"Татар тарихын" электрон рәвештә дә укып булачак

"Татар тарихы" хезмәтенең иң соңгы булып җиде томның дүртенче һәм бишенче томнары дөнья күрде. Дүртенче томда Алтын Урда таркалганнан соң аның җирлегендә барлыкка килгән төрки-татар дәүләтләре турында сүз бара. Бишенче томнан татарларның Русиягә буйсындырылганнан соң тарихы башлана.
PDF форматында бушлай укып була
Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институтында узган тәкъдим итү чарасына 80ләп кеше килгән иде. Араларында – галимнәр, студентлар, журналистлар. Әйтергә кирәк, телевидение хезмәткәрләре вакыйгага битараф калды, бары тик “Казан” телеканалының төшерү төркеме генә килгән иде.
“Татар тарихы” энциклопедиясе проектын җитәкләүче Рафаил Хәкимов хезмәтне язуда катнашкан 200 галим үзенә күрә бер такымга әйләнде дип белдерде:
– Томнар язылган еллар дәвамында Татарстан, Русия һәм чит илләрдә эшләүче тарихчылардан тулы бер коллектив барлыкка килде. Алар башлап җибәргән күп кенә темалар бүген мөстәкыйль фәнни юнәлешләргә үсеп чыкты. Хәзер инде татар тарихын бу хезмәтне исәпкә алмыйча берничек тә бәһаләү мөмкин булмаячак.
Хәкимов, шулай ук, дүртенче һәм бишенче томнарның ни өчен азактан гына чыгуын аңлатты:
– Алтынчы һәм җиденче томнарны язу җиңелрәк булды. Дүртенче томда татар ханлыклары турында сүз бара, бишенче том Русия империясе чорын тасвирлый – бу тарихи эпоханы өйрәнү, күрәмсең, авыррак булгандыр.
Галим сүзләренчә, өченче том нигезендә яңа китап та әзерләнә. Ул Алтын Урданың дөнья тарихында тоткан урынына багышланачак һәм инглиз һәм урыс телләрендә бастырылачак. Ягъни, “Татар тарихы” – катып калган хезмәт түгел: ул башка фәнни хезмәтләргә дә юл бирүче зур энциклопедия.
Җидетомлыкның кайбер томнарын сатуда табуы шактый кыен. Шуны исәптә тотыпмы, Тарих институтының сәхифәсендә барлык томнарны да PDF форматында бушлай күчереп алу мөмкинлеге булдырылган. Ә бит сентябрь азагында гына Тарих институтында хезмәтнең электрон варианты булмаячак дип хәбәр иткәннәр иде – янәсе, авторлар бик күп, ә авторлык хокукларын сакларга кирәк.
Ноябрь аенда исә бөтен томнарны да Android системын кулланучылар укый алачак. iOS (Apple) кулланучылары өчен дә мондый мөмкинлек тудыру турында уйлыйлар – төгәл вакытын Рафаил Хәкимов әлегә хәбәр итә алмады.
"Татар крестьяны мескен булмаган"
Тәкъдим итү мәҗлесен ачып җибәргән Рафаил Хәкимовтан соң сүз ни өчендер Русия Дәүләт думасы депутаты Фатыйх Сибагатуллинга бирелде. Ул да урысча сөйләде һәм җиденче томга дәгъваларын белдерде:
– Рафаил Шәйдуллин дигән галимегез татар крестьяннары мескен булган дип яза. Янәсе, алар кыерсытуларга түзә алмыйча инкыйлабта катнашкан. Шушы тузга язмаган революцияне акларга кирәк, имеш. Әмма татар крестьяннары мескен булмаган! 1906 елда патшаның аграр сәнәгатьне реформалаштыру турындагы указыннан соң урыслар да, чуашлар да авылларыннан чыгып китә, ә татар беркая да китми. Авылына ябышып ята ул. Шунда ятса да, безнең халыкта һөнәрчелек чәчәк ата. Кырдагы эшләреннән тыш һәрбер татар нинди дә булса кәсеп белән шөгыльләнгән. Әйтик, минем бабалар тегү теккән. Тукымасын да үзләре алган, формасын да үзләре туры китергән. Күрше авылда чыпта сукканнар. Ә бит чыпта сугып бик зур акчалар эшләгәннәр. Авылда исә ул чорда акча бөтенләй булмаган.
Бу мизгелдә залда утырган Хатыйп Миңнегулов “Фатыйх әфәнде матур сөйли, әмма башкалар да бар бит” дип бүлдереп куйды. Сибагатуллин сүзен тәмамларга мәҗбүр булды:
– Столыпин булмаган булса, Русиядә бернинди инкыйлаб та булмас иде – мин әле моны исбатлармын. Николай IIнең иң зур хатасы шул була: ул Столыпинны премьер-министр итеп тә, эчке эшләр министры итеп тә билгеләп куя. Аңа кадәр булган министрлар 200 елда 2,5 мең кеше аскан булса, Столыпин 5 елда 6 мең кеше аса. Үтә дә милләтче иде ул, татарны яратмаган ул, - дигән сүзләр белән Фатыйх Сибагатуллин тәңречелек турында язылган китаплары турында әйтеп куйды да урынына утырды. Марат Лотфуллин бу вакытта залдан “революция чорын яңадан язарга кирәк – монысы дөрес” диде.
“Безнең белән исәпләшмичә беркем дә эш итәргә җөрьәт итмәс”
Шуннан соң сүз Татарстан фәннәр академиясе академигы Наил Вәлиевкә бирелде. Ул Рафаил Хәкимов һәм аның белән бергә эшләгән галимнәргә дан укыды, ә менә Тел, әдәбият һәм сәнгать институты эшчәнлеген тәнкыйть утына тотты:
– Мәрҗани исемендәге Тарих институты бүген Татарстандагы һуманитар мохитне формалаштыра, кайнап тора. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да шулай кайнап торса иде ул! Әлегә исә Тарих институты гына халкыбызның дөньяга карашын билгели. Хәзер инде безнең белән исәпләшмичә беркем дә эш итәргә җөрьәт итмәс. Рафаил Хәкимов – уңайсыз, әмма бик тә сәләтле кеше. Аның урынбасарлары – Татарстан интеллигенциясенең, фәнебезнең каймагы. “Татар тарихы” җидетомлыгы – халкыбызга һәйкәл ул. Хәзер бөтен нәрсә шушы хезмәт нигезендә язылачак.
1552 ел вакыйгалары төрлечә бәяләнә
Алга таба сүз дүртенче һәм бишенче томнарның фәнни мөхәррирләренә бирелде. Беренче булып Миркасыйм Госманов исемендәге Алтын Урда тарихын өйрәнү үзәге җитәкчесе Илнур Миргалиев чыгыш ясады. Ул дүртенче том өчен җаваплы булган:
– Тарихта беренче тапкыр без барлык татар ханлыкларын бер китапта тупладык. Моны эшләү җиңел булмады, чөнки татар ханлыклары турында мәгълүмат гаять аз. Иң зур казанышларыбызның берсе – татар ханлыкларының харитасын ясадык. Ә урта гасырларда татарлар кайда гына яшәмәгән. Безнең халык Уралда да, Түбән Иделдә дә, Мәскәү дәүләте территориясендә дә гомер иткән. Бу хезмәт халкыбызның сәяси тарихын күрсәтә.
Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев иң соңгысы булып басылып чыккан бишенче том өчен җаваплы булган:
– Бишенче том колачлаган чорга мөнәсәбәт төрле. Безгә бик катлаулы сорауга җавап эзләргә туры килде: татарлар өчен Русия составына керү нәрсә ул? Бер яктан, коточкыч зур фаҗига, ә икенче яктан, татар тормышында яңа күренешләр башланган бит. Димәк, бер яктан – трагедия, икенче яктан – яңарыш. Без бөтен карашларга да ачык булдык. Аеруча Русия төбәкләрендә эшләүче тарихчыларның фикерләренә колак салдык. Татар беркайчан да ниндидер бикле, ябык җирлектә яшәмәгән бит. Безнең хезмәттә татар тарихы Русия һәм Евразия тарихының бер өлеше буларак күрсәтелә.
“Татар тарихы” җидетомлыгы Татарстан тарихчыларында стратегик проект буларак бәяләнә. Томнарның эчтәлеге белән http://www.azatliq.org/content/article/27277252.html танышырга мөмкин.
сылтама: http://www.azatliq.org/content/article/27329605.html
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
-
Ике яклы хыянәт (хикәя)
-
Киткәннәрне нигә туктатырга? Гөлнара, матур төшләр күреп, татлы йокыга талган иде... Менә ул Камышлыкүл болынында яланаяк йөгереп йөри. Бу аның кыз чагы икән бит.
-
"Син безгә кыз килеш килмәдең..." Минем икенче балам ашыгыбрак – алты ай ярымнан ук туды. Нигә болай иртәләгәндер, андый сәбәп тә юк к
-
Бүләк Уфада яшәп иҗат итүче язучы Дилә Булгакова хикәяләрендә нечкә хис, драматик лиризм өстенлек итә, геройның иң тирән күңел кичерешләре ачыла. Укучылар аның шигырьләрен, нәсерләрен, балалар өчен язылган әкиятләрен дә яратып кабул итә. Ә аның шигырьләренә язылган «Кыр казлары», «Сагынам», «Үпкәләмә» кебек җырлары халык арасында бик популяр.
-
14 апрель 2021 - 17:10Без имениТиеш булмагач,нигэ тормыш корырга?Болай да урод гаилэлэр белэн донья тулган,э монда жыен сантыйлар сузе сойлисез,хэер,сантыйлар сузе тугел бу.Ирекле ,свободное отношение белэн яшэуче кеше язган моны.Иллэ дэ дэ шэп шунысы:ир дэ,хатын да телэсэ кайда этлэнеп йореп кайта да,узенчэ яши.Кем ашарга тели шул пешерэ,кемгэ акча кирэк шул эшлэп таба,кем чиста кием киясе килэ,шул узенекен юа.Э балалар уртак,аларны кем карарга,ашатырга,юарга,тэрбиялэргэ тиеш? Ир синен белэн яшэргэ телэми икэн,олаксын.Доньяда рэтле ирлэр дэ житэрлек.Әгәр ир китсә...
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.