Рөстәм Миңнеханов: «Совет заманында рөхсәт булмаганда да «Питрау»ны бәйрәм итә идек»

Мамадыш районы Җөри авылында керәшен мәдәнияте фестивале уза
Бүген Мамадыш районы Җөри авылында керәшен халкы республика күләмендә «Питрау» фестивален уздыра. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
«Питрау» бәйрәме театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Быел ул унҗиденче тапкыр үткәрелә. Чарада иң элек керәшен фольклор ансамбльләре парады узды. Мәйдан эчен әйләнгәннән соң алар милли биюле-җырлы композиция башкарды. Шуннан соң «Бермәнчек» фольклор ансамбле чыгыш ясады. Мәйданга милли ризакларның берсе – күзикмәк тә чыгарылды. Аңа багышланган махсус җыр да ишетергә мөмкин иде.
Соңрак тамашачылар каршысына «Керәшен чибәре» конкурсында катнашучы кызлар чыкты. «Питрау» байрагы күтәрелгәннән соң, Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов кунакларны сәламләде. «Питрау» фестивале ел саен ямьле бизәкләр белән тулылана, керәшеннәрнең төрле этник тәркемнәрен барлый, дуслык, туганлык җөпләрен ныгыта. Бүген бу алан керәшен мәдәниятен танып белү мәйданына әйләнде», – диде ул һәм бәйрәмгә җыелган халыкка сәламәтлек, күтәренке кәеф теләде.
Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында керәшеннәрнең гореф-гадәтләрен, милли киемнәрен, ризыкларын саклауларын билгеләп үтте. «Сезнең белән бергә «Питрау» бәйрәмен көтеп торабыз. Безнең ил бик зур, күп милләтле, шул ук вакытта без барыбыз да төрле, һәм бу безнең көчебез. Совет заманында «Питрау» ны уздырырга рөхсәт юк иде, шулай да төнлә «Питрау» Сабан туен үткәрә идек. Бүген бу бәйрәмне республика күләмендә үткәрәбез һәм уздырырга ярдәм итәбез. Дөрес тә, без бу бәйрәмнән баерак кына булабыз. Əлеге бәйрәм киләчәктә дә барысын да бирегә тартып торсын иде», – диде республика җитәкчесе һәм керәшен халкының күренекле вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Биредә бүген спорт ярышлары, милли уеннар, «Керәшен чибәре-2016»ны билгеләү, керәшен халкы гореф-гадәтләрен күрсәтүче күңел ачулар, милли ризыклардан авыз итү һ.б. оештырылган.
Керәшен халкы Җөридә таң атканчы бәйрәм итәчәк. «Питрау» таң беленгәндә салют белән тәмамланачак.
Хокук саклау органнары вәкилләре «Татар-информ» агентлыгы корреспондентына сәгать 20.00 гә бәйрәмдә инде 10 мең кеше булырга өлгергәнлеге хакында әйтте.
http://tat.tatar-inform.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
5 март 2021 - 19:29Без имениБалага 40 конда юк,азырак саклау карактер улГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 20:03Без имениКуз тиядер тугач та фотасын куя башлыйлар бит 40 консез чит кешегэ курсэтмилэр иде бит элекГүзәл Уразова сабые белән хастаханәдә
-
5 март 2021 - 21:25Без имениНинди генә җуләрлекләр эшләми адәм баласы.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
5 март 2021 - 10:20Без имениМинем кызым да кияүнең беренче хатыны 2 яшьтә ташлап киткәнбаласын тәрбияли (икенче баласын икенче иренә ташлап китте). Ташлап китсә дә интернет челтәрендәге сайтларда "Минем өчен иң кадерле кешеләрем -улларым. Алар өчен генә яшим",-дип яза. Ә үзе бер ирдән икенче иргә йөри. Менә шундый тормыш.Әллә?!
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.