«Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәте бүлекчәләре Татарстан районнарында ачыла башлады.

«Президент белән бергә»республика иҗтимагый хәрәкәте бүлекчәләре Татарстан районнарында ачыла башлады
Чаллыда «Президент белән бергә» Татарстан иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе ачылды. Шәһәр иҗтимагый оешмалары активистлары бу вакыйганы зур өмәгә чыгып билеләп үтте. Файдалы һәм игелекле эшләр башкару максаты белән берләшкән яшьләр һәм өлкән кешеләр шәһәрнең биш мәйданчыгын чүп-чардан арындырды.
Исегезгә төшерәбез, республика лидеры Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Әлеге программа буенча Чаллыга шәһәрнең 10 паркын, шул исәптән, «Гренада»ны төзекләндерү өчен 136 миллион сум акча каралган.
Шәһәр халкы Рөстәм Миңнеханов проектларына үз өлешен кертергә омтыла: «Гренада» паркындагы өмәгә 200 дән артык Чаллы кешесе килде. «Чиста шәһәр» экологик акциясенә яшьләр дә, Рафик Имайкин (ул «Президент белән бергә» хәрәкәтенең җирле бүлеге координаторы да) рәислек иткән ветераннар советы да кушылды. «Гренада» паркы шәһәрнең төрле буын вәкилләре өчен дә якын урын бит. Бүген биредә экстремаль спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрнең әти-әниләре 70 нче елларда паркның танцлар мәйданында һәм җәйге кинотеатрда ял иткән. Паркта хәзер спорт һәм ял өчен 14 мәйданчык булдырылган. Шактый зур бу территорияне акциядә катнашучылар 4 төркемгә бүленеп җыештырган.
– Шәһәребез – буыннардан мирас булып күчкән туган йортыбыз ул. Аның матур, чиста, уңайлы булуы үзебездән тора. Шәһәрдә яшәүче һәр кеше урамнан бер кәгазь кисәген генә күтәреп алса да, 500 мең чүп кәгазьдән арыначакбыз, – дип исәпли «Президент белән бергә» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Яр Чаллы шәһәре буенча координаторы Рафаэль Вәлиев.
– Май бәйрәмнәрендә шәһәр аеруча матур күренергә тиеш. Быел әле Җиңүнең 70 еллыгы да. Халык паркларда ял итәчәк, табигаькә чыгачак, – дип хуплый аны шәһәр советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр парламенты рәисе Андрей Сотников.
Агач ботаклары өчен әзерләнгән контейнер ярты сәгатьтә тулды да. Чүп-чарны аерым капларга җыйдылар. Экологик акциядә катнашучыларга чәй табыны оештырылган иде. Һәр иҗтимагый оешмага атналык эшләрне билгеләүче блокнотлар тапшырылды. Башкарма комитетның яшьләр эшләре идарәсе начальнигы Александр Литвяков паркны төзекләндерү кысаларында быел «Гренада»да ГТО нормаларын тапшыру буенча универсаль мәйданчык ачылачагын хәбәр итте. Анда 400 һәм 100 метрга йөгерү юллары, озынлыкка сикерү, граната ыргыту мәйданнары, электрон тир булачак. Проект 10 миллион сумга төшәчәк.
Исегезгә төшерәбез: «Президент белән бергә» республика хәрәкәте оешу турында «Без булдырабыз! Без бергә! Мы можем! Мы вместе!» Форумында игълан ителде.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.