Логотип
Яңалыклар

​Республикада WorldSkills имтиханнары бара



Татарстанда бу көннәрдә WorldSkills стандартлары буенча  демонстрацион имтиханнар бара.  Студентлар  стандартлар белән төзелгән бердәм имтихан биремнәрен һөнәри белем бирү учреждениеләре яки предприятие базаларында булдырылган махсус үзәкләрдә тапшыралар.  



Имтихан нәтиҗәләре бердәм федераль мәгълүмат системасына кертеләчәк. Бу  аерым төбәкләрдә кадрлар әзерлеген анализларга  мөмкинлек бирә.  Имтиханда катнашучылар  WorldSkills Russia стандартлары буенча  һөнәре компетенция дәрәҗәсен раслаган  документ – Компетенцияләр паспорты алачак.  Быел  әлеге имтиханда 63 белем бирү оешмаларыннан  өч меңнән артык кеше катнаша. Алар 41 һөнәри компетенциядә көч сынаша.  



Казан педагогика колледжында «Мәктәпкәчә белем бирү» һәм «Кече сыйныфларда укыту» компетенцияләре буенча демонстрацион имтихан инде өченче ел үткәрелә. Анда һөнәри эшчәнлектә  гамәли биремнәрне чишәр өчен  реаль шартлар модельләштерелә. Имтиханнарны 6 эксперт бәяли. Алар мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре методистлары һәм завучлары, башлангыч сыйныф укучылары, республиканың башка педагогика колледжы укытучылары. Имтиханда катнашкан студентларны укыткан укытучылар бәяләүдә катнашмый.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар