"Печән базары" фестивале узачак

7 августта Иске Татар бистәсендә заманча форматлы Печән базары узачак

Чарада 60тан артык дизайнер катнашачак, 10 мәйданчык эшләячәк

7 август көнне Казанның Иске Татар бистәсендә "Печән базары" фестивале узачак. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына биргән интервьюсында Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин хәбәр итте. 

Тәбрис Яруллин Печән базарының Казан шәһәренең үзенчәлекле бренды булуын искәртеп үтте. “Дүрт ел элек, Габдулла Тукайның вафатына 100 ел булганда, Казанның актив яшләре белән җыелышып, бу көнне ничек уздырып булыр икән дип, фикер алыштык. Хәтер көне нинди форматта булырга тиеш? Тукайны күз алдына китергәндә, Печән базары да күз алдына килә. Шуннан чыгып, без ул чордагы Печән базарын яңадан торгызып, аны заманча форматта эшләргә кирәк дигән фикергә килдек. Бу безнең принцип: барлык актуаль форматларны “татарлаштырырга” тырышабыз. Татарларга хас булган нәрсәләрне яңартылган форматта тәкъдим итәбез", - дип сөйләде агентлык әңгәмәдәше.

Тәбрис Яруллин, чараның тарихы турында сөйләгәндә, аның беренче елда апрель башында узганлыгын, Печән базарына бик күп яшьләрнең чыгуын, аларның үз көчлере белән төрле тәм-томнар, милли ризыклар әзерләп сатуын искә төшерде. "Печән базарында үз эшләнмәләрен сатарга унга якын кул остасы чыккан иде. Моннан тыш, китаплар сатылды, “ирекле” микрофон куелды, төрле флеш-моблар оештырылды.  Икенче тапкыр оештырганда, чара куәтләнде, Иске шәһәр префектурасы ярдәме белән тагын да үсте һәм фестиваль буларак тәкъдим ителде", - диде әңгәмәдәш. Былтыргы чараның ни дәрәҗәдә колачлы булуын күзалларга мөмкинлек булсын дип, Тәбрис Яруллин мисал китерде: "Узган ел 1200 өчпочмак, 12 пар читек саткан идек. Чарада хәтта Америка татарлары да бар иде". 

Казанның "Иске шәһәр" территориясе префекты Марат Усманов Иске Татар бистәсендә оештырылучы "Печән базары"ның әһәмияте турында сөйләде: “Турист, казанлы, кунак булсынмы ул, без аларга татар мохитенә кереп китәргә мөмкинлек бирәбез. Бөтен кызыгы, мәгънәсе шул чордагы көнчыгыш базарына кереп китү. Безгә әлеге чараның рухи ягын күрсәтү мөһим. Монда ниндидер керем алырга дигән максат куелмый. Узган елны әлеге чарада 5 меңнән артык кеше катнашты. Су спорты төрләре буенча Дөнья чемпионатына килгән бик күп чит ил кешеләре Печән базарында кызыксынып йөрделәр. Хәзер бит шәһәрнең архитектурасы белән генә кызыктырып булмый, һәр туристка ниндидер истәлек алып китү өчен шундый интерактив мәйданга эләгү кирәк”, - диде ул.

Быелгы "Печән базарында" Казан, Мәскәү, Чиләбе, Төмән, Перьм дизайнерлары татар милли үзенчәлекле продукцияләрен тәкъдим итәчәкләр. Алар арасында - төрле сәнгать эшләнмәләре, сувенирлар, шамаилләр, стильләштерелгән татар киемнәре булачак, шулай ук әдәби китаплар, хәтта сирәк очраучы китапларны сатып алу мөмкин булачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Оештыручыларның Печән базарында кунак булырга теләүчеләргә бер шартлары бар -  бирегә килүче һәркем, милли үзенчәлекне күрсәтү максатыннан, киеменә, стиленә татар элементы кертергә тиеш (мәсәлән, калфак, читек, камзул киеп килергә, я милли бизәнү әйберсен тагарга һ.б). Оештыручылар милли киемнән булган һәркемгә бүләк вәгъдә итә.

“Печән базары” кысаларында Әдәбият паркы да оештырылачак. Әлеге мәйданда китап киштәләре, йомшак утыргычлар урнаштырылачак. Шунда ук әдәби квест, яңа китапларны тәкдим итү, шигырь сөйләү, ирекле микрофон да булыр дип көтелә. Кабан күле буенда буккроссинг өчен “Укы” сүзе рәвешендә китап стеллаж урнаштырылачак, диде Тәбрис Яруллин.

Печән базарында “Сабыйлар” балалар үзәге тарафыннан оештырылган балалар мәйданчыгы да эшләячәк. Моннан тыш, теләүчеләр Тукай әкиятләре буенча төзелгән тарихи квестта, викторинада катнаша, интерактив әкият тыңлый алачак. Мастер-класслар, ди-джейлар чыгышы, Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия оештырылачак.

Тәмле мәйданда “Түбәтәй” татар фастфуд челтәре, “Татар чәе” маркасы, борыңгы рецептлар буенча әзерләнгән ризыклар да тәкъдим ителәчәк. 

Чара көн дәвамында барачак.

http://tat.tatar-inform.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2196
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5958
    2
    86
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан