Рөстәм Миңнеханов "сәлкеш"ләргә: "Сезнең арага килеп эләккәч, сокланып, кызыгып йөрдем"

"Сәләт" форумы: Рөстәм Миңнеханов "сәлкешләр" җырларын тыңлады, бәлештән авыз итте, остаханәләрне карады.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Биләр җирлегендә "Сәләт" VI халыкара яшьләр белем бирү форумында кунакта булды. Иң элек ул, Фәнсар" фәнни-белем бирү үзәгенә килеп, быел гына ачылган Әдип йортын, яңа төзелгән 25 метрлы бассейнны, футбол кырын карады. "Фәнсар"да 30 июнь -17 июль көннәрендә "Биләр каласы" аланыннан 86 бала ял итә. "Сәләт" яшьләр үзәге җитәкчесе Айгөл Габдрахманова "Фәнсар"да тарихи, археологик, экологик юнәлешләре буенча уку алдынгылары яшәвен билгеләп узды. Әдип йортында конференц-зал, дәресләр уздыру өчен шартлар тудырылган. Монда президент "Сәләт-Монреаль" аланына баручылар, төрле илләрдән башка аланнарда катнашкан "сәлкеш"ләр белән очрашты.
Аннары Рөстәм Миңнеханов форум чатырларын карап чыкты. Каядыр мантыйк дәресе барса, икенчеләрендә - мастер-класслар, остазлардан лекцияләр.
"Сәләт" бренды, милли бизәкләр белән заманча зәвыклы кием тегү буенча Интернет-кибет ачылган. Президентка шул хакта әйтелде. Президент алга таба брендлы кием тегү һәм татар халык ашлары остаханәләрендә булды. Бер толстовка Рөстәм Миңнехановка бүләк итеп бирелде. Милли ризыклардан президент борай бәлешеннән авыз итте.
Форумның темасы "4 нче сәнәгать революциясе" булгач, төрле предприятие, шул исәптән "КамАЗ" заводы вәкилләре белән дә хезмәттәшлек җайга салынган. 1994 нче елларда "сәлкеш" булганнар инде гаиләләр корып, "Бәләкәч" проекты кысаларында, форумга балаларын да алып килгән. "Шулай ияләнә башлыйлар" инде, - дип хуплады Рөстәм Миңнеханов балаларның "Сәләт" аланын кечкенәдән күрүен.
"Ал да гөлкәй, ал да гөлкәй, монда рәхәт, шуны белкәй" дигән сөрән адым саен ишетелде диярлек. Президент хәлләрен сорашкач та балалар шулай җавап кайтардылар.
Барлык остаханәләрне карап чыккач, Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында аеруча активлык күрсәткән "сәлкеш"ләр белән очрашты. Аларның берсе Лаеш районында смена уздыру тәкъдиме белән чыкты. Йосыф исемле малай исә: "Кайсы аланга барыйм икән - "Сәләт-Раушан", "Сәләт-рухият", "Сәләт-Санак"камы?" - дип, Президенттан киңәш сорады.
"Киләсе 5 елда республиканы нинди үзгәрешләр көтә?" дигән сорауга Рөстәм Миңнеханов 2019 елда һөнәри осталык буенча Дөнья чемпионаты уздырылачагын искәртте. "Бездә хәзер спорт, мәдәният чаралары күп үткәрелә. Бераз акча булса, булыр алга таба да" , - дип белдерде республика җитәкчесе. Президент кадрлар әзерләүгә зур игътибар бирелүен билгеләп: "Кеше капиталы бүген акчага караганда да кыйммәтлерәк. Киләчәктә тиешле эш урынына урнашу, аралашу өчен сезгә монда бик яхшы платформа. Бу форум бик кирәк, укытучыларыгыз сезне сыный, конкурентлы мөмкинлекләрегезне тикшерә", - диде.
Балачактагы мавыгулары турында сорауга җавап биреп, Рөстәм Миңнеханов: "Безнең андый мөмкинлекләр юк иде. Безнең урман да, урам иде инде. Кечкенә чакта машиналар, фото, велосипед белән кызыксына идем", - диде. Очрашуда катнашкан җырчы Илназ Сафиуллин Рөстәм Миңнехановка гитарада "Талларым" җырын күмәкләшеп башкарырга тәкъдим итте.
Аннары Президентка тарихи-мәдәни ландшафтлы парк үсеше концепциясе тәкъдим ителде. Аның территориясе 3 мең гектарны тәшкил итүе әйтелде. Презентациядә Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман катнашты.
Аннары, форумны рәсми төстә ачып җибәрү өчен, сүз Рөстәм Миңнехановка бирелде. "Сезнең арага килеп эләккәч, сокланып, кызыгып йөрдем. Ничек матур итеп яшисез, аралашасыз! Эш шундый матур оешкан! Елдан-ел "Сәләт" матурая, ныгый, чит төбәкләрдән дә киләләр. Әле генә яңа концепция карадык: бу җирлекне ил күләмендә танылырлык, кешеләр килерлек итеп үзгәртү нияте бар. Монда бит ата-бабаларыбызның гореф-гадәтләре бар, монда сез - безнең киләчәк. Шушы җирлектә сез үзегезгә кирәкле күп кенә һөнәрләргә өйрәнә алырсыз, дип уйлыйм. Шушы эшне оештыручыларга рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең эшләрегезне хуплаячакбыз, ярдәм итәчәкбез! Исәнлек-саулык сезгә! Бәхетле булыгыз!"- дип мөрәҗәгать итте президент "сәлкеш"ләргә.
Аннары "Сәләт" проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов сүз алды. "Сәлам, "Сәләт"! Сәлам тамырларыбыз, сәлам Изге чишмәбез, сәлам Хуҗалар тавы! "Сәләт" үсә, акыл, зиһен, рух ягыннан ныгый" , - дип, яшьләрчә сәламләде, әйдаманнарга, башҗитәкләргә рәхмәтен җиткерде. "Безгә ярдәмен күрсәтеп торган Рөстәм абыебызга бик зур рәхмәт, - дип белдергәч, "сәлкеш"ләр дәррәү кул чабып куәтләде.
Аннары президентка 12 алан исеме язылган рулетканы әйләндерү тәкъдим ителде. Угы кайсы аланда туктап калса, шул аланга, кычкырып, үз сөрәнен әйтү хокукы бирелде. Бәхет "Сәләт-Батыр" аланына елмайды. Чувашиянең Батыр районы Кызыл Чишмә авылы яшьләре бертавыштан озын гына сөрәннәрен рэп ритмында сөйләп бирде. Соңыннан "Сәләт-форум" әләме күтәрелде.
http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомеркәйләр бик кыска (хикәя)
-
Галош язмышымны хәл итте Балачактан ук әкиятләр яратмыйм. Ышанмыйм да. Әмма тормышың әкият сценариесе ,буенча баргач, ышанмый хәл юк икән...
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
Соңгы комментарийлар
-
16 гыйнвар 2021 - 17:16Без имениЭнвэр бик вакытлы гаилэ корган. Кулдан кулга йоргэн хатын-кыз ана иш булмас иде дип уйлыйм.Тиң ярым һәрвакыт янымда булган
-
16 гыйнвар 2021 - 19:14Без имениБик эчтэлекле язма бу,Аллаhынын рэхмэте яусын.Гел безнен эбекэй турында язылган диярсен.Мин Ютазы районы Димтамак авылыннан.Безнен эбекэебез бик тыйнак, булган, йомшак кунелле кеше иде.Урыны ожмахта булсын!Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениБездэ Дэ Башкортостан да эбекэй Хэм бабыкай дия идек инэки б/ н этки диеп эйтэ идек.Балалар энием хэм этием дилэр,оныклар дэу эни хэм дэу эти дилэр.Якын ерак әбекәем
-
16 гыйнвар 2021 - 19:20Без имениЗ тапкыр укып чыктым. Бик ошады. Авторга зур рэхмэт!Якын ерак әбекәем
-
17 гыйнвар 2021 - 09:03Без имениКуп хатын-кызнын башыннан утәдер андый вакытлыча мавыгулар.Тик кочле йөрәклеләре генә гаиләсен таркатмыйча яши беләләр.Ирем ярым түгел...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.