«PROнаука»: мобильник нурланышы, судагы бөҗәкләр һәм...

фото: kpfu.ru
Мәгълүм булганча, күптән түгел Казанда «PROнаука» проекты башланды. Аның кысаларында төрле чаралар, акцияләр уздырыла. Мәсәлән, «Төн» операциясе вакытында казанлылар фәнгә таба бер адым атлый. Вуз галимнәре гади халыкны фән белән таныштыру, белмәгән серләрне ачу максатын куя. 20 июль көнне «УНИКС» каршына табигать фәннәрен яратучылар җыелды.
Быелгы җәйдә Казан федераль университетының яңа проекты фән белән кызыксынган тамашачыларны инде ике тапкыр җыйган иде. Аның чираттагысында биология һәм экология фәненә, медицинага битараф булмаучылар кызыксынган сорауларына җавап тапты.
– Казан федераль университеты безне гаҗәпләндерүеннән туктамый. Вуз белән бергә без шактый проектлар тормышка ашырабыз. Шуларның өр-яңаларының берсе – Бишбалта буасының экореабилитациясе. Калган проектларның киләсе алда дәвам итәчәге дә юкка түгел, чөнки 2017 ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителде. Мондый гамәли мисаллар кемгәдер ниндидер тәҗрибә ясарга, кемгәдер карарлар кабул итәргә этәрә, – ди Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
- Маркасы, элемтә операторына бәйле рәвештә төрле телефоннар төрлечә нурланыш бирә, – дип башлады сүзен гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов. – Гади кеше өчен нурланыш нормативы 1 квадрат сантиметрга 10 микроВаттны (ягъни 10 -6) тәшкил итсә, кулына кесә телефонын алган очракта, бу сан ун тапкырга артып, 100 микроВаттка әйләнә. Чөнки бу саннарның күләме аз булганда, яхшы элемтә белән тәэмин итеп булмый. Заманча телефоннарның нурланыш дәрәҗәсе азрак, алар куркынычсызрак. Ләкин шулай булса да, телефон ничек кенә заманча булмасын, әгәр сез элемтә вышкасыннан (бирегә Wi-fi роутерлар да керә) 50 километр якынлыкта торсагыз, барыбер нурланыштан саклана алмыйсыз дигән сүз.
Хәер, үз телефонындагы нурланышны һәр кеше белә ала. Моның өчен бары тик телефонның паспортын гына карау кирәк. Микродулкынлы мичтә без куйган ризык җылынса, телефон нурланышы да нәкъ шулай тәэсир итә: кеше күзәнәкләре үлә. Әгәр нурланыш 100 микроВаттан арта икән, бу очракта күзәнәкләр пешә (свариваться) башлый.
Безгә, кәрәзле телефоннан башка тормышны күз алдына китерә алмаган замана кешеләренә, үзебезне бераз ничек сакларга соң?
Саклануның бер чарасы – телефон номерын җыйгач, кешегә шалтыратканда, кулдагы телефонны алга сузарга кирәк. Нурланыш автоматик көйләү җайланмасы кабынгач кына, ягъни гудоклар бара башлагач, нурланыш дәрәҗәсе кими. Шул вакытта гына телефонны колак янына китерергә мөмкин.
- Без коена торган суда бик күп микроскопик организм бар. Бу җәнлекләр, без суда йөзгән вакытта, тирәбездә йөзеп йөри, авызга су кергән вакытта аларны кабып та йотабыз. Монда куркыныч юк, менә, күрәсезме, суда черки личинкасы йөзә, – дип төртеп күрсәтә экранга КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Олег Никитин. – Бер литр суда берничә мең тере организм яши. Алар арасында бүген без күргән черки личинкалары белән бергә кысласыманнар, төрле бөҗәкләр, суалчаннар һәм әллә никадәр башка җанварлар бар.
Теге яки бу пляжны япканда, суның химик составы һәм микробиологик ягын тикшерелә. Су коенырга ярамаган күп кенә пляжлар микробиологик күрсәткечләр аркасында (мисал өчен, эчәк таякчыгы табылгач) ябыла. КФУ студентлары Казан сулыкларының торышын да тикшергән. Иң чистасы дип Изумрудное һәм Глубокое күлләрен тапканнар.
Чынлыкта, гади кеше күзенә күренмәгән җанварларга караганда микроскоп аша күренгән таякчыклар – зәңгәрсу-яшел суүсемнәр бик куркыныч. Алар токсиннар бүлеп чыгара. Бу суүсемнәрне контрольдә дә тотып булмый әле, җитмәсә. Татарстанда судагы бу төр үсемлекләрнең күрсәткечләре 10-20 тапкырга арткан очраклар бар. Ә суүсемнәр чәчәк аткан вакытта, гомумән, суда коенырга ярамый. Алар тәнне ялкынсытудан бигрәк, бавыр, нерв системасына агу бүлеп чыгара. Мондый сулыкларда су коену гына түгел, балык тотарга да куркыныч: андагы балык үзенә бөтен агуны җыя. Олег Никитин әйтүенчә, Казансуда тоткан балыкны ашарга бөтенләй ярамый, су коену турында әйтәсе дә түгел. Алар составында авыр металл, нефть продуктлары бар.
Медицина юнәлешенә әйләнеп кайтсак, чыннан да, фән төне вакытында тамашачылар виртуаль хастаханәдә дә була алды. 400 квадрат метрлы бинада эндоскопия кабинетлары, операция бүлегенең виртуаль кабинетлары, бала тудыру бүлеге, балалар реанимациясе дә бар иде. Болар барысы да булачак табибларны әзерләүдә кулланыла.
– 200 ел элек монда медицина белгечләрен әзерләү башланган иде. Ләкин бер вакытка бу юнәлеш туктатылып торды. Хәзер исә Университет базасында федераль клиника булдырылган, мондыйларның саны Россиядә бармак белән генә санарлык, – республиканың Сәламәтлек саклау министрынең беренче урынбасары Сергей Осипов.
Гомумән алганда, белем төнендә 12 төрле лекциягә барып, үз сәламәтлегеңә кагылышлы сорауларга да җавап табып булды.
http://intertat.ru/
Мәгълүм булганча, күптән түгел Казанда «PROнаука» проекты башланды. Аның кысаларында төрле чаралар, акцияләр уздырыла. Мәсәлән, «Төн» операциясе вакытында казанлылар фәнгә таба бер адым атлый. Вуз галимнәре гади халыкны фән белән таныштыру, белмәгән серләрне ачу максатын куя. 20 июль көнне «УНИКС» каршына табигать фәннәрен яратучылар җыелды.
Быелгы җәйдә Казан федераль университетының яңа проекты фән белән кызыксынган тамашачыларны инде ике тапкыр җыйган иде. Аның чираттагысында биология һәм экология фәненә, медицинага битараф булмаучылар кызыксынган сорауларына җавап тапты.
– Казан федераль университеты безне гаҗәпләндерүеннән туктамый. Вуз белән бергә без шактый проектлар тормышка ашырабыз. Шуларның өр-яңаларының берсе – Бишбалта буасының экореабилитациясе. Калган проектларның киләсе алда дәвам итәчәге дә юкка түгел, чөнки 2017 ел Россиядә Экология елы буларак игълан ителде. Мондый гамәли мисаллар кемгәдер ниндидер тәҗрибә ясарга, кемгәдер карарлар кабул итәргә этәрә, – ди Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Телефон нурланышыннан ничек сакланырга?
Чыннан да, без тормышта куллана торган, гади булып тоелган әйберләрнең кайвакыт ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңламыйбыз. Мисал өчен, кәрәзле телефонның куркыныч булуын колак аша гына уздырып җибәрәбез. Гәрчә, моңа күбрәк игътибар бирергә кирәк булса да. Кесә телефоннары нурланышына (излучение) багышланган мәйданчыкта исә барлык серләр дә ачылды. Биредә телефонның нурланышын махсус җайланма ярдәмендә тикшерәләр.- Маркасы, элемтә операторына бәйле рәвештә төрле телефоннар төрлечә нурланыш бирә, – дип башлады сүзен гамәли экология кафедрасы доценты Олег Бәдретдинов. – Гади кеше өчен нурланыш нормативы 1 квадрат сантиметрга 10 микроВаттны (ягъни 10 -6) тәшкил итсә, кулына кесә телефонын алган очракта, бу сан ун тапкырга артып, 100 микроВаттка әйләнә. Чөнки бу саннарның күләме аз булганда, яхшы элемтә белән тәэмин итеп булмый. Заманча телефоннарның нурланыш дәрәҗәсе азрак, алар куркынычсызрак. Ләкин шулай булса да, телефон ничек кенә заманча булмасын, әгәр сез элемтә вышкасыннан (бирегә Wi-fi роутерлар да керә) 50 километр якынлыкта торсагыз, барыбер нурланыштан саклана алмыйсыз дигән сүз.
Хәер, үз телефонындагы нурланышны һәр кеше белә ала. Моның өчен бары тик телефонның паспортын гына карау кирәк. Микродулкынлы мичтә без куйган ризык җылынса, телефон нурланышы да нәкъ шулай тәэсир итә: кеше күзәнәкләре үлә. Әгәр нурланыш 100 микроВаттан арта икән, бу очракта күзәнәкләр пешә (свариваться) башлый.
Безгә, кәрәзле телефоннан башка тормышны күз алдына китерә алмаган замана кешеләренә, үзебезне бераз ничек сакларга соң?
Саклануның бер чарасы – телефон номерын җыйгач, кешегә шалтыратканда, кулдагы телефонны алга сузарга кирәк. Нурланыш автоматик көйләү җайланмасы кабынгач кына, ягъни гудоклар бара башлагач, нурланыш дәрәҗәсе кими. Шул вакытта гына телефонны колак янына китерергә мөмкин.
Абау: безнең белән меңәрләгән җанвар коена!
Су коенганда, тирә-яктагы башка кешеләрдән кала, безнең белән бер кеше дә коенмый, дип күнеккәнбез. Ләкин бик каты ялгышабыз икән бит ләбаса. «Кем безнең белән коена?» дигән интерактив мәйданчыкта, Иделдән алынган суда яшәгән җанварларны микроскоп аша күрсәтеп, моны дәлилләп тә күрсәттеләр.- Без коена торган суда бик күп микроскопик организм бар. Бу җәнлекләр, без суда йөзгән вакытта, тирәбездә йөзеп йөри, авызга су кергән вакытта аларны кабып та йотабыз. Монда куркыныч юк, менә, күрәсезме, суда черки личинкасы йөзә, – дип төртеп күрсәтә экранга КФУның экология һәм табигатьтән файдалану институты доценты Олег Никитин. – Бер литр суда берничә мең тере организм яши. Алар арасында бүген без күргән черки личинкалары белән бергә кысласыманнар, төрле бөҗәкләр, суалчаннар һәм әллә никадәр башка җанварлар бар.
Теге яки бу пляжны япканда, суның химик составы һәм микробиологик ягын тикшерелә. Су коенырга ярамаган күп кенә пляжлар микробиологик күрсәткечләр аркасында (мисал өчен, эчәк таякчыгы табылгач) ябыла. КФУ студентлары Казан сулыкларының торышын да тикшергән. Иң чистасы дип Изумрудное һәм Глубокое күлләрен тапканнар.
Чынлыкта, гади кеше күзенә күренмәгән җанварларга караганда микроскоп аша күренгән таякчыклар – зәңгәрсу-яшел суүсемнәр бик куркыныч. Алар токсиннар бүлеп чыгара. Бу суүсемнәрне контрольдә дә тотып булмый әле, җитмәсә. Татарстанда судагы бу төр үсемлекләрнең күрсәткечләре 10-20 тапкырга арткан очраклар бар. Ә суүсемнәр чәчәк аткан вакытта, гомумән, суда коенырга ярамый. Алар тәнне ялкынсытудан бигрәк, бавыр, нерв системасына агу бүлеп чыгара. Мондый сулыкларда су коену гына түгел, балык тотарга да куркыныч: андагы балык үзенә бөтен агуны җыя. Олег Никитин әйтүенчә, Казансуда тоткан балыкны ашарга бөтенләй ярамый, су коену турында әйтәсе дә түгел. Алар составында авыр металл, нефть продуктлары бар.
Онда – бактерияләр, яшелчәдә – нитратлар...
Фән төнендә шулай ук өйдә сакланыла торган онның әчелек дәрәҗәсен дә тикшереп булды. Югары сортлы он өчен 3 градус әчелек дәрәҗәсе норма булып тора, ә әлеге күрсәткечләр 5-7 градуска җитсә, аның тәме үзгәрә башлый. Сатып алган онны өйдә озаграк тоткан саен анда микроблар үрчи башлый, ул күкси башлый. Онның әчелеген өйдә белеп булмый, ләкин чынлыкта сезгә нинди он сатканнарын белеп була. 50 грамм оннан камыр ясап, аның крахмалын су белән төшергәннән соң, клейковинасы кала. Ул күбрәк булган саен онның сорты да югарырак дигән сүз. Гадәттә, без кибет-базарларда сатыла торган яшелчә-җиләк-җимешләрнең составында нитрат барлыгын да биредә тикшереп булды.Медицина юнәлешенә әйләнеп кайтсак, чыннан да, фән төне вакытында тамашачылар виртуаль хастаханәдә дә була алды. 400 квадрат метрлы бинада эндоскопия кабинетлары, операция бүлегенең виртуаль кабинетлары, бала тудыру бүлеге, балалар реанимациясе дә бар иде. Болар барысы да булачак табибларны әзерләүдә кулланыла.
– 200 ел элек монда медицина белгечләрен әзерләү башланган иде. Ләкин бер вакытка бу юнәлеш туктатылып торды. Хәзер исә Университет базасында федераль клиника булдырылган, мондыйларның саны Россиядә бармак белән генә санарлык, – республиканың Сәламәтлек саклау министрынең беренче урынбасары Сергей Осипов.
Гомумән алганда, белем төнендә 12 төрле лекциягә барып, үз сәламәтлегеңә кагылышлы сорауларга да җавап табып булды.
http://intertat.ru/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5 Бер көнне иртән торып бәлеш пешерергә уйладым. Бәрәңге турадым, суган әрчедем, камыр бастым. Духовкада кургаш кәгазь астында ике сәгать ярым эчендә бәлешем изелеп пеште. Ләкин хуш исе урамга кадәр чыккан итле бәлешемне ашарга насыйп булмады.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 3 Рәфис белән 3 ел очрашып йөрсәк тә, мәхәббәтебез үбешүдән ары узмаган иде. Беренче зөфаф төнебезне мин куркып, дулкынланып көттем.
-
Исерек ир, усал кайнана белән гомерем узды 2 Рәфискә кияүгә чыгарга җыенуымны әнием ошатмады, ул мине кабаттан үгетләргә кереште: «Кызым, тагын бер тапкыр уйлап кара әле! Габдулла белән Сания авылда иң усал гаилә булып санала, Санияне тиккә генә «юха елан» дип йөртмиләр. Алай гынамы, бу гаиләдә эшнең бетәсе юк: 50 сутый бакчалары, абзарларында өч сыер, кырыкка якын сарык...
-
Ул миңа исәндер шикелле... Әнкәй! Килен булып төшкән беренче көнемнән үк шулай дип эндәштем мин аңа. Хәзерге киленнәр «әткәй-әнкәй» дими инде, «әти-әни» диләр. Миңа калса, «әнкәй» сүзе тагын да матуррак, җылырак кебек.
-
Юлда кем очрамас... Кичә яшүсмер кызым эштән кайтты да, «Әни, син хәзер мине ачуланачаксың», – ди. Сагайдым. Ачуланасымны алдан ук белеп торгач, нинди ярамаган эш эшләде икән?
Соңгы комментарийлар
-
10 август 2022 - 11:06Без имениТизрэк аерып алып кайтыгыз, тазалыгын, я ботенлэй узен бетерэ ул юньсезКияү кызыбызны кыйный?
-
10 август 2022 - 10:28Без имениДАУАМЫН КӨТӘРГӘ ҠАЛДЫ.Гомерем усал кайнана, исерек ир белән үтте 5
-
11 август 2022 - 13:57Без имениГүзәл, син үзең дә бик гади, булган кеше. Гаилә иминлеге, матур киләчәк Сезгә!«Иреңнең әнисен ярат!»
-
13 август 2022 - 17:26Без имениЗначит анарга кыйналып яшэве охшый,торсын кыйналып тогдаКияү кызыбызны кыйный?
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.