Логотип
Яңалыклар

​Президент игенчеләр белән очраша

Һава шартларының уңай торуы бер көн эчендә 56 мең гектардан артык мәйданда ашлык суктырып алу мөмкинлеген бирә. Көннәр коры чагында игенчеләр дә җиз сызганып эшли, уңышны әрәм-шәрәм итмичә җыеп алырга ашыга.

Татарстан җитәкчелеге дә игеннәрнең торышы, авыл хезмәтчәннәренең эше белән таныша. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов басулардагы эш барышы белән танышуын Тәтеш, Буа, Чүпрәле районнарыннан башлады. Атна дәвамында Питрәч, Балык Бистәсе, Түбән Кама районнары авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлегенә күзәтү ясавы планлаштырыла. Шунысын да искәртергә кирәк: урып-җыю белән беррәттән, районнарда көзге чәчүгә дә әзерлек бара.


Эшләгәннәре – бәяләнә

Атна уртасына Татарстанда 2 миллион тоннадан артык ашлык суктырылды. Барлыгы 692,6 мең гектар мәйданнан ашлык җыеп алынган. 2015 ел белән чагыштырсак, узган ел бу вакытка авыл хуҗалыгы культуралары 352,7 мең гектарда суктырылган булган.

Урып-җыюда Татарстанның 12 районы әйдәп бара. Әтнә, Әлки, Нурлат, Алексеевск, Апас, Буа, Зәй, Кукмара, Саба, Чистай, Актаныш һәм Спас районнарында игеннәрнең яртысыннан артыгы җыелган. Августның беренче көннәренә ашлык суктыру буенча Буа (92,2 мең тонна), Сарман (79,3 мең тонна), Актаныш (78,8 мең тонна) һәм Зәй (78,5 мең тонна) районнары лидерлыкны саклый.

«Зәй» агрофирмасы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең тәҗрибә кырларында бу көннәрдә 50шәр центнер ашлык суктырып алганнар. Тәтеш муниципаль районының Сафиуллов крестьян-фермер хуҗалыгында көзге бодай уңышы гектарыннан – 55, «Зәй шикәре» агорфирмасының «Родина» бүлекчәсендә арпа уңышы 58 центнер тәшкил итә.

Республика районнарында ашлык суктыру һәм башка күрсәткечләр буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән алдынгы комбайнчыларны бүләкләү системасы күркәм гадәткә әверелде. Нурлат районында быел моңа беренче адым да ясадылар: комбайнчыларга акчалата премия тапшырылды.  “Нурлат сөте” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте комбайнчылары Рушан Сатдаров һәм Алексей Захаров бу бүләккә 1 мең тоннадан артык ашлык суктырып ирешкән. Кайбыч районында да әлеге традицияне онытмыйлар. Буа районы да урып-җыю кампаниясендә дилбегәне нык тота.

Марат Әхмәтов, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры:

– Буа районы – игенчелек тармагында әйдәп бара. Быел алар ашлыкның тулай җыемы буенча лидер булырга ышандыра. Биредә орлыкчылык юнәлешенә зур игътибар бирелә. Моңа кадәр транспорт кытлыгы проблемасы бар иде. Бу мәсьәләне шәхси транспорт ярдәмендә хәл иттеләр.


Россиядә иң яхшыларның берсе

Сер түгел, республика авыл хуҗалыгы тармагы – илебездә әйдәп баручылар рәтендә. Татарстан төп азык-төлек продуктлары белән үзен тулысынча тәэмин итәргә сәләтле. Авыл хуҗалыгы комплексы югары җитештерүчәнлеге һәм һаман үсештә булуы – авылга инвесторлар җәлеп итү, яңа технологияләрне кертү юнәлешендә алып барылган дәүләт сәясәте нәтиҗәсе.

2015 ел нәтиҗәләре буенча тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләме 214 миллиард сумга җиткән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан Краснодар крае, Ростов һәм Белгород өлкәләреннән генә калышып, Россиядә дүртенче урынны били. 109 миллиард сумлык терлекчелек продукциясе  җитештерү буенча Россия төбәкләре арасында икенче урында: бу юнәлештә Татарстан Белгород өлкәсеннән генә калыша.

Узган елгы нәтиҗәләр буенча Татарстан ил күләмендә сөт, ит җитештерү, бәрәңге җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән. Республикабызда дәүләт программалары, шул исәптән агросәнәгать комплексы техникасын яңарту, мелиорация тармагын үстерү, фермаларны һәм силос-сенаж чокырларын капиталь ремонтлау программалары тормышка ашырыла.

 2013 елдан бирле Казанда Россиядә иң эре Агросәнәгать паркы эшләп килә. Биредә җирле фермерлар үзләре үстергән, җитештергән азык-төлекне турыдан-туры халыкка сата ала. Киләчәктә, шундый максатларны күзаллап, Питрәч муниципаль районында “Агромир-Казан” логистика үзәге төзелә башлаячак. Мондый проектлары белән Татарстан Россия базарын үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итү җәһәтеннән үрнәк күрсәтә.

prav.tatarstan.ru

http://intertat.ru/tt

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар