Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов Лаеш районында өч балалар бакчасы ачты

Татарстан Лаеш муниципаль районында берьюлы өч балалар бакчасы үз ишекләрен ачты. Сокуры авылында балалар бакчасын ачуда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов катнашты.
«Ромашка» балалар бакчасы 140 урынга исәпләнгән. Учреждениедә 1,5 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләнәчәк.

Балалар бакчасында музыка һәм физкультура заллары, сенсор бүлмә, методик һәм медицина кабинетлары, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе, спорт-уеннар мәйданчыгы булачак.

Балалар бакчасы җитәкчесе сүзләренчә, өстәмә мәгариф хезмәтләре күрсәтү планлаштырыла: рәсем ясау, интеллектуаль, музыкаль, бию һәм лингвистик сәләтләрне үстерү.

Районда бер үк вакытта тагын ике балалар бакчасы ачылды: Лаеш шәһәрендә һәм Кабан поселогында. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары бу ике балалар бакчасын ачу тантанасын трансляция режимында күзәттеләр. Рөстәм Миңнеханов район кешеләрен шушы вакыйгалар белән котлады һәм ул билгеләп үткәнчә, балалар бакчасы киләчәк мәктәп укучылары өчен мөһим урын. «Мин сезне чын күңелдән котлыйм. Безнең балалар бакчалары үзләренә йөкләнгән барлык вазыйфаларны үтәрләр дип ышанам», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Аннары Рөстәм Миңнеханов һәм Игорь Шувалов яңа балалар бакчасын карап чыктылар: музыка залында хореография дәресләре бара иде. Мәртәбәле кунаклар шулай ук үсеш төркемендә булдылар һәм ата-аналар, тәрбиячеләр белән аралаштылар. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы күргәннәреннән канәгать калды һәм төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.

«Быел без барлыгы 75нче балалар бакчасын ачабыз, бу рекорд сан. 10 000нән артык урын төзү планлаштырыла. Республика тарихында беркайчан да бу кадәр төзелмәгән. Хәзер иң мөһиме, бу объектларның буш тормавы», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Игорь Шувалов үз чиратында республика җитәкчелеген балалар бакчасына чиратларны корганда инновацияләрне уңышлы кулланган өчен мактады. «Татарстанда илдә беренчеләрдән булып электрон чират системасын куллана башладылар. Бу бик зур казаныш. Миңа республикага килү һәрвакыт рәхәт», - диде ул.

Искәртәбез, Татарстан Республикасында социаль объектлар республика президент программалары буенча төзелә, республика бюджеты акчалары исәбеннән. Барлыгы Татарстанда 30 уникаль социаль программа эшли, аларның күп өлеше авыл җирен үстерүгә юнәлдерелә. Илдәге кризиска карамастан, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кушканга күрә, аларның берсе дә кыскартылмады.

сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126369
 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7842
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7148
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6030
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3430
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3785
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда