Рөстәм Миңнеханов: “Югары тизлекле магистраль проекты быел әзер була”

Хәзерге заман Россия тарихындагы иң эре траспорт проектларының берсе – югары тизлекле тимер юл магистрален төзү буенча проектлау эшләре тәмамлана. Бу хакта Татарстанның әйдәп барган электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. Быел ук документлар һәм аның буенча исәпләүләр гавами тыңлауларга тәкъдим ителәчәк.
“Проектлау-тикшерү эшләре бара. Гавами тыңлаулар үткәрелсен өчен проектны тәкъдим итү, экологик экспертиза алу кирәк. Биредә бик җитди эш алып барыла, трасса юнәлешен дә экологиягә мөмкин кадәр ким зыян сала торган итеп төрлечә карадык”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
“Мөмкинлектән файдаланып әйтәсем килә – бу революция. Казанның шундый күренекле транспортлы булуы да безнең ментальлекне үзгәртә, җәлеп итүчәнлегебезгә яңа мөмкинлекләр ача. Русларга Богтан, татарларга Аллаһыдан сорарга кирәк: бу проект республикабызга бик кирәк”, - дип саный Татарстан Президенты.
“Бөтен карарлар да үлчәп кенә, булган экологик нормалар кысаларында кабул ителәчәк. Ләкин нинди генә башлангыч булмасын, аны каралтып, таптарга торган кешеләрне аңламыйм мин. Болай дөрес түгел ләбаса! - диде республика лидеры. – Әйе, безгә аерым коридор ясарга кирәк була, һәм без эстакада итеп үтәчәкбез. Бөтен дөньяда шулай хәрәкәт итәләр. Шушы мәсьәләләрне хәл итүдә компенсацион мөмкинлекләр бар. Аның кирәкме-юкмы икәнлеге турындагы мәсьәлә бөтенләй дә каралмый. Бу эшне иң ким зыян белән эшләргә кирәк була, ләкин тулаем республика, башкалабыз кешеләре һәм кунакларыбыз өчен бу мөһим. Магистраль бәрабәренә Казанның җәлеп итүчәнлеге бөтенләй башкача, мөмкинлекләре дә бүтәнчә булачак”.
Проектны гамәлгә ашырганнан уңайлыклар гына түгел, икътисади файда булуы да бик әһәмиятле, дигән фикердә Татарстан Президенты: “Югары тизлекле магистраль узачак төбәкләргә – Владимир, Түбән Новгород, Чабаксарга инвестицияләнәчәк гаять зур акчалар ул. Шушы инвестицияләрнең нәтиҗәләре гаять зур, шуңа күрә монда сезнең ярдәмегез кирәк була. Бу мәсьәләдә без очрашып, барысы белән дә фикерләшергә әзер, - дип мөрәҗәгать итте республика лидеры татарстанлыларга. – “Быел ук проект әзер була. Аны расларга, барлык экологик мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк була. Бу проект тормышка ашар дип өметләнәм”.
сылтама - http://tatar-inform.tatar/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
-
16 гыйнвар 2021 - 17:49Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана тин була алмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
17 гыйнвар 2021 - 17:20Без имениСабыр тобе сары алтынРәфинә Ганиуллина: “Без бала чакта бөтен нәрсә “тәмле” һәм тансык иде”
-
18 гыйнвар 2021 - 19:50Без имениСезнең хикәяләр , шигыйрьләрегез күпләрнекеннән өстен , бүген яза торганнардан ! Яңа үрләргә менәргә насыйп булсын . Илһам чишмәседәй челтерәп аксын иҗатыгызАлсу күзлек
-
18 гыйнвар 2021 - 21:54Без имениЖинел укыла, табигатнен матурлыгын Бик оста тасфирлагансыз, унышлар телимен!!!Ник ашыктың?
-
20 гыйнвар 2021 - 15:10Без имениГаеп итмэгез яратмаган ул сезне , яраткан яры булса гафу итэ ул, чын хэл булсада.Хатыгызны укыгач уз хэллэрем исеиэ тошеп ярсуландым, минем ирем улгэндэ эйтте мин сине яратмыйча яшэдем дип ,эле ничек аны искэ алырга яхшы иде диеп,нибар яхшы лыкларын оныттыды.Яратса кеошедэндэ суз тидертми, узе дэ эйтми.Нишлэргэне узегез хэл итегез гонахка баьмагыз, кын,гыр эш бик тиз беленэ ул.Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.