Логотип
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов: Төбәкара хезмәттәшлекне үстерү Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытачак

Төбәкара хезмәттәшлек үсеше - стратегик Россия-Кытай мөнәсәбәтләрен ныгытуда ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Рогозинның  һәм КХР Дәүләт советы вице-премьеры Ван Янның Россия һәм Кытай регионнары һәм компанияләре җитәкчеләре белән очрашуында белдерде. Очрашу Харбинда (Кытай) Икенче Россия-Кытай ЭКСПО кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов сәламләү сүзендә Россия Федерациясе һәм Кытай Халык Республикасы җитәкчелегенә халыкара хезмәттәшлек бәрабәренә бик күп эшләр башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Бу Россия һәм Кытай арасында стратегик мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен яхшы чара, диде ул. 

«Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгати яктан алга киткән төбәге. Безнең республика Россиянең инвестицияләр җәлеп итү рейтингы буенча төбәкләр арасында беренче урында тора. Без Кытай компанияләре Россиядә эш алып бару өчен беренче мәйданчык итеп безнең республиканы сайлауларын телибез», - дип ассызыклады ТР Президенты. 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Кытай белән хезмәттәшлекне үстерү өчен мәдәният, мәгариф, фән, спорт, төзелеш һәм туризм өлкәләрендә яхшы потенциал бар. Аның фикеренчә, Казан – алдынгы фәнни-мәгариф үзәкләренең берсе. Хәзерге вакытта Казан югары уку йортларында 400гә якын Кытай студенты белем ала. Казан университетында Конфуций мәгариф-мәдәният институты эшли.

«Без киләчәктә дә Кытай студентларын Казанның югары уку йортларына чакырабыз», - диде Татарстан Президенты.  Ул билгеләп үткәнчә, туристлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү дә мөһим. Кытай Халыкара туристлык агентлыгы белән берлектә Казанга сәфәрләр өчен туристик маршрут эшләнгән. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, туристлар агымы арту Казан белән Кытай шәһәрләре арасында турыдан-туры авиарейслар ачарга этәрер иде.

Очрашу ахырында Татарстан Президенты чакыру өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай партнёрларын киләчәктә дә Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә өндәде.

Искәртеп узабыз: моңарчы Харбин конгресслар-күргәзмә үзәгендә Россия экспозициясен ачу тантанасы узган иде. Дмитрий Рогозин һәм Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карап чыктылар. Татарстан стенды янында республиканың сәнәгать потенциалы тәкъдир ителде, аерым алганда, Казан вертолёт заводының казанышлары һәм перспективалы проектлары күрсәтелде.                  

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/12/114490/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар