Логотип
Яңалыклар

"Эсперанто телен дә, русча да беләм, ләкин туган телемне алыштырмас идем"

Әгәр дөньяда бер генә тел булса, бөтен халыклар да шул телдә аралашса, ничек булыр иде икән? КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында узган түгәрәк өстәлдә менә шундый сорау куелды.

Бу сорауның нәкъ менә шушы көннәргә туры килүе очраклылык түгел. 21 февраль көнне Халыкара туган тел көне билгеләп үтелде. Шул уңайдан КФУда төрле чаралар оештырылган иде. Шуларның берсе - "Минем телем - минем байлыгым" дип аталганы Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында уздырылды да инде.

Рус телендә узган түгәрәк өстәлгә чит ил студентлары һәм магистрлары чакырылды. Алар барысы да рус телен өйрәнә. Телне белү дәрәҗәләре дә төрле: кемдер инде шактый шомарган, ә кемдер әле беренче адымнарын гына ясап килә. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: очрашуның гади дәрес кебек түгел, аралашу клубы форматында үтүе студентларга ошады. Дәрестә күпчелек очракта ирекле рәвештә аралашып утырып булмый бит, ә бу очрашуда катгый кысалар булмады, һәркем үз фикерен белдерә алды. Түгәрәк өстәлне оештыручы, рус телен чит тел буларак өйрәнү кафедрасы доценты Лада Москалева сүзләренчә, мондый утырыш ел саен уздырыла. "Монда КФУ студентлары, Европа илләре, Африка, Кытай вәкилләре, Кытай консуллыгы әгъзалары катнаша. Без төрле телләр турында сөйләшәбез", - дип аңлатып үтте ул.



"Әгәр дөньяда бер генә тел булса..." дигән сорау куелгач, очрашуда катнашучылар төрле фикерләр белдерде. "Тормыш итү, аралашу күпкә җиңелрәк булыр иде. Ләкин монда шушылай төрле милләтләр җыелып, аралашып утыра алмас идек", - диде Африкадан килеп рус телен үзләштерүче Муса. Аның бу фикерен алман егете Карл да куәтләде. "Һәр кешенең үз теле булырга тиеш. Тел әле ул милләт күрсәткече дә. Бер генә тел булса бер генә мәдәният булыр иде. Ә күп төрле милләтләр үзе кызык бит", - дип аңлатып китте ул.

Түгәрәк өстәлне алып баручы Лада Москалева эсперанто теле турында да сүз кузгатты. Бу тел юкка чыккан телләр исемлегенә керсә дә, бүген дә өйрәнелә. Бүген дөньяда 100 мең кеше эсперанто телендә сөйләшә дип санала. Шундыйларның берсе очрашу узган аудиториядә үк булып чыкты. Алман егете Карл эсперанто телен өйрәнгән икән, сөйләшеп тә күрсәтте. "Бик гади тел, әлифбасында 28 генә хәреф, грамматикасында 16 гына кагыйдә", - дип аңлатып китте ул. Шулай да, туган телен онытып, эсперантода гына сөйләшүгә күчәргә теләмәвен әйтте. "Минем туган телем бар, бар яратып өйрәнгән башка телләр. Туган телемне онытырга да, алыштырырга да теләмим. Ул - минем байлыгым", - дип билгеләп үтте Карл.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    эгэрдэ доньяда бергенэ тел калса, шулук чакта, ян,а теллэр уйлаб чыгаралар (с)

    Хәзер укыйлар