Рөстәм Миңнеханов аерылышуларга каршы чыга

Республика көне алдыннан, бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым Миңнеханова исеменнән республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Бу бергәләп 50 елдан артык гомер кичергән бәхетле парлар, күп балалы, асрамага бала алып тәрбияләүче гаиләләр, Бөек Ватан сугышы ветераны, спортчылар, табиблар, педагоглар, төзүчеләр, хәрбиләр, нефтьчеләр гаиләләре, авыл хуҗалыгы вәкилләре.
Гөлсинә ханым һәм Рөстәм әфәнде Миңнехановларның кабул итү тантанасына барлыгы төрле милләт вәкилләреннән булган 50 ләп гаилә чакырылган. Мондый тәүге очрашу үткән елда уздырылган иде һәм традициягә нигез салды.

“Республикада иң үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү буенча күркәм традиция туды, республиканың төп бәйрәме алдыннан без иң-иң мактаулы гаиләләрне чакырабыз. Шул рәвешле, без яшьләргә үрнәк күрсәтәбез, чөнки гаилә ул – дәүләтебез, республикабызның нигезе, традицияләребез һәм мәдәниятләребезне саклау асылы. Бүген без республикабыз күпконфессияле, күпмилләтле дип әйтә алабыз, тынычлыкта, татулыкта яшибез һәм ата-бабаларыбыз тудырган шартлар нәтиҗәсендә үсеш алабыз. Без иң яхшы традицияләрне яшь буынга тапшырырга тиешбез. Сез яшьләребезгә үрнәк булып торырлык гаиләләр”, - дип сәламләде Рөстәм Миңнеханов гаиләләрне.

Аның әйтүенчә, Татарстанның төп казанышы буларак 2011 нче елдан уңай демография күзәтелүен билгеләп узарга була. “Өчәр, дүртәр һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы гаиләләр бар, бу бик сөендерә, димәк, кешеләр иртәгәге көнгә ышана дигән сүз”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры бүгенге көндә, республикада халык уңайлы йортларда яшәсен өчен, күп кенә программалар тормышка ашырылуын, медицина үсеш алуын, балалар бакчалары, мәктәпләр төзелүен һәм төзекләндерелүен билгеләп узды. “Быел 75 яңа балалар бакчасы сафка кертелә - бу республика тарихында булмаган хәл. Ел саен без 150-160 шар мәктәп төзекләндерәбез. Мәктәпләрдә азмы-күпме тәртип урнашты дияргә була. Алга таба балалар бакчаларына тотынабыз”, - дип белдерде Р. Миңнеханов.

Татарстан лидеры сәламәтлек саклау тармагында җитди эш алып барылуын ассызыклады. “Казанда заманча перинаталь үзәк төзелеп килә, киләсе елда ул файдалануга тапшырылачак”, - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов чыгышында аерылышу процессын катлауландыру инициативасы тууын әйтеп үтте. “Яшерен-батырын түгел, җәмгыятьтә аерылышуларга битараф мөнәсәбәт яшәп килә, шуңа күрә аерылышу системасын бераз катлаулындырырга телибез. Тормышта барысы да була – аңлашылмаучанлыклар, низаглар да, әмма юл куешып килешә белергә кирәк, шуңа күрә аерылышу процедурасы ЗАГС һәм судта да күпкә четерекле булырга тиеш, бу нисбәттән гамәлдәге системаны үзгәртү инициативасы белән чыгарга телибез. Безнең өчен гаиләләрнең нык булуы мөһим”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Чыгышының азагында ТР лидеры үзе һәм тормыш иптәше исеменнән һәр гаиләгә рәхмәт җиткереп, бәхет, иминлек теләде. “Алга таба да яшь буын өчен үрнәк булып калыгыз”, - диде ул.

Очрашу кысаларында, Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә, Баулыдан Вячеслав һәм Елизавета Маркеловларга “Ата-ана даны” орден медале тапшырылды. Алар биш ул тәрбияләп үстергән. Азнакай шәһәреннән 5 бала үстергән Ольга Хөснетдиновага, Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан 6 бала анасы Миләүшә Соруровага, Кукмара районы Байлангар авылыннан 5 кыз үстергән Нурия Рәхимовага “Ана даны” медальләре тапшырылды.

Бүген тантанада катнашкан гаиләләр арасында Нури Гани улы һәм Рауза Котдус кызы Ганиевларны атап узарга була. Алар бергә 60 елдан артык гомер кичергән, гаилә башлыгы Бөек Ватан суышында катнашкан, ә Рауза ханым – Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисткасы.

Тантанага чакырылган иң яшь гаилә – Яр Чаллыдан Антон һәм Гөлнара Галкина-Сәмитова гаиләсе. Антон 2004 нче елда Афинада Олимпия уеннарында катнашкан, 13 тапкыр Россия чемпионы исемен яулаган, хәләл җефете – 3 мең км га каршылыклар аша йөгерүдә XXIX Олимпия уеннары чемпионкасы, анда ул яңа дөнья рекорды куйган (8 минут 58,81 секунд).

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/08/26/112847/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Ялган никах Танышуларының беренче көнендә үк, ЗАГСка барып, язылышырга гариза биреп кайткан кыз белән егет хакында Нурсөянең моңа хәтле ишеткәне булмады. Андый хәбәр колагына чалынса да, әллә юләр инде болар, дип бармагын чигә тирәсендә борудан башка берни дә кыла алмас иде кебек. Әгәр дә ки уйламаганда-көтмәгәндә ул юләр кыз үзе булып чыкмаса!..
    7854
    0
    81
  • Әти өйләнә Әни үлгәнгә инде биш ел. Әнине югалтуны бик авыр кичерде әти. Хәтта башта минем белән сөйләшми йөрде, үз эченә бикләнде. Аны безнең янга күчергә үгетләдем, әмма ул яшәгән фатирымны калдырмыйм дип каршы килде.
    7155
    2
    72
  • Кайту Безне ташлап киткән иремнең сөяркәсе шалтыратты...
    6037
    2
    39
  • Балаларына сыймаган Галия әби Сәяхәт вакытында нинди генә кешеләр күрмисең дә, нинди генә тарихлар ишетмисең – үзе бер китап язарлык. Поездда язмыш тарафыннан гомернең бер аралыгына очраткан юлдашлар бер-берләренә җаннарын бушата, шатлык-кайгыларын сөйли. Бу юлы да шулай булды...
    3433
    1
    38
  • Хыялдагы ир-ат  Үсмер чакта ук  ничек тә булса бай тормышта яшәргә кирәк дип нәтиҗә ясадым. Телевизордан күрсәткән гламур тормыш кызыктыргандыр, мөгаен. Әмма кыяфәтем бай егетләр артымнан чабып йөри торганнардан түгел иде. Гомумән, күбәләк кебек бер егеттән икенче егеткә очып йөрергә дә яратмадым. Ныклы карарга килде: укыйм да, җитәкче булырга тырышам. Ул вакытта бай ир дә кирәк булмаячак. 
    3801
    1
    37
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Татар мамык шәле» бренды нәрсә ул?
«Татар гаиләсе / үрнәк алыгыз»
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда