Логотип
Яңалыклар

Р.Миңнеханов: “Иҗтимагый палата гражданлык җәмгыяте институтының хакимият белән конструктив хезмәттәшлегенә этәргеч бирә”

Татарстан Республикасының иҗтимагый мөнәсәбәтләре системасында ТР Иҗтимагый палатасы төп урынны били, гражданлык җәмгыяте институты, иҗтимагый хәрәкәтне координацияләүче үзәк буларак ул даими үсештә.
Бу хакта бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Иҗтимагый палатасының 10 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциядә ассызыклап узды. “ТРда гражданлык җәмгыяте формалашуы” темасына бу чара Казанның Икътисад, идарә һәм хокук институтында узды.

Конференциядә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, РФ Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне җайга салу буенча комиссия рәисе Иосиф Дискин һәм башкалар катнашты.

“Бүгенге үсеш этабында гражданлык җәмгыяте институтлары үсешендә Иҗтимагый палатаның роле” темасына төп доклад белән ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин чыгыш ясады. Ул 2005 нче елда "Татарстан Республикасының Иҗтимагый палатасы турында" ТР Законы кабул ителгәнен искәртте. "Гражданлык җәмгыяте институты буларак Иҗтимагый палатаның әһәмиятен анализлап, ун ел дәвамында палата үзенең төп максатын гамәлгә ашырды дияргә кирәк – ТР дәүләт, икътисади һәм социаль үсеш проблемалары турында ачыктан-ачык фикер алышуны тәэмин итү", - дип белдерде Анатолий Фомин.

Аның әйтүенчә, палатаның һәр составы, аның даими комиссияләре, эшче төркемнәр хакимият һәм җәмгыятьнең үзара бәйләнешенең нәтиҗәле механизмнарын эшләде. “Республика хакимиятенең Иҗтимагый палатага булышлык итү позициясендә булуы палата торгызылуы процессы уңышлы узуга китерде. Бүген без унъеллык эшчәнлек дәвамында катлаулы, каршылыклы, республика үсеше белән бәйле мәсьәләләрне хәл итеп киләбез”, - дип билгеләп узды Анатолий Фомин.

Палата рәисе, ТР Президенты йөкләмәсе буенча, ТР Иҗтимагый палатасы турындагы законга үзгәрешләр кертелүен искәртте. Палата составы район һәм шәһәр җәмәгать советларыннан 70 кешегә кадәр киңәйтелгән. Ун ел эчендә палатада 250 дән артык әгъза эшләгән, 3 меңгә якын чара уздырылган.

Рөстәм Миңнеханов бүгенге конференцияне үзенчәлекле вакыйга дип атады. “Ун ел эчендә күп нәрсәләр башкарылган. Күпме күбрәк эшләсәк, бурычлар да шулкадәр катлаулана бара. Палатаның бөтен биш чакырылыш әгъзаларын җыеп, бик яхшы иткәнсез, - дип мөрәҗәгать итте Президент конференцияне оештыручыларга һәм Иҗтимагый палата әгъзаларына тырыш хезмәт өчен рәхмәтен җиткерде. – Бүген һәркайсыгыз актив позициядә, республикага, димәк, бөтен илгә ярдәм итәсез”.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, иҗтимагый үсеш дәрәҗәсе күп кенә факторлардан тора – икътисад торышы, социаль өлкә, мәдәният дәрәҗәсе, халык катламнары арасындагы мөнәсәбәтләр. 5,5 мең иҗтимагый берләшмә эшчәнлеге республиканың конкрет казанышларында, татарстанлылар мәнфәгатьләрендә нигезләнүен тану мөһим, ди республика җитәкчесе.

Президент Татарстанның тискәре процесслар шартларында да үсеш алуын билгеләп узды. “Алабуга” МИЗ, “Аммоний”, ТАНЕКО”, “ТАИФ-НК”, Иннополис проектлары һәм башкаларны санап үтте. Инвестицион, инновацион активлыгы, авыл хуҗалыгы, сәнәгать продукциясе күләмнәре буенча республиканың алдынгы позицияне биләп торуын шәрехләде. Соңгы 5 ел дәвамында уңай демография күзәтелүен дә искәртте.

“Татарстан креатив карашлы, белемле кешеләрне тартып тору үзәгенә әверелә бара”, - дип, Р. Миңнеханов моның Икътисад, идарә һәм хокук институты һәм башка вузлар буенча да күренүен шәрехләде. Ул Казанда 7,5 мең чит ил кешесенең гыйлем эстәвен әйтеп узды. “Әһәмиятле мәсьәләләрне хәл иткәндә, һичшиксез, төп рольне җәмәгать институтлары уйный”, - дип белдерде Президент һәм милләтара, конфессияара татулыкны тәэмин итүгә ТР Халыклар ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы, дини оешмаларның үзеннән зур өлеш кертүен, ветераннар, яшьләр оешмалары, хәрби-спорт җәмгыятьләренең патриотизм, бурычка тугрылык үрнәге булып хезмәт итүен ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов рухилыкның югары дәрәҗәсе хәйрия, хатын-кызлар оешмалары, иҗади берләшмәләр, мәдәни-мәгьрифәтчелек оешмаларының тырышлык нәтиҗәсе булуын билгеләп узды. “Без җәмәгатьчелекнең Парк һәм скверлар елын уздырганда ролен югары бәялибез. Быел Су саклау зоналары буенча яңа пограмма кертелә. Бу уңайлы мохит булдыруга, актив көнкүреш рәвешенә этәргеч бирә”, - диде ул.

Президент республиканың иҗтимагый мөнәсәбәтләре системасында Иҗтимагый палатаның төп урынны биләвенә басым ясады. “Иҗтимагый палата гражданлык институтының хакимият белән конструктив хезмәттәшлегенә этәргеч бирә. Җәмәгать контроле, иҗтимагый экспертиза мөһим механизмнар булды. Бүген бер мөһим документ та Иҗтимагый палата белән килештермичә кабул ителми”, - дип ассызыклады ул. Аның әйтүенчә, узган 10 елда дәүләти-иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең норматив закон чыгару базасын формалаштыруга, иҗтимагый хәрәкәткә дәүләт ярдәме механизмын гамәлгә ашыруга ирешелде – сүз грантлар, премияләр программалары турында бара.

Рөстәм Миңнеханоы билгеләп үткәнчә, вакыт һәрвакыт безнең алда яңа бурычлар куя. “Иҗтимагый үсешнең бүгенге этабы үзенчәлеге гражданнарның үзоешканлыгының яңа формалары барлыкка килүдән гыйбарәт. Социаль челтәрләр иҗтимагый фикергә йогынты ясаучы мөһим каналга әверелде. Бер үк вакытта челтәрләрдә иҗтимагый оешмалар пәйда була, моңа аеруча игътибар итәргә кирәк”, - дип өндәде республика башлыгы.

Президент фикеренчә, фәнни-мәгърифәтчелек, тарихи-крайларны өйрәнү җәмгыятьләре эше дә җитди игътибар таләп итә. “Әгәр бу структуралар һәм алар тарафыннан күтәрелә торган сораулар сезнең даими игътибарда булса, Иҗтимагый палата абруе файдасына булачак”, - диде ул.

Р. Миңнеханов министрлык, ведомстволарның, муниципаль берәмлекләрнең иҗтимагый советларының потенциалын куллану актуаль бурыч булуына игътибарны юнәлтте. Аның уйлавынча, бу мәсьәләдә ведомство иҗтимагый советлары рәисләренең координацион советы актив рольне уйнарга тиеш. Муниципаль дәрәҗәдә дә уңышлы эшне киңрәк таратырга кирәк, дип саный Президент.

ТР башлыгы ассызыклаганча, палата эшчәнлегендә киң даирә активистларны социаль мөһим эшчәнлеккә җәлеп итү зур әһәмияткә ия. Ул 10 ел эчендә палата әгъзалары итеп 200 ләп кеше сайлануын, экспетлар һәм ярдәмчеләр сыйфатында 100 ләгән белгеч җәлеп ителүен шәрехләде. Бу юнәлештә дәүләт хакимияте органнары ярдәме белән социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның ресурс үзәген булдыру эшен дә уңай күренеш дип атады.

“Татарстанның Иҗтимагый палатасы турында Россия Федерациясенең Иҗтимагый палатасы һәм башка төбәкләрнең коллегалары тарафыннан уңай бәяләмәләр ишетү күңелгә хуш килде. Бу үзара хезмәттәшлекне үстерү өчен өстәмә импульс. Бер-береңнең фикерен исәпкә алып, аларны эштә куллану мөһим. Бу тулысынча РФ төбәкләре иҗтимагый палаталар эшчәнлеген оештыруның гомуми принциплары турында федераль закон проектына кагыла. Минемчә, карарлар төбәкне исәпкә алып, аның белән килештереп кабул ителергә тиеш”, - дигән фикерен җиткерде Рөстәм Миңнеханов.

ТР Президенты РФ халыкларының телләре һәм мәдәниятләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләренә дикъкать белән карарга кушты. Милләтара, конфессияара татулыкны саклап калу әһәмиятенә басым ясады. “Кызганычка каршы, илдә “кызу башлар” белән гади карарлар тарафдарлары аз түгел”, - диде ул.

Республика башлыгы билгеләп үткәнчә, дәүләт һәм муниципаль хакимияте органнары гражданлык җәмгыяте институтлары үсешен һәм конструктив мөнәсәбәтләрне кайгырта. “Моңа социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның өченче форумы карарларын гамәлгә ашыру, коммерцияле булмаган секторга ярдәм итү буенча яңа программалар этәгеч булачак”, - диде ул. Президент Иҗтимагый палатага уңайлы бина бирү мәсьәләсе турында да уйларга күрсәтмә бирде.

“Бүгенге шартларда бик күп әйбер иҗтимагый мөнәсәбәтләр системасының тотрыклылыгыннан, нәтиҗәле хакимият, куәтле гражданнар җәмгыятеннән, үсеш алган шәхестән тора – менә уңышның формуласы шунда”, - дип, Р. Миңнеханов чыгышын тәмамлады һәм алдынгыларны бүләкләүгә кереште.

сылтама: http://tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар