Рөстәм Миңнеханов Татарстан мәктәпләренә 78 яңа автобус тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген яңа уку елы уңаеннан оештырылган чараларга Лаеш районы Усад авылында рәсми старт бирде. Республика лидеры Татарстан муниципалитетлары башлыкларына яңа мәктәп автобуслары ачкычлары һәм укытучылар өчен ноутбуклар алырга сертификатлар тапшырды.
Тантаналы чарада шулай ук Россия мәгариф һәм фән министры урынбасары Екатерина Толстикова, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
“Бүген без бераз алданрак яңа уку елын башлыйбыз. Август конференциясендә без нәтиҗәләр чыгарабыз, республиканың мәгариф системасы алдына яңа бурычлар куябыз”, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов үзенең чыгышында.
Шуны билгеләп үтик: республика мәгариф өлкәсенең матди-техник базасын үстерүгә һәм яңартуга күп игътибар бирә. Бүген дә бүләксез калмаганнар булып чыкты.
“Без 78 берәмлек автобус тапшырабыз. Төп өлеше, һәм бу мөһим, – үзебездә җитештерелгән “Форд Соллерс”. Алар республиканың мәктәп балаларына утырып йөрергә уңайлы булсын өчен тулысынча эшләп җиткерелгән”, - дип басым ясап әйтте Президент.
Шул рәвешле, бүген Рөстәм Миңнеханов ачкычларын тапшырган 78 автобусның 61е - “Форд”. Алар барысы да республика бюджеты акчасына сатып алынган. Тагын 25 автобус федераль акчага алыначак, диде министр Энгель Фәттахов.
Екатерина Толстикова, үз чиратында, Россия Федерациясе җитәкчелеге исеменнән “мәгариф системасына актив һәм системалы рәвештә ярдәм иткән өчен рәхмәт” белдерде.
Бу көн бүләкләргә, чыннан да, бай булды. Республика Президенты “Ноутбук – укытучыга” программасын дәвам иттерергә булган. Ул игътибарны юнәлтеп: “2011 елда без үз алдыбызга шундый бурыч куйдык – Татарстанның барлык укытучыларын да компьютер техникасы белән тәэмин итәргә. Барлыгы 42 меңнән артык ноутбук тапшырдык. Инде аларны яңартыр вакыт җитте”, - диде.
Яңа программа кысаларында шушы елда гына да Татарстандагы “lCL – КПО ВС” предприятиесендә җитештерелгән 10 меңнән артык гаджет тапшыру планлаштырылган.
сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
-
9 август 2022 - 17:46Без имениХатын кыйнаган кешенен туктаганын кургэнегез бармы?! Хатынга бер суккан кеше беркайчан кыйнаудан туктамый! Беркайчан! Донья кургэн эти эни буларак сез моны анларга тиеш. Картая картая кул белэн уйный торган кеше эшэкелэнэ генэ сэбэпле-сэбэпсез кул кутэрэ. Сез нинди генэ суз эйтсэгездэ тозэтеп була торган тугел! Кызыгыз яшьлеге белэн генэ белгертмэскэ,ярарга тырыша, тозэлер дип омет итэ. Димэк эти энигэ бергерткэн очен тагын кыйнаган?! Белгертэсе килмэсэ дэ кешегэ беленми кала торган эш тугел бу. Эле кызнын таянырга эти энисе тигез. Шуны белэ торын кияу кыйный. Эти энисез яклаучысыз калгач ни кыланачак бу кияу?! Бу кеше белэн яшэсэ алдагы гомерен кыйналып яшэячэк кыз. Кыйнап имгэтэчэк хичшиксез иртэме сонмы. Имгэнгэн хатын иргэ кирэк тугел! Кешедэн ким булып яшисе килми. Белгертэсе килми. Парлы матур тормышта яшисе килэ. Цена вопроса кызыгызнын сэлэмэтлеге. Эти эни якламаса кем яклар?!Кияү кызыбызны кыйный?
-
9 август 2022 - 11:39Без имениБигерәк күп күргән сез. Кайтмаска иде, үсәр иде бала. Ййй язмышларГомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
8 август 2022 - 12:19Без имениИрегез белән барып, утырып күзгә күз карап сөйләшәсегез калган.Телефо6ан решать итеп буламыниКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.