Логотип
Яңалыклар

Р. Миңнеханов Яңа Чишмә районында урып-җыю кампаниясе барышын бәяләде

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов бүген Яңа Чишмә районында булды. Анда урак өсте барышы белән танышты, Черемуха бистәсендә төзелеп килгән 100 балага исәпләнгән мәктәптә булды. Аның белән бергә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Яңа Чишмә муниципаль районы башлыгы Вячеслав Козлов та йөрде.

«Кулон» агрофирмасы кырларында алар көзге культураларны суктыру белән мәшгуль комбайнчылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов эш шартлары, ашату, ягулык белән тәэмин итү турында сорашты. Шулай ук биредә авыл хуҗалыклары һәм учреждение җитәкчеләре, районның авыл җирлекләре башлыклары белән дә очрашты.

Район башлыгы Вячеслав Козлов үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшләр торышы белән таныштырды. «Барлыгы 52 мең гектарда урып-җыю эшләрен башкарасы бар, 29 июльгә 6,7 мең гектарда уңыш җыелды, бу барлык мәйданнарның 12 процентын тәшкил итә, гектарыннан уртача 21-23 центнер уңыш чыга, - дип билгеләп үтте ул. - Безгә тәүлегенә 1500-1600 гектар мәйданда суктыра башларга кирәк, моның өчен булган барлык 90 комбайн эшләргә тиеш» (әлегә 69 комбайн суктыра).

Районда терлек азыгы әзерләүгә бәйле кыенлыклар юк. Хәзерге вакытта сенаж салу эшләре бара (35 мең тоннадан артык салынган инде), чиратта - силос, кукуруз 6 мең гектардан артык мәйданны били. Терлекчелектә мөгезле эре терлекнең баш саны саклап калынган, ел башына 200 башка арткан, көн саен 92 тонна сөт сатыла (шәхси хуҗалыклардан җыелган сөт белән бергә). Ни кызганыч, бәясе килограммы 13,5 сумнан артмый.

«Бу араларда сөт бәясе арта башларга тиеш, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. - Август башыннан шәхси хуҗалыклардагы һәр сыер өчен 3 мең сум акча түли башлыйбыз. Сезгә сөт сату буенча 100 тоннага ирешергә омтылырга кирәк, сездә резерв бар», - диде. 

Рөстәм Миңнеханов үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алырга кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук җирлек башлыкларын игътибарын кешеләр белән конкрет эшләргә юнәлтте. «Сез - бәйләүче буын, һәм сезнең өстә бик зур җаваплылык ята», - дип ассызыклады ул.

Ул барлык район халкына урып-җыю эшләрендә уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм 13 сентябрьдә булачак сайлауларны оешкан төстә үткәрүне теләде.

Эш сәфәре ахырында Черемуха бистәсендә 100 балага исәпләнгән мәктәп төзелеше белән танышты.    

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/07/29/111811/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар