«Президент белән бергә» акциясе дәвам итә

Казанның Ирек мәйданында Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры каршында «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары һәм Татарстан яшьләре Җиңүнең 70 еллыгына багышланган берьюлы берничә социаль-патриотик акция үткәрде.
Акция Рөстәм Миңнехановның бүген Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашуы кысаларында узды. Социаль-патриотик акцияләрне төп оештыручы - «Президент белән бергә» хәрәкәте активистлары. Чараларда Казан вузлары һәм ссузлары вәкилләре, яшьләр иҗтимагый оешмалары активистлары һәм Җиңү көненең нинди кыйммәткә ия булуын аңлаучылар - барлыгы меңнән артык егетләр һәм кызлар катнашты.
«Елдан-ел ветераннар кими. Әгәр узган ел бу чарада 800 дән артык ветеран һәм тыл хезмәтчәне катнашса, быел – 550», - дип сөйләде «Президент белән бергә» хәрәкәте активисты, «ТР Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы президенты Валентин Шихобалов.
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры каршында барлыгы алты социаль-патриотик акция үткәрелде. Мисалга, «Минем герой», «Яшь буыннан!», «Җиңү байрагы», «Безнең Җиңү». Бигрәк тә «Ветеранга хат» акциясе мөһим булды. Теләкләре булган кешеләр махсус стендтан теләсә нинди открытканы алып, ветеранга рәхмәт сүзләре белдереп, хат язып тартмага сала ала иде. Акцияне оештыручылар белдергәнчә, бу хатлар Татарстанда яшәүче ветераннарга җибәреләчәк. «Георгий тасмасы» акциясендә Җиңү символы өләшенде. Социаль-патриотик акциядә катнашучылар өчен «Созвездие-Йолдызлык» яшьләр фестивале лауреатлары концерт программасы белән чыгыш ясады.
«Рөстәм Миңнеханов һәрвакыт Бөек Ватан сугышында Җиңү истәлегенә һәм аның мөһим булуына зур игътибар бирә. Без барыбыз да тарихи гаделлекне саклау һәм җиңүче геройларга хөрмәтебезне белдерү өчен бирегә җыелдык», - дип ассызыклады Валентин Шихобалов.
Сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/05/07/109144/
Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
23 гыйнвар 2021 - 20:21Без имениБик дөрес киңәшләр, әзрәк, бер 30 ел элек укыган булсам, күпме ялгышлар ясалмаган булыр идеМенә бу 10 әйбер турында туганнарга сөйләргә кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:08Без имениЯлгышырсын ,эгэр ризалашсан.икегэ буленп яшэп булмый. ,...Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 21:26Без имениСина Ир табылыр э балага эни беренче урында.Син узенне Балан урынына куеп карада аннары уйларсын нишлэргэ икэнен.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
23 гыйнвар 2021 - 23:37Без имениСез ана кияргэ чыксагыз,бик бэхетсез булачаксыз,балагызны да бэхетсез итэсез.ашыкмагыз уз бэхетегезне табарсыз тик Анын белэн тугел.эти энисе нэрсэ эйтсэ шуны эшли торган ир, ир тугел.ялгыша курмэгез.Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.