Логотип
Яңалыклар

Ренат Ибраһимов - Мәскәүнең җәмигъ мәчете хак динебезгә карата күземне ачты

Мәскәүнең җәмигъ мәчете минем тормышымда мөһим урын били. Чөнки ул хак динебезгә карата күземне ачарга сәбәпче булды, диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан һәм Россиянең халык артисты Ренат Ибраһимов.

Премьера фильма

Кичә Татарстан халыклары дуслыгы йортында “Перерождение” фильмының премьерасы булды. Мәскәүдәге җәмигъ мәчете тарихын тулысынча чагылдырган 40 минутлык документаль фильмның режиссерлары Фәрит Фарисов, Арслан Ганиев Илдар Шәрипов. Сценариясен Фәрит Фарисов язган. Фильмның төп каһарманы – Ренат Ибраһимов.

Премьера фильма

«Мәскәүнең Выползов тыкрыгында урнашкан иман йорты минем тормышка карашымны үзгәртте. Дөньяга күземне яңадан ачкан кебек булдым, – ди Ренат Ибраһимов. Әлеге иман йорты совет чорында репрессияләр, сугышны һәм туксанынчы еллар авырлыкларын кичергән. Һәрвакыт Мәскәү мөселманнарының иман терәге булып хезмәт иткән. Проектны башкарганда язмышым турында уйландым, яшәү мәгънәсен аңларга омтылдым. Аллаһыга сыендым».

«Перерождение» фильмында кино авторлары Мәскәү мәчете тарихына экскурсия ясады. Бу дин йорты Советлар Союзының дини калканы булып торган. Советлар Союзына килгән чит ил кунакларын да биредә кабул итә торган булганнар. Әлеге мәчетнең яшәве СССР дигән зур илдә ислам динен кысмыйлар дигән фикерне үткәрү өчен дә кирәк булган. Фильмның текстын кадрда һәм кадр артында 6 республиканың халык артисты дәрәҗәсенә ирешкән Россиядәге бердәнбер артист Ренат Ибраһимов укыды. Җырчы артистның профессиональ дәрәҗәдә үз ролен башкаруы һәм сөйләве документаль картинага җанлылык һәм профессионализм өсти.

"Перерождение» фильмы режиссерларының берсе булган Арслан Ганиев: «Ренат Ибраһимов призмасы аша эшләдек, ул үзе дә ислам диненә күптән түгел генә килгән кеше. Монда ике язмыш тарихы сурәтләнә. Мәчетнең һәм артистның язмышы бирелә. Выползов тыкрыгында урнашкан Үзәк мәчет, үз герое белән катлаулы язмыш кичергән. Бу проектны эшләү минем өчен кызыклы булды. Мәскәү татарларын берләштереп торучы шәхесебез Фәрит әфәнде Фарисов белән бу безнең алтынчы иҗади проектыбыз. Шәхсән үзем тарих белән кызыксынам, ә менә танылган, күренекле шәхесләр белән эшләү тагы да кызыклырак. Иҗатчы буларак тәҗрибә дә туплыйсың», дип фикерләре белән уртаклашты.

Киноның идея авторы, режиссер, Мәскәүдә татар чараларын актив оештырып торучы Фәрит ага Фарисов белдергәнчә, «Перерождение» фильмында Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты архивыннан алынган, моңарчы беркайда да күрсәтелмәгән кадрлар барлыгын да белдерде. Киләчәктә фильмны чит илләрдәге кино фестивальләргә алып барырга, шулай ук Казан мөселман киносы фестивалендә тәкъдим итәргә дә теләкләре барлыгын белдерделәр.

чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/17/140737/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар