«ҺӨНӘР»ЛЕ ҮЛМӘС!

Журналистлар белән матбугат конференциясенә килеп ятучы Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев иң әүвәле игелекле гамәл белән үзен билгеләтеп үтте. «Идел» журналы белән бер очтан «Сөембикә» журналына әнисе – танылган актриса Наилә Гәрәеваны, шулай ук театр коллективын яздырып, «Татмедиа»ның фойега куелган яңа ел чыршысына «Азат «Сөембикә» яшәсен!» дигән оптимистик шигарь язылган котлавын элеп куйды. Шуннан соң гына матбугат конференциясенә кереп киттек.

Конференциягә аның белән бергә театр белгече, Екатеринбург Яшь тамашачы театры директоры урынбасары Олег Лоевский, Камал театрының сәнгать җитәкчесе Нияз Игъламов та килгән иде. Сүз әле яңа гына төгәлләнгән сигезенче «Һөнәр» фестивале турында булды. Анда 30 дан артык театр режиссеры, рәссам, актер катнашты. Алар арасында күп мәртәбәләр «Алтын битлек» премиясенә лаек булган Дмитрий Черняков, театр рәссамы Ксения Петрухина кебек сәнгать дөньясында танылган кешеләр дә бар иде. «Һөнәр» кысаларында тамашачыга рус, татар, башкорт телләрендә 16 спектакль күрсәтелде. Тамашалар 6 театраль мәйданда барды. Сигезенче фестиваль «Угол» театр лабораториясе, Болактагы яшьләр театры кебек яңа коллективлар да катнашу белән үзенчәлекле булды.
«Һөнәр» фестиваленең беренчесе 2009 елда булып, театрлар тормышын бик җанландыруы белән истә калган иде. Чөнки ул фестивальдән соң яңа исемнәр калыкты. Ә бит режиссер һөнәре сирәк профессияләрнең берсе санала. Любимов кебек режиссерлар гомер буе, ягъни озын-озак иҗат итәргә мөмкин.
Ярый ла Татарстан театрларында «мин дә спектакль куеп карыйм әле», дигән кешенең юлына аркылы ятучы юк. Театрда уңышлы гына эшләп йөргән артистлар да спектакльне режиссер сыйфатында куеп күрсәтә ала. Моның мисаллары байтак. Әйтик, Илдар Хәйруллин белән Илгиз Зәйниевне ( драматург) мисалга китерү дә җитә. Һәм аларның компетентлы булуына берәү дә шикләнми.

Матбугат конференциясендә үзебез –Татарстан театрлары өчен сөенеп утырдым. Бездә, кадрлар җитешле булганга күрәдер инде, премьералар да булып тора, фестивальләрнең дә төрлесе уза – тамашачыга да, сәнгати тормыш барышы белән кызыксынган кешеләргә дә боегырлык түгел. Аннан тагын яшьләребезнең тамаша залларында күпләп күренүе, алай гына да түгел, 30 нчы еллардагы кебек, театр уйнау белән, экспериментлар белән мавыгуы матур күренеш бит. Моңа, әлеге дә баягы, шушы «Һөнәр» импульс бирми микән әле?

Мәскәүдән килгән Адольф Шапиро да, әнә, поезддан төшүенә үк татар спектаклен таптырган. «Мулла» ны аңлап һәм яратып караган диделәр. Аннары Олег Лоевский хаккас театрында хаккас артистларының, бурят театрында бурят милләтеннән булган артистларның, телне белмәгәнгә күрә, русча уйнауларын ачынып сөйләгәнен ишеткәч, уйлап куйдым: «Шөкер, без бу җәһәттән бәхетле. Югалтуы тиз ул, табуы гына кыен». Театрны идеологик тарлыкта гаепләргә азапланган журналистның урынсыз сүзләренә үртәлгән Фәрит Бикчәнтәев белән килешми булмый. Татар театрында миллилек юкмы, татар театры милләт белән бергә суламыймы? Алай түгел икәнен белү өчен репертуарга күз ташлау да җитә. Театрга, премьераларга йөрергә кирәк, дип әйтеп тә тормыйм инде.

Аннары сәхнәбезгә тәрҗемә әсәрләре менә икән, моның нәрсәсе начар? Үз сутыңда гына кайнауның кайчан уңыш китергәне бар? Дөньяны, дөнья сәнгатен танып-белүнең бер юлы лабаса бу! Опера театры, гомумән, милли әсәрләрне онытты. Югыйсә, иң яхшы Мадам Баттерфляй дип табылган Зөләйха Хисмәтуллинабыз, иң яхшы Ленский дип табылган Фәхри Насретдиновыбыз, «Мистер Икс» опера-фильмында баш партияне җырлаган Нияз Даутовыбыз, Мөнирә Булатовабыз, Азат Аббасовыбыз бар иде. Хәзер Җәлил театры бушады, саекты, каләм сөнгесен менә кай тарафка юнәлдерергә кирәк.

«Һөнәр» нең бусы да талантлы татар егет-кызларының әле тегендә, әле монда баш калкытуына этәргеч булыр дип өметләник.

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Син минем балам! – Нихәл, улым! – Айдар Фидаилевич ак биләүдәге бәбине күтәреп, битенә үк терәде. Үз гомерендәге иң шатлыклы көне бүген аның! – Рәхмәт сезгә, Ләйлә! Бу бәхетне бүләк иткәнегез өчен. – Ир баланы күтәргән килеш Ләйләгә борылды. Хатын елый иде. Башта яшерен генә тамган күз яшьләре тора-бара тоташ үксүгә әверелде.  – Ай-дар... Фи-даи-левич... ба-ла-ны бир-мим... Бирә... ал-мыйм... – Ләйләнең бу сүзләре иңрәү булып чыкты. 
    10968
    5
    139
  • Бозым Сихерчеләр, имчеләрне никтер картаеп-бирчәеп беткән карчыклар кыяфәтендә генә күзаллый иде моңарчы Галия. Аларның яшәгән йорты да каядыр бер читтә, аулакта булырга тиеш иде кебек. Ул йорт үзе үк күңелдә шик уятырга, шом кертергә тиеш...  Ачык йөзле, ак яулыклы апа каршы алды аларны.
    6660
    1
    87
  • 7707
    2
    52
  • Ялгыш очрашу Инде ничә ел үткән, әмма аны күргән саен, атлап барган җирдән адымнарын әкренәйтә, йөзенә иңгән гаепле елмаюын махсус җыерылган кашлары астына яшерергә тели. Оныта алмый бугай шул...
    8727
    1
    48
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 22 сентябрь 2020 - 14:51
    Без имени
    Рэхмэт,бик авыр Хэл,бала хэсрэте аллахым курсэтмэ.Дэвамен кэтеп калам.
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 18:56
    Без имени
    Бик ошады. Аллахыбыз бала хэсерэте курергэ язмасын ,кургэннэргэ сабырлык бирсен. Дэвамы кайчан булыр икэн?
    Күз яше ачы була
  • 22 сентябрь 2020 - 22:28
    Без имени
    Килешәм. Ирләргә геройлык эшләргә мөмкинлекләр бетеп бара. 😉
    Бүген бала көткән яшь хатыннар ризык дип төрләнәме?
  • 23 сентябрь 2020 - 07:53
    Без имени
    Мондый Ир элэксэ бик эйбэт эле,
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
  • 21 сентябрь 2020 - 21:33
    Без имени
    Нэкь шундый дип куз алдына китергэн идем.Ошыйсын Син мина Золфэт,кеше буларак,ир-ат буларак.Сойлэвеннэн ук эйтмэсэн дэ хатынны да балаларынны да яратуын сизелеп тора.Шундый гаилэлэр кубрэк булсын иде.Молодец!!!
    ​Мин хуҗабикәне сайлыйм
Реклама
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...