Логотип
Яңалыклар

​Рөстәм Миңнеханов Кама аша күпернең икенче өлешен ачуда катнашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов РФ транспорт министры Максим Соколов белән бергә бүген Казан – Чистай – Бөгелмә – Оренбург автомобиль юлындагы Кама елгасы аша күпер буенча кичүнең икенче эшләтеп җибәрү комплексын ачты. Шул рәвешле, Саескан Тавы турысында Кама елгасы аша күпер буйлап кичүнең икенче өлеше буенча машина хәрәкәте гамәлгә кертелде.

Күпер ачу тантанасы алдыннан – транспорт узуын тыйган символик юл билгесен әйләндереп, автотранспорт агымына «яшел ут» биргәнче һәм истәлек ташын ачканчы – шәрәфле кунаклар сәламләп чыгыш ясадылар һәм 1608 метрлы күпер төзү буенча амбициоз проектны тормышка ашыруда катнашканнарга ТР дәүләт бүләкләрен, РФ Транспорт министрлыгының тармак бүләкләрен тапшырдылар. Аерым алганда, берничә төзүчегә «Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе» исеме бирелде, ТР Президенты һәм РФ Транспорт министрлыгының Рәхмәт кәгазьләре тапшырылды. 

«Бу, чыннан да, – федераль әһәмияттәге объект. Нигездә, ул федерация субъекты булган Татарстан Республикасы акчасына төзелде. Ләкин соңгы этапта Россия Хөкүмәте карары белән субсидия рәвешендә ярдәм күрсәтелде. Һәм менә шундый зур күләмле объект быел ачыла», - дип билгеләп үтте журналистлар белән аралашкан РФ Транспорт министрлыгы башлыгы.

Максим Соколов күпер озынлыгы 1,6 чакрым тәшкил итүен, күпер Кама аша траспорт белән генә түгел, җәяүләп Кама, Архаровка һәм Курлянка елгалары аша да чыгу мөмкинлеге булуын, 500 метры диярлек эстакадалы өлештән торуын искәртеп үтте.

«Бу объект Федераль юл агентлыгы идарәсендә тора ала, дип барысы да әйтә. Җитмәсә, ул Европа – Көнбатыш Кытай трассасында. Ул участокның 2000 чакрымы Россия территориясе буйлап уза, шул участокларның берсе – республика территориясеннән үтә торган шушы юл», - дип сөйләде Соколов. Аның сүзләренчә, Россиядә андый күперләр әллә ни еш ачылмый. Әһәмиятле объектларның берсе буларак бу күпер беренче булып ачыла. Гомумән алганда, быел шундый класслы 9 күпер ачылачак. Мисалга, Башкортстан башкаласы Уфада Агыйдел аша, Удмуртиядә Кама аша, шулай ук Бөек Новгородта, Санкт-Петербургта, анысында берьюлы 4 күпер ачыла. «Мондый класслы күпер Россиядә – беренче, ул Республика көнендә ачылуы белән кадерле», - дип басым ясап әйтте федераль министр.

«Без алга таба да инвестицияләребезне юл хуҗалыгын үстерүгә арттырачакбыз. Мин Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Хөкүмәтенә үзара аңлашу һәм бүген федераль, региональ, муниципаль структуралар арасында ирешелгән багланышларның мондый дәрәҗәдә булуы өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бу безгә зур күләмле бурычларны хәл итү, ә кешеләргә юлларның сыйфаты ничек үсүен һәм уңайлыклар тою мөмкинлеге бирә», – диде М.Соколов.

Рөстәм Миңнеханов биредә елга аша паромнарда чыккан чор турында хәтер яңартты. Европа – Кытай юлының бер өлеше буларак әлеге трасса җитди программа, М5 һәм М7 федераль трассалары очрашкан урын икәнен искәртеп, аның әһәмиятенә, ихтыяҗлы булуына басым ясап әйтте. «Татарстан өчен генә түгел, Россия Федероациясе өчен дә стратегик объект. Ул кирәкле. Аны төзеп бетерүебезгә без бик шат. Без илебез җитәкчелегенә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенә рәхмәтле. Министр белән бу темага күп тапкырлар сөйләштек. Мәсьәлә чишелешен тапты, һәм бүген менә бу объект әзер. Болай килеп чыгуына без бик шат», - диде ТР Президенты.

Аннары Рөстәм Миңнеханов белән Максим Соколов бергәләп Кама елгасы аша яңа участоктан автомобильдә узды.

Шуны билгеләп үтик: Саескан Тавы авылы турысыннан Кама елгасы аша салынган күпернең гомуми озынлыгы 14 чакрым тәшкил итә, моңа Архаровка һәм Курлянка елгалары аша тоташтан салынган күперләр, эстакада һәм юл аермасы да керә. Күпернең беренче чираты 1992 елда төзелә башлаган иде. Беренче эшләтеп җибәрү комплексы файдаланышка 2002 елның октябрендә тапшырылды, ягъни шушы вакыттан бирле күпер аша транспорт йөри. Икенче чиратын төзү эшләренә 2003 елның апрелендә керештеләр. Объектны төзүдә «Главтатдортранс» ДКУ дәүләт заказчысы булса, «Каздорстрой» АҖ – генераль подрядчы. Күпер комплексының икенче чираты 4,53 млрд сумга төшкән. Быел федераль бюджеттан бюджетара трансферт рәвешендә 687 млн сум акча бүлеп бирелгән. Нәтиҗәдә, Кама аша 1608 метр озынлыкта транспорт өчен 4 тасмалы һәм суднолар узу өчен 150шәр метрлы ачыклык калдырылган уникаль күпер файдаланышта.

«Биредә транспорт хәрәкәте 2 тапкырга артачак. Былтыр тәүлегенә 15 меңләп машина узган. Күпернең киңлеге алга таба юлларны да 4әр тасмалы – беренче категорияле итү заруриятен куя. Металл күперләрнең файдаланыш вакыты – 100 ел чамасы», - дип аңлатты ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы ТР Юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча Баш идарәсенең Күперләр төзү һәм төзекләндерү буенча идарәсе башлыгы урынбасары Георгий Әхмәров.

«Татар-Информ» МА 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар