Логотип
Яңалыклар

Оренбург шәһәренең Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсенә 110 ел!

Шакир Мөхәммәдов, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Xөсәен Ямашев, Шәриф Камал, Муса Җәлил, булачак  артистка Фатыйма Камалова... Әлеге  шәхесләр төрле елларда Оренбургның Хөсәен Ямашев исемендәге китапханәсенең укучылары яки хезмәткәрләре була. Бу китапханә – бүгенге көндә дә өлкәнең татар утравы. Әдәби-музыкаль кичәләр, татар шәхесләре белән очрашулар – болар барысы да шәһәрнең шушы милли учагында үтә. Бер гасырдан артык ишекләре беркайчан да ябылмаган татар китапханәсе ул!
...1906 елда Оренбургта моңарчы тиңе булмаган милли китапханә эшли башлый. Аны мөселман хәйрия җәмгыяте оештыра. Китаплар алу, арендага түләү – боларның барысын да татар байлары үз өстенә ала. Беренче 7 ай эчендә китапханәдә 8 мең 300 укучы булып, аларга 1 мең 700 тирәсе китап бирелә.
1920-22 нче ачлык елларында Оренбургта барлыгы ике китапханә эшли: берсе – рус, икенчесе – шушы милли китапханә. 1929-39 еллар татар китапханәсе өчен иң фаҗигале чор. Гарәп графикасына алмашка латин килә. 1939 елда исә латиннан кириллицага күчәләр. Бу вакытта китапларның күбесе юкка чыгарыла. 
 110 ел эшләү дәверендә китапханә 8 бина алмаштыра. Татар китапханәсенең соңгы урнашкан бинасында эшләп килүенә дә 40 ел вакыт үтеп китте. 
Бер гасыр элек мөселманнарның хәйрия акчасына оешкан китапханәдә хәзер 50 меңнән артык китап бар, шуларның яртысы диярлек татар телендә. Фонд татар, башкорт телләрендә басылган вакытлы матбугат белән дә туплана. 42 газета һәм журналның унбере татар телендә. Китапханә фонды Татарстан ярдәме белән байый. Яңа китаплар белән тәэмин итүдә Бөтендөнья татар конгрессының да өлеше зур. Хөсәен Ямашев исемендәге китапханә бүген дә үз вазифасын нәкъ әүвәлгечә үтәп килә: милләттәшләр өчен җыелышу-аралашу урыны да булып хезмәт итә. Китапханәнең даими укучылары  әдәби-музыкаль кичәләрдә көтелгән кунак.
Оренбург шәһәре заманында татар китабын басу, татар матбагаларын дөньяга күрсәтүче үзәк булып таныла. Бүгенге көндә оренбур татарлары әлеге эшләрнең чишмә башында торучыларны һәм аларның гамәлләрен онытмыйча, дәвамчылары булып калырга тырыша.
 
Бәйрәм тантанасыннан фоторепортаж: 
http://syuyumbike.ru/photoreportaj/?id=3564

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар