Рөстәм Миңнеханов Апас районында кайбер яңа объектларны ачты

ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Апас муниципаль районына эш сәфәре кысаларында кайбер яңа объектларны ачуда катнашты.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручының сәфәре Иске Әнәле авылыннан башланды, анда яңа Мәдәният йорты ачылды. 425 кеше гомер кичерүче әлеге торак пункт Апас шәһәр тибындагы бистә составына керә. Элек җирле Мәдәният йорты 1969 елда төзелгән бинада урнашкан булган. Яңа объектын төзү узган елның декабрендә башланган, бәясе 3 млн сумга якын тәшкил иткән. Яңа клубта китапханә урнашкан, шулай ук биредә үзешчән сәнгать түгәрәкләре дә эшләячәк.
Алга таба Татарстан лидеры Иске Әнәле авылында урнашкан төзекләндерелгән чишмәне дә карады. Чишмәне төзекләндерү Апас районы ТР муниципаль районнары халык социаль проектлары конкурсы кысаларында алынган грант хисабына башкарылган. Конкурс «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башлангычы белән үткәрелгән.
Апас районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонт ясалган Үзәк район хастаханәсендә дә булды. Әлеге сәламәтлек саклау учреждениесендә капиталь ремонт 2011 елдан башлап өч этапта үткәрелгән. Аерым алганда, быел хастаханәнең бала тудыру һәм балалар бүлеген, шулай ук административ корпусын төзекләндерүгә 24 млн сум акча бүленгән.
ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы бүген Апаста Җиңүнең 65 еллыгына ачылган мемориаль комплекста да булды. Биредә Ватанны саклап сугыш кырларында башларын салган һәм туган якларына җиңү белән әйләнеп кайткан 11 меңнән артык кешенең исеме мәңгеләштерелгән. Шулай ук мемориал диварларында кайнар нокталарда һәлак булган хәрби хезмәткәрләр хөрмәтенә дә истәлек такталары куелган. Рөстәм Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм мемориаль комплекска Берлиндагы туганнар каберлегеннән алынган җир салынган капсуланы салуда катнашты.
Апас районына эш сәфәре тәмамланганда, Татарстан лидеры Апаста яңа административ бина ачылышында катнашты. Анда ЗАГС һәм 1нче суд участогы урнашкан. Ул үз чыгышында билгеләп узганча, Апас районы, шул исәптән Иске Әнәле авылында төзелгән социаль объектлар муниципалитетка демографик вәзгыятьне яхшыртырга булышыр, дигән ышаныч белдерде.
сылтама: http://president.tatarstan.ru/tat/news/view/126099

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.