"Ак калфак"лылар җыены

13 апрельдә V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыены булып узды.
Форумны оештыручылар 13 апрель көнне иртәнге сәгать 8 дән төрле илләрдән, төбәкләрдән килгән 360 тан артык катнашучыны теркәп, кунакханәләргә урнаштырдылар. Төшке ашны соң ТРның төрле районнарына бару каралган иде. Делегатлар дүрт төркемгә бүленеп Арча, Биектау, Балтач һәм Яшел Үзән районнарына юнәлделәр. Алар анда “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмаларының эшчәнлеге, халыкның яшәеше, тормыш көнкүреше белән һәм “Бишек туе”ның үткәрү тәртибе белән таныштылар. Үзешчән сәнгать осталары, балалар чыгышларын карадылар, мастер классларда катнаштылар.14 апрельдә иртән делегатларыбыз К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына юл тоттылар. Анда кул осталарыбызның: “Кулъяулыгым – вәгъдә бүләгем”, “Ак калфакның табылган чагы”, “Мизгелләрдә – татар хатын-кызы” дип исемләнгән күргәзмәләре оештырылган иде.
Сәгать 10.00 пленар утырыш башланып китте. Чыгыш ясаучы асыл затларыбыз арасында Швециядән - Әнүзә Гыйндулла кызы Зеттерлунд, Пермьнән – Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова, Оренбургтан – Альбина Фаил кызы Әпсәләмова, Новосибирскийдан – Рәшидә Камил кызы Хәмзина, Төмән өлкәсеннән – Әлфия Тәлгать кызы Кәбирова, Самарадан – Илһамия Сәгыйть кызы Кәримовалар бар иде. Мәскәү шәһәреннән килгән кунагыбыз Наилә Әсгать кызы Фатехова чыгышын Нәзифә Каримова сүзләренә язган “Без уяндык” җыры белән башлап җибәрүе аеруча матур күренеш булды. Казаннан, Уфадан, Актаныштан килгән кунакларыбызның да чыгышлары көчле алкышларга күмелде.
Пленар утырыш зур уңышлар казанучы хатын-кызларыбызны котлау, мактаулы исемнәр, рәхмәт хатлары, медальләр бирү белән тәмамланды.
Төшке аштан соң мәркәзебез кунаклары Казан Ратушасының Колонналар залына юл тотты. Анда да кунакларыбыз өчен бик зур программа әзерләнгән иде. Ишекне ачып керүгә кул эшләре күргәзмәсе каршы алды аларны. Нәрсә генә юк анда: калфагы да, яулыгы да, букчасы да, читеге дә һ.б., һ.б. Барысы да күз явын алырлык, милли, чигелгән! Җаның ни тели бар да бар, сатып алырга да була!
Ратушаның Колонналар залында кунакларыбыз өчен әзерләнгән татар халкының милли бәйрәмнәреннән күренешләр, бишек җырлары, җыр-бию профессиональ артистлар һәм һәвәскәрләр белән бергә үрелеп барды. Римма Ибраһимованың “Бишек җыры”на барлык делегатлар да кушылып җырлады. Аеруча “Мирас” балалар бию ансамбле күңелгә ятышлы булды. Алар зур осталык белән “Самара татарлары” һәм “Әстерхан татарлары” биюләрен башкардылар. К.Тинчурин театры артистларының “Сүнгән йолдызлар” спектакленнән “Яшьләр уенын” күрсәтүләре бәйрәмне тагын да җанландырып җибәрде!
“Калфак туе” дип исемләнгән татар милли киемнәрен тәкъдим итүче дизайнерларның бәйгесе дә зур дәрәҗәдә зәвыкъ белән, уйланылып эшләнгән иде. Модельләрен татар җырлары, халкыбызның яраткан җырчыларына – Фердинанд Сәләховка, “Болгар кызлары” төркеменә, “Артур – Марат” дуэтына кушылып күрсәттеләр.
Нурия Зарипованың “Тамырларга тартылу”, “Никах күлмәкләре” коллекциясе, Хамадиева Рәмзиянең “ Яшүсмерләр өчен тегелгән кием коллекциясе, Золфия Молекованың “Шәл бәйләдем” һәм “Гүзәл туганнар”, Гөлнаритта Камалованың “Яз чәчәкләре”, Галина Вәлиуллинаның “Милли киемнәр”, Айгөл Сөнгатуллинаның “Туган як” һ.б. яшь, талантлы кызларыбызның коллекцияләре зур бәяләнде. Аларга мактау грамоталары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ратушада делегатларыбыз рәхәтләнеп ял итте: кушылып җырлады, дәртләнеп биеде, үзенә кирәкле мәгълүматне җыйды!
18.30 да кунакларыбыз кабат К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына юнәлделәр. Анда А.Гыйләҗевның “Ефәк баулы былбыл кош” исемле искиткеч тамаша көтә иде аларны.
15 апрель иртәсендә иртәнге аштан соң V Бөтендөнья татар хатын-кызлары җыенында катнашучы асыл затларыбыз зур багаж туплап туган якларына, яшәгән төбәкләренә юл тоттылыр! Хәерле юл аларга, уңышлар! Киләсе очрашуларга кадәр!!!
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Гомернең ике яры Бездә бүген – дебют! Гөлнур Сафиуллинаның дебюты! Ниһаять!.. Аның хикәяләр яза башлавын бик көткән идек без. Хәер, Гөлнурның журналист язмалары ук чын хикәя итеп кабул ителә: йә елмаеп, йә күз яшьләрен тыярга тырышып укыйсың... Ә геройлары үзенә охшаган: тыйнак, акыллы, сизгер күңелле, серле... Кечкенә генә бер сүзе, карашы, хәрәкәте белән дөньяларны үзгәртә, гап-гади тормышны ямьгә төрә белгән... Менә шулай! Хикәяләрендә – фәлсәфә, хисләр, сизгер хатын-кыз йөрәге, тагын әллә ниләр – кыскасы, өр-яңа халәт!
-
Карындашым – көндәшем Язын чәчәк аткан алмагачның чәчәкләре ап-ак, бик матур. Ләкин нигә соң алмаларының тәме бертөрле түгел? Берсе баллы, ә икенчесе, карар күзгә матур булса да, эчендә – корт.
Соңгы комментарийлар
-
1 март 2021 - 23:59Без имениШаккаттым! Ничек инде, шулай яратышып, башкага чыгып була? Аның да яратуын белә торып? Андый ярату бар кешегә дә килми бит әле ул! Кем нәрсә әйтмәс... Сине яраткан кешегә чыгарга була, узеңнең куңелеңдә башка берәу булмаса. АнҖиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 21:30Без имениЭзме купме гомер калган, хоть шуны бергэ яшэсэлэр иде. Кемнэн куркасы? Безнен халык торле исэрлек ясый да, шул интегуне героизм итеп, кеше ни эйтер дип, хаман шул юлын дэвам итэ. Кинэштэн генэ дэ тормый. Мало ли кто что скажет, бэлки, теге жингиме, кемме апа да очраклы гына эйтеп куйган суз булгандыр ул чибэрлэр турында? Кешенен бит уз башы да бар, кинэш биргэн кеше гаепле тугел монда. Но шунысы ин кызганычы: хаман очрашмый, курешми яши бу хатын яраткан кешесе белэн, мэнге яшэргэ жыенган, диярсен. Элеге вакытта ул интегу нигэ, анламыйм.Җиңгәм: «Чибәр ирләр уртак булалар», – диде...
-
1 март 2021 - 17:44Без имениСез узегезне бик дорес тотасыз. Но мондый галэмэткэ чик куярга или башка отделга кучэргэ. Бары шул гына.Ирләр коллективында хатын-кызга кыенмы?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.