Логотип
Яңалыклар

Президент Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшырды

Бүген М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Туган тел көненә һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантана узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Татьяна Ларионова һәм башкалар катнашты.

Иң элек, быел татар мәдәнияте дөньясында иң абруйлы бүләк - Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең 53 нче тапкыр бирелүе турында игълан ителде, 1958 нче елда гамәлгә куелган Тукай премиясе тарихы турында мәгълүмат бирелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: «Бездә бүген өч зур бәйрәм – Туган тел көнен, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез һәм Тукай исемендәге премияләр тапшырабыз», - диде. Президент бүгенге кичәдә IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумына  килгән 600 гә якын хатын-кыз катнашуын билгеләп үтте. Р. Миңнеханов ассызыклаганча, гореф-гадәтләрне саклар өчен бик күп эшләргә, тырышырга кирәк. «Без һәммәбез дә телебезне, гореф-гадәтләрне саклауга үзебезнең өлешебезне кертергә тырышабыз. Киләчәктә дә телебез үсеше өчен көрәшербез дип ышанам», - диде республика башлыгы. Чыгышыннан соң Рөстәм Миңнеханов 2016 нчы елда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премияләренә лаек булган шәхесләрне бүләкләде, аларның һәммәсенә рәхмәтен җиткерде.

Дәүләт премияләре түбәндәге кешеләргә бирелде:

Нәҗип Фәйзрахман улы Исмәгыйлевка (Нәҗип Нәккаш) - Г.Тукай шигырьләрен файдаланып эшләнгән шамаил, ләүхә цикллары, Казанның «Ярдәм» һәм Түбән Каманың Шәңгәлче авылында урнашкан мәчет дизайннары өчен;

Газинур Васикъ улы Моратовка (Газинур Морат) «Кош хокукы: шигырьләр һәм поэмалар» китабы өчен;

«Болгар цивилизациясе. Меңьеллык юл» киң мәйдандагы сәнгати экспозиция инсталляциясе өчен түбәндәге авторлар кергән иҗат коллективына: Илья Николаевич Артамонов (проектлаучы рәссам), Александр Петрович Леухин (проектлаучы рәссам), Фәрит Рәшит улы Вәлиуллин (монументчы рәссам), Рәшит Садри улы Шиһабетдинов (монументчы рәссам), Игорь Васильевич Щетинин (монументчы рәссам), Айрат Габит улы Ситдыйков (Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры), Рамил Равил улы Хәйретдинов (Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм Көнчыгышны өйрәнү институты директоры), Дмитрий Геннадьевич Бугров (археолог, тарих фәннәре кандидаты).

Премия лауреатлары Рөстәм Миңнеханов белән әлеге тантанада истәлеккә күмәк фотога төште.

Алга таба Россия Федерациясе мәдәният министры Владимир Мединский котлавы укылды. Бәйрәм уңаеннан, Татарстанга Казакъстан, Башкортстан, Пермь, Ульяновск, Кырым һәм башка төбәкләрдән тәбрикнамәләр килеп ирешкән иде.

Тантаналы бәйрәмне Камал театры артистлары Илшат Әхмәдуллин, Илнур Закиров, Эмиль Талипов алып барды. Шулай ук, гадәттәгечә, ялкынлы чыгышлары белән сәхнәгә Илдус Әхмәтҗанов та берничә мәртәбә чыкты.

Тантана барышында Тукайның «Пар ат, «Бәйрәм бүген!» шигырьләренә җырлар яңгырады. Татар халкының моңлы сандугачы Филүс Каһиров «Тәфтиләү» җырын башкарды. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» әсәреннән өзек укылды һәм аның эчтәлеге буенча күренешләр сәхнәләштерелде. Сәхнәгә, шулай ук, Тукайның «Су анасы», «Шүрәле» поэмалары геройлары да чыкты.

Тукайның балаларны гыйлемле итеп күрергә теләве ассызыкланды. Моңа дәлил итеп, «Бәхетле бала» шигыре укылды.

Бәйрәм чарасында 7 кешелек «Сәйяр» беренче татар профессиональ театр труппасына да исемне Тукай бирүе билгеләп үтелде. «Зәңгәр шәл» спектакленнән, Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетыннан өзекләр күрсәтелде.

ТРның атказанган артисты Динә Гарипова Тукайның «Күңел» шигыренә үзе иҗат иткән җырын башкарды. Тантана зал белән аягүрә «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды.

http://tat.tatar-inform.ru/news/2016/04/26/120337/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар