Республика балалар клиник хастаханәсенә кан әйләнешен тәэмин итә торган җиһаз бүләк ителде

Әйтергә кирәк, 2016 елдан, хәйрия фонды ярдәме белән, Республика балалар клиник хастаханәсендә йөрәк һәм кан тамырлары авырулары булган балаларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтелә. Фонд операцияләр ясау өчен заманча, кыйбатлы җиһазлар, кирәк-яраклар алырга булыша.
Бүген Татарстанның балалар хастаханәсенә бүләк ителгән яңа җиһаз экстракорпораль мембрана оксигенацияне (ЭКМО) башкарырга мөмкинлек бирә. Ул, дәвалауның башка алымнары тиешле дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаган очракта, кешене коткарып калырга мөмкинлек бирә. ЭКМО технологиясе авыр сепсис, үсештә тумыштан авыр тайпылышлар, үпкә артериясе тромбоэмболиясе вакытында кирәк.
ЭКМО заманча аппараты берничә атна дәвамында сулау җитешсезлегенең авыр формалары булган пациентларга газ алмашын тәэмин итә ала. Эчке әгъзаларга җитди тәэсире дә юк. Яңа туган нарасыйларда һәм балаларда ЭКМО куллану тәҗрибәсенең тормышка куркыныч янаган очракларда әһәмияте зур. ЭКМО технологиясе иң авыр хәлдәге пациентларның да гомерләрен саклап кала ала, елына мондый 12-15 очрак туры килә.
Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы Рафаэль Шәвәлиев кан әйләнешен тәэмин итә торган мондый җиһазны Россиянең 4 клиникасы куллануын, Татарстан хастаханәсе бишенчесе булуын билгеләп узды. “Без, шушы технологиянең асылын үзләштереп, киләчәктә аны эшебездә файдалана алачакбыз. Элек кан әйләнешендә проблемалар булган балаларны күбесенчә коткарып калып булмый иде, ә хәзер, яңа аппарпт ярдәмендә, мондый сабыйларның гомерен озайта алачакбыз. ЭКМО технологиясе иң авыр очракларда да ярдәмгә киләчәк”, - диде ул. Илдар Фатыйхов хәйрия фонды белән хезмәттәшлек нәтиҗәсендә, яңа методикаларны тәкъдим итү мөмкинлекләре тууын шәрехләде. “Бу технология балаларның гомерләрен коткарып калырга булышачак”, - диде.
ЭКМО аппараты түбәндәгечә эшли: пациентның каны магистральләр системасы буенча оксигенаторга, ягъни канны кислород белән баету һәм аннан углекислотаны чыгару өчен каралган газ алмашын тәэмин итә торган җайланмага килә. Оксигенатор аша узгач, кан яңадан тамырларга кайта, кан әйләнеше параметрлары да яхшыра.
Бу җиһаз шул ягы белән дә уңайлы: аны махсус савытка салып, кирәкле урынга да алып барып була. “Бу җиһаз безгә теләсә нинди халәттәге балаларны да кирәкле урынга күчерергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде Рафаэль Шәвәлиев. Моннан тыш, хәзер бу аппарат булгач, үпкәләрнең ясалма вентиляциясе җиһазы кирәк тә булмаячак.
WorldVita хәйрия фонды – Россиядәге иң эре хәйрия фондларының берсе. Фондның максаты – сирәк һәм дәвалау авырдан бирелә торган диагнозлы балаларны тернәкләндерү. Фонд Россия, Германия, Израиль, Бөекбритания, Америка Кушма Штатлары, Сингапур һәм башка илләрнең әйдәп баручы медицина оешмалары белән хезмәттәшлек итә. Хәйрия фондының 8 еллык эшчәнлеге дәвамында, Россиянең төрле төбәкләреннән 2400 дән артык бала дәваланган. Татарстанның балалар клиник хастаханәсенә башка республикалардан да балалар китерелүен һәм биредә эш күрсәткечләре югары булуын күздә тотып, WorldVita хәйрия фонды Татарстанны шушы җиһаз белән тәэмин иткән.
чыганак: http://tatar-inform.tatar
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Кыска буйлы зур бәхет Бар яктан да килгән Миләүшәгә башка егет табылмады микән дип, шаккаттым, дөресен генә әйткәндә. Авылда өрлек кадәрле менә дигән ничә егет бар, ә аның артыннан кайсыдыр бер авылдан шушы кечкенә генә егет йөреп маташа.
-
Үләнче Рушания ханым Минсәгыйрованы үзе яшәгән Спас районының Болгар шәһәрендә генә түгел, инде бөтен республикада үләнче дип беләләр
-
Алсу тәрәзә Хикәя
-
Сабырлык чиге 2 Шулай итеп, Сәрия туташ никахлы ире кочагында бер төн генә ләззәтләнеп калган. Нәрсә генә булмасын, авылда «кияүгә чыккан» дигән хәбәр таралган бит...
-
Ике килен-килендәш Ярты ел очрашып йөргәч, өйләнештеләр Алия белән. Барыбыз да куандык, сөендек. Ләкин гаиләбездә яңа килен барлыкка килгәч, минем кадерем бетте...
-
7 февраль 2023 - 10:21Без имениБик зур рэхмэт сезгэ, эйбэтлэп анлаткансыз. Хэзер сезнен рецепт буенча камыр куям эле.Төче камыр рецепты
-
7 февраль 2023 - 06:25Без имениКарыйсы килэ башлады инде. Бу эсэрне укыганым бар иде.Бала бишеге тибрәнүендә – чиркәү чаңы
-
3 февраль 2023 - 09:19Без имениРушания ханымның сәләтенә, булдыклы, уңган булган ханым булганына шаккатып, исем китеп укыдым.Була бит шундый бар яктан да килгән кешеләр, сөбханАллаһ, күз тимәсен 🤲🤲🤲Сәламәтлек, озын гомер телим аңа!Үләнче
-
4 февраль 2023 - 13:37Без имениГомер ничек яшэлсэ дэ утэ.Ярый анлаган ирен,э анламаганнар анламый ул.Яшэгэн саен чарасыз тузеп яшэгэн хатынкыз азмы доньяда.Сабыр тобе Сары алтын дисэлэр дэ сэлэмэтлек бик кирэк нэрсэ.Аллакаебыз яшьлектэ хэр балага тэуфикь, сабырлык хэм уз башына акыл бирсен.Сэлэмэтлектэ булып яшикСабырлык чиге 5
-
3 февраль 2023 - 09:42Без имениИе ие, бау белэн бэйлэп сойрэп яткыралар ди. Шул йоремсэк ирлэрне яклап утырмагыз инде«Йөремсәк» хатын
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.