Нурлат һәм Чирмешәндә гарасат: "Өйне өермә туздырды, бүген кайда кунарбыз?!"

Бүген төштән соң Нурлатта көчле җил чыга. Иртәдән матур, кояшлы башланган көн секунд эчендә бозыла: күк йөзен кара болыт каплый. Ул да булмый, шыбырдап яңгыр яварга тотына. Аның артыннан ук боз коя башлый: бытбылдык йомыркасы зурлыгында!



"Үзәктә агачларны төбе-тамыры белән чыгарган"
 – Боз яуганда күк тә күкрәде, яшен дә яшьнәде, – диде Нурлатта яшәүче Гөлүсә Шәмсеварова. – Боз үзе ике минутлар чамасы яуды. Без Нурлатның читендәрәк, “Юго-восточный” микрорайонда шәхси йортта яшибез. “Тәрәзәләрне вата инде”, дип кот очты. Мин мондый бозны балачактан бирле күргәнем юк иде. Чыгып караган идем, тюльпаннарны, суганнарны кискән.



Табигатьнең бу шаяруы боз белән генә узып китте дисәм, ялгышканмын. Үзәктә давыл бик көчле булган. Хәтта төбе-тамыры белән агачларны гына түгел, машиналарны әйләндереп аткан, йорт түбәләрен алып очырган.





"Бездә хәлләр "страшно"..."
Чирмешән районының Югары Чагадай авылына исә тагын да катырагы эләгә. Монда чып-чын өермә (смерчь) булган.



Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Миңнегулов авылдагы хәлләрне: “Страшно”, – дип бәяләде.



 – Яңгыр коя, менә әле фотога төшереп йөрим, – диде ул. – Бу хәл башланганда район үзәгендә идем, тиз арада кайтып җиттем. Мин кайтканда авылның яртысы юк иде инде. 3-5 минут булган нибарысы. Үлүчеләр, имгәнүчеләр юк. Әмма торакларга зыян килде инде, утыр да ела. Электр баганаларына кадәр аударды. Өй, сарай башларын алып очырды. Медпункт, мәктәпнең дә түбәсе юк, мәчет калайларын да кубарган. Кайбер хуҗалыкларның агач кайчылыкларына кадәр тузыдырып аткан.



Иң зур зыянны Тәнзил Гафуров хуҗалыгы күргән. Өй түбәсе дә, сарай түбәсе дә юк. Өйләренә шыбырдап су ага, түшәм тактасы гына калган, яңгыр һаман туктамый. Хәтта коймаларны да җир белән тигезләгән.

 

“Давыл өй эчендә дә йөрде”
 
– Ничек әйтергә, бу гарасат яшәргә урын калдырмады, – диде Гафуровларның уллары Вилсур. – 3 минут эчендә узган давыл йорт-җирсез итте. Өйнең түбәсе дә, тәрәзәләр дә – берни юк. Дүрт стена гына утырып калды. Сарайның да түбәсе юк. Бакчаны су басты, яшелчәләрне юды. Профнастилдан эшләнгән коймаларны да бөтереп алып киткән. Мондый хәлдән соң яшәргә дә куркыта. Эштән кайткан гына идем. Өермә өй эчендә дә әйләнеп йөрде. Балаларны кочаклап бер бүлмәгә кереп утырдым. Бик хәтәр куркыныч булды. Килгән зыянны санарга башым да эшләми. Миллионнар инде анда. Аны түгел, бүген кая кунарга дип баш ватабыз. Туганнарга сыенырбыз инде.



“Сыерлар ычкынып киткән”
 
Сәмәрхановларның тишелеп чыккан бәрәңгеләренә кадәр юылган. 
 
– Сарай, гараж түбәсе дә юк. Анысы инде ярты авылныкы шулай. Әле күптән түгел генә поликарбонат белән ишегалдына түшәм япкан идек. 15 мең сумга. Аны да алып очырды. Яшелчәләр дә юылган. Сыерлар бәйләгән урыннарыннан ычкынып киткәннәр. Аларны эзләгән юк әле, яңгыр коя, – диде Гөлүсә ханым.
 
“Апрель аенда бер өермә булган иде инде”
 
Ходайның бер кодрәтәдер, шул галәмәттә дә Кәримовларның яңа туган бозавы исән калган. Ә менә йорт, сарай түбәсе мизгел эчендә юкка чыккан. Алай гына да түгел, йорт түбәсен улларының “унөчле” машинасына алып сылаган. Тимер ат изелгән, тәрәзәләре коелган.
– Бернәрсәбез дә иминиятләштерелмәгән иде, терсәк кенә тешләргә калды инде. Ходайның бер сынавыдыр, күрәсең. Апрель аенда бер өермә килгән иде бит инде. Ул вакытта йорт түбәсен урыныннан кузгатты, әмма алып очырмады. Тулаем кире урынына утырттык. Бу мәһшәр килгәндә улым белән өйдә идек. Түбәне ничек каерганын да сизеп тордык, сарай башына ябылган калайларны карап озаттык. Арттагы кырда яталар. Нишләргә белмичә утырабыз менә. Ут та, су да, газ да юк. Яңгыр да һаман туктамый, – диде Гөлсирин Кәримова.
Авыл башлыгы һәр йортны фотога төшереп йөри, авылга килгән зыян якын арада исәпләнәчәк. Соңрак бу турыда хәбәр итәрбез. 
 
Исегезгә төшерик: Арча районы Кәче авылында яшәүче халык синоптигы Рәсим Солтанов "Матур җәй көтмәгез, авыр ел килә. Юрарга да ярамый, әмма бер-ике хәвеф күренә..." дип әйткән иде.

сылтама: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66158-davyil-yashen-%D2%BB%D3%99m-boz-nurlatta-agachlar-augan-mashina-t%D3%99r%D3%99z%D3%99l%D3%99re-vatyilgan-%D2%97il-t%D2%AFb%D3%99l%D3%99rne-gen%D3%99-t%D2%AFgel-mashinalarnyi-da-%D3%99yl%D3%99nderep-ochyirgan.html

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан