина»ны, җинаять кылмаган килеш Достоевский әсәрләрен укытканчы, үз яшьтәшләре, аларга аңлаешлы һәм якын дөнья тасвирланган әсәрләр белән танышсалар, яхшырак булыр иде», – дигән фикерен белдерде Резеда ханым.
...Болар турында да, башкалары турында да уртага салып сөйләшерләр. Мәктәп-гимназияләрдә булырлар, вуз студентлары белән аралашырлар филологлар. Һәрхәлдә, кызыклы, файдалы сөйләшү булыр ул. Ә без бу темага кабат әйләнеп кайтырбыз әле.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар