Рөстәм Миңнеханов: “KazanSummit-2015” Россиядә Ислам дөньясы белән сәүдә-сәнәгать һәм инвестицияләр, банк өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәк”

Казанның “Корстон” комплексында Россия һәм Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең “KazanSummit-2015” VII Халыкара икътисади саммиты эшен башлады.
Быел анда катнашырга теләк белдергән илләр һәм вәкилләр саны узган елгыдан күбрәк булып чыккан: былтыр форумга 25 илдән 500ләп кеше килсә, быелгы чарада Россия, Төрекмәнстан, Таҗикстан, Казакъстан, Латвия, Әзербайҗан, Төркия, Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Пакьстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сомали, Иран, Малайзия, Бөекбиртания, Люксембург, Италия, Марокко, Палестина, Маврикий, Катар, Нидерланд, Нигерия, Бруней-Даруссалам һ.б. – барысы 45 илдән 746 вәкил катнашырга теләк белдереп теркәлгән. Шушы халыкара чарада катнашучылар арасында илебез һәм чит илләр финанс оешмалары вәкилләре, дәүләт корпорацияләре һәм эре бизнес җитәкчеләре, дәүләт эшлеклеләре бар. “KazanSummit-2015” чараларында ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та бар.“Әлеге форум бездә 7 нче тапкыр уздырыла һәм ул Россия Федерациясе һәм аның төбәкләренең Ислам дөньясы белән хезмәттәшлеккә юнәлдерелгән. Бу безнең зур илебезнең икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләрен Татарстан мисалында күрсәтү өчен зур ярдәм”, - дип сүзен башлады ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Россиянең Ислам дөньясы белән мөнәсәбәтләрне ныгытуын искәртте. Мөселман дөньясы илләренең Россия белән күпкырлы хезмәттәшлек итүенә һәм бернинди дә санкцияләргә иярмәвенә дә басым ясады республика лидеры. “Дөнья үзара бүленергә түгел, ә берләшергә тиеш. Бу берләшүнең мөселман илләрендә булуы да мөһим”, - диде ул һәм Россиянең бу процесска зур урын бирүен, моңа мисал буларак, “Россия — ислам дөньясы” стратегик төркемен булдырылуын китерде. Әлеге төркемнең төп максаты дип, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Ислам дөньясы дәүләтләре белән элемтәләрне ныгыту, инвестицияләр һәм икътисад өлкәләрендә аларны үстерүне атады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, дөнья икътисадында булган соңгы үзгәрешләр, Ислам банкингының заманча икътисади системага каршы тора алуын күрсәтте. “Кызганыч, Россиядә Ислам банкингы әлегә тиешенчә үсеш алмаган. Әмма илнең эре банкларының Ислам дөньясы икътисадына карата кызыксынуы зур”, - дип белдерде ул.
“Хәзерге вакытта Ислам икътисады − ул икътисад, сәүдә үсешенең, инвестицияләр алуның һәм ислам дөньясы белән хезмәттәшлек итүнең иң отышлы коралы”, - диде һәм Татарстанда исламча икътисад белән шөгыльләнүче оешмаларны мисалга китерде. Шулай ук җәмгыятькә тиешле дәрәҗәдә мәгълүмат бирү һәм бу өлкәдә белгечләр әзерләүче югары уку йортлары хакында да искәртте.
“Без сезнең белемегезгә һәм тәҗрибәгезгә мохтаҗ. “KazanSummit-2015” Россия Федерациясенә Ислам дөньясы белән сәүдә-сәнәгать һәм инвестицияләр, банк өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр дип ышанып калам”, - диде Р. Миңнеханов һәм “KazanSummit-2015”ка килүчеләргә рәхмәт әйтте.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/06/15/110427/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
«Рәнҗемә миңа, кызым...» Ул аның каберенә еллар үткәч кенә кайта алды. Юк, еракта – диңгез-океаннар артында яшәгәнгә түгел, күңеле тартмаганга...
-
«Төшләремдә ак күлмәктән син...» – «Шевроле круз» машинасында йөри торган малаегыз бармы? – дип сорыйлар Иршат абыйдан. – Әйе. – Авария булган, килегез... Өс-башларына нәрсә туры килә, шуны киеп, кайнанасы Галиябану апага берни әйтмичә өйдән атылып чыгып китәләр...
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
Соңгы комментарийлар
-
26 гыйнвар 2023 - 11:48Без имениРэхмэт сезгэ! Елый елый укыдым. Кире кайтмыйлар шул. Исэн чагында кадерен белеп бетереп булмады.Синсез рәхәт түгел, әни...
-
26 гыйнвар 2023 - 17:37Без имениТанышым икенче баласын 40 тирэсендэ тапты. Тоже 1 яичнигы гына. Шатланып, яратып устерэлэр. Эгэр таба алсагыз табыгыз, баласы кеше чын яратуны белми дип уйлыйм.Бала кирәкме миңа?
-
26 гыйнвар 2023 - 19:34Без имениБик тә фәһемле,күңелләрне нечкәртерлек шигырьләрегез өчен сезгә зур рәхмәт.Иҗат чишмәгез саекмасын,киресенчә,язгы ташкыннардай ургылсынҖанымның бураннары
-
25 гыйнвар 2023 - 10:45Без имениБалалар - ул яратып туймаслык Ходай бүләкләре, Аларның йомшак нәни куллары, матур елмаюлары, "әни, мин сине яратам" диюләре дә күңелгә әйтеп бетергесез рәхәтлек бирә бит, тормышка ямь өсти. Табыгыз бер бала, үзегезгә иптәш булыр, әти-әниегезнең ялгышларын кабатламыйча үстерегез, үзегезне шушы бәхеттән мәхрүм итмәгез.Бала кирәкме миңа?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.