Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашты

Матбугат Көне уңаеннан Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республика матбугат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Журналистлар тарафыннан яңгыраган сораулар арасында Президентның шәхси тормышына кагылышлылары да байтак иде. Бу аңлашыла да, чөнки Рөстәм Миңнехановның эш графигының тыгыз булуы бик күпләрне шаккаттыра. Татарстан лидерының ял итәргә вакыты каламы, әлеге буш минутларын ул ничек уздыра, кайда ял итәргә ярата, аңа үзенең эше ошыймы – сорауларның күбесе менә шулардан гыйбарәт иде.

Рөстәм Миңнехановның Instagramын күзәтеп баручылар беләдер, соңгы вакытта Президент әлеге социаль челтәрдәге битенә кечкенә көчек фотосурәтләрен урнаштыра башлады. Ул кечкенә улының көчеге икән. Кушаматы – Солтан.

Рөстәм Миңнехановтан купхатынлылыкка карата булган фикере турында да сорадылар.

Бу өлкәдә мин хәләл җефетем белән тулысынча килешәм: ул күпхатынлылыкка кискен каршы, – диде Президент. Гаилә кору балалар алдында да зур җаваплылык. Бала өчен исә синең хатының – аның әнисе. Әгәр дә башкача булса, бу вәзгыять һәммәбез өчен дә авыр һәм катлаулы булыр иде. Шуңа күрә күпхатынлылыкны хупламыйм.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, Рөстәм Миңнеханов үз эшен бик ярата. «Әгәр ошамаса, эшләмәс идем», ди ул. Ә менә телефонын сүндереп куеп, рәхәтләнеп ял иткәне юк икән. Иң яхшы ял – өйдә. Шулай да, телефонны сүндереп ял итеп булмый. Эшең шул булгач, сүндермисең... Я эшлисең, я ял итәсең инде... дип белдерде ул журналистларга.

Чит илләргә кылган сәфәрләренең тәэсире турында да сораштылар.

Сәгать пояслары алышынмаса, уңайлырак булыр иде, әлбәттә. Ә болай уңайсызлык бар-барын. Кайчакларда сезнең кебек үк җәфаланам, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Хәтерләсәгез, 9 май көнне Рөстәм Миңнеханов үзенең Instagram челтәренә әнисе һәм энесе Рәис Миңнеханов белән төшкән фотосын урнаштырган иде. Бу фото татарстанлыларда зур кызыксыну уятты. «Сөембикә» журналы юллаган сорау да шул хакта булды. «Әниегезгә бик охшагансыз икән, бик якынсыздыр да. Очрашырга җай еш чыгамы?»

Әлбәттә, буш минутым чыгу белән әни янына кайтып килергә тырышам, кайчакларда бик тә кайтасы килә, дип сөйләде Татарстан лидеры.

Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышы белән бәйле сораулар да бирелде.

Минем әтиемнең абыйсы 1941 елда сугышта һәлак булган. Без аның каберен Мәскәү янында таптык. Әлеге ярдәмнәре өчен эзләүләрдә катнашучыларга зур рәхмәт. Анда барып кайткан юк әле. Буш вакыт чыккач, һичшиксез, барачакмын, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Президент сүзләренә караганда, район җирлегендә эшләгәндә ул беркайчан да Казанга күченермен дип уйламаган.

Район җирлегендә эшләгәндә мин Казанда юньле кешеләр юк дип уйлый идем. Финанс министрлыгына эшкә килгәч, күрдем – алар монда да бар икән, диде ул, уенын-чынын бергә кушып.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар