«Почмак» түр вәгъдә итә

«ШӘҺӘР ЯШИ» дигән замана сәнгатенә ярдәм итү фонды Казанда кыю иҗатчылар өчен иҗади мәйдан булдырды. Тукай урамы белән Париж Коммунасы урамнары почмагында урнашкан, әмма адресы буенча Татарстан урамы, 20 нче йорт саналган йортның аулак кына бер почмагында ут өертеп эшләячәк бу театр хакында һәммәсен беренче чыганаклардан ишетү өчен җыелган газета һәм телевидение җурналистларына креатив театрны оештыручыларның берсе Диана Сәфәрова сөйләде.
Диана Сәфәрова исеме креатив яшьләргә шактый яхшы таныш. ГИТИС тәмамлаган бу кыз Чаллының «Мастеровые» театрында «Маугли» спектаклен куеп караган иде инде. Беренче коймагы төерсез килеп чыккан Диана Сәфәрова, хәзер инде «Зөя утрау-шәһәре» музее директоры Артем Силкин һәм «Шәһәр яши» фонды директоры Инна Яркова белән берлектә төрле экспериментлар өчен театраль мәйданны даими эшләтергә кирәк дигән фикергә килгәннәр.
«Почмак» – әйбәт исем бу экспериментлар театры өчен. Чөнки һәр яңалык, җәмгыять фикере белән йөз процентка тәңгәл килми торган яңалык, һичшиксез «почмаклы», төртелә торган була. Ихтимал, исем сайлаганда бинаның урнашкан урыны гына күздә тотылгандыр. Сынау мәйданчыгы булачак театрның һәр гамәле киләчәктә дә кинаяле мәгънәне эзләргә мәҗбүр итәчәк. Аңлашылса кирәк, театр алдан төзеп куелган репертуар нигезендә эшләмәячәк. Торгынлыктан туйган яшь талантлар кичтән: «Иртәгә нинди мөгез чыгарырга иеән?» – дип йокларга ятачаклар. «Почмак» кыю ниятләрен тормышка ашыру өчен «сәхнәле мәйдан» таба алмый йөдәп йөрүче яшьләр өчен хәзинә булачак.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Кар патшабикәсе Билгеләнгән вакытта кафеда иде инде кыз. Ишекне ачып керде дә, ярым буш залга күз йөртеп, үзенә кирәкле кешене эзләде. Гомерендә беренче күрүе булса да, ул аны әллә каян таныды. «Снежная королева!» – дигән уй сызылып үтте кабат. Ханбикәләрдәй затлы иде ханым.
-
Тапшырылмаган имтихан Без еш кына: «Күргәннәрдән китап язырлык, кино төшерерлек», – дибез. Беркемнең дә язмышы ал да гөл түгел. Тик кайберәүләр, аның кире якларын оста итеп яшерә,
-
Салават Илсөянең гомерен коткарып калган Җырчы Илсөя Бәдретдинова Салаватка: «Минем гомеремне коткарып калучым», – ди. Болай әйтүенең сәбәбе белән кызыксындык.
-
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!» Вәсилә Фәттахова арабыздан киткәнгә бүген 5 ел. «Әнисез 5 ел. (31.12.1979-26.01.2016)» дип язган бүген төнлә ире Илгиз үзенең инстаграмдагы битенә. Без яраткан җырчысыз калсак, ире Илгиз сөекле хатынсыз, балалары Кәрим белән Камилә әнисез калды. Вәсиләсез тормыш, җырчыга багышланган китап, тормыш турында уйнанулар Илгиз Әбдрәкыйпов белән әңгәмәдә.
Соңгы комментарийлар
-
25 февраль 2021 - 18:08Без имениУрыска кияъгщ чыкмаган инде ул , чыкса . ьщллщп тормас иде . Щнисе хат язган бит , алып кайтма авылга диеп . Димщк , рус егетенщ чыкмыйча , икенче берщъгщ , яратмаган кешесенщ чыккан кияъгщ дщ . Яратмаган кешесе булгач . улында яратмый инде , оныгында . Щ язылышы , чыннан да , килделе - киттеле . икенче тцрлерщк . матур итеп язарга була иде .Язмыш җиле
-
25 февраль 2021 - 05:31Без имениБик матур язылган. Нэжибэ апа шул. Э карт бик кызганыч. Ник балалары шулай михербансыз булган?!. Анлашылмый. Кузгэ яшьлэр килдеее.Тукталыш
-
24 февраль 2021 - 11:48Без имениХэзер шарлатаннар куп, элек настоящийлар булган«Фәрештәләр төшемдә дога өйрәтте»
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.