“Нәүрүз” форумына Венгриянең Милли театры да киләчәк

Казанның театраль тормышын “Нәүрүз” проектыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. әлеге форумны театр сәнгате әһелләре, булачак актерлар, режиссерлар һәм, гомумән, тамашачы көтеп ала.
 
IV Халыкара театраль-белем бирү форумы быел Казанда 13-17 июнь көннәрендә оештырылачак. “Нәүрүз” форумы – “Нәүрүз” Халыкара театр фестивале химаясе астында үтүче белем бирүгә нигезләнгән проект булып санала. Бюджеты 8 миллион сум тирәсе булган театраль чараны Татарстан һәм Россия Мәдәният министрлыклары, дәүләт грандлары ярдәме белән Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры гамәлгә ашыра. Оештыручылар хәбәр иткәнчә, быелгы халыкара театраль чара да шактый эчтәлекле һәм кызыклы булырга охшап тора.

“Бүгенге көндә форумга 30 театрдан гариза алынган. Татарстан театрларыннан кала форумда Казахстан, шулай ук Алтай, Башкортостан, Калмыкия, Хакасия, Чувашия республикалары театрлары катнашачак. Гаризалар кабул итү 2016 елның 1 маена кадәр дәвам итә”, - диде Г.Камал театрының директоры Илфир Якупов.

Шунысы да игътибарга лаек, Казанга Венгриянең (Будапешт) Милли театры да килергә теләк белдергән. Венгр артистлары Татарстан тамашачысына “Ходай җәзасы” (“Бич Божий”) спектаклен тәкъдим итәчәк. Г.Камал театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: “Әлеге милли театрның безгә килүе зур мәртәбә. Режиссер Атилла Виднянский сәхнәләштергән “Ходай җәзасы” спектакле - гадәти сәхнә әсәре генә түгел. Безнең театрда ул ике көн рәттән күрсәтеләчәк. Тамаша кылу бәхетенә бик сирәкләр ирешәчәк, чөнки беренче көнне (13 июнь) әсәрне форумда катнашучылар караса, 14 июньдә генә гади тамашачы өчен чыгыш оештырылачак. Монда тамашачы да сәхнәдә булачак. Венгрлар, гомумән, үзенчәлекле халык. Аларның бер өлеше үзләрен фин-угырлар дип санаса, бер өлеше төркиләр дип атый. Заманында без дә Венгриядә “Җәйнең бер көнендә” спектале белән барган идек”, - дип сөйләдә.
Быелгы форумда театраль педагогикага да аерым игътибар биреләчәк. Мәскәүдән профессор, педагог (ГИТИС), режиссер Сергей Женовач килә. Аның шәкертләре татар сәхнәсендә “Собачье сердце”ны күрсәтәчәк. Шунысы куанычлы бу спектакльнең режиисеры, Сергей Женовачның шәкерте, якташыбыз Айдар Җәббаров.

Форум барышында Германия, Италия, Грузиядән, шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Башкортостан, Татарстан, Хакасия һәм Якутиядән килгән әйдәп баручы белгечләр театр сәнгатенең актуаль сораулары буенча тренинглар, мастер-класслар, семинарлар уздырачак. Форум программасына алты иҗат лабораториясе кертелгән:

1.Театраль педагогика, актерлык һәм режиссерлык осталыгы;

2.Режиссура теориясе, заман театры эшчәнлеге, сценография һәм музыкаль театр;

3.Театраль менеджмент, пиар, маркетинг;

4.Курчак театры сәнгате һәм балалар театры;

5.Театраль тәнкыйть;

6.Төрки халыкларының традицион театраль-музыкаль формалары.

Бу чаралар Г.Камал театрының Зур һәм Кече сәхнәләрендә, М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында, КФУ аудиторияләрендә, “Шәрык” клубында һ.б. урыннарда узачак.


Театр тәнкыйтьчесе, Г.Камал театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов:

IV форум программасында шактый кызыклы чаралар, мастер-класслар оештырылачак. Атап әйткәндә, 31 семинар, 17 тренинг, 8 мастер-класс һәм 5 спектакль күрсәтелер дип планлаштырыла. Камал театрының соңгы 5 елда куелган иң яхшы спектакльләрен дә күреп булачак. “Театр сәнгате студиясе” театрының сәнгать җитәкчесе, РАТИ-ГИТИС режиссура һәм драма кафедрасы җитәкчесе, профессор, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Васильевич Женовачның катнашуы гына да күп нәрсә хакында сөйли. Төрки халыкларның традицион музыкаль формалар буенча безгә кабат Степанида Борисова (Якутия) килә, шулай ук Хакасиядән дә җырлаучы булырга тиеш. Ә Татарстаннан Рөстәм Маликов ярдәмендә музыкаль мәдәниятебезнең тирән тамырларын күрсәтергә телибез. Болар барысы да мастер-класс юнәлешендә үткәреләчәк. Балалар театрларына да игътибарны арттырырга ниятлибез.

Белешмә:

“Нәүрүз” театраль-белем бирү форумы беренче тапкыр 2010 елның июнендә театр фестивале йогынтысында үткәрелде. Анда 250дән артык театраль һөнәр вәкилләре, Россия Федерациясе һәм СНГ илләреннән 22дән артык делегация катнашты. Беренче форум әлеге форматтагы, тематикадагы белем бирү программаларының актуаль һәм кирәк икәнлеген исбатлады.
 
сылтама: http://intertat.ru/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:24
    Без имени
    18 гыйнвар 2021 - 19:50 язган кешегә фикер әйтәсем килә. Белеп торыгыз, бөтен кеше бертөсле язмый, бу - беренчедән булса, икенчедән, сез әдәбият белгече, тел белгече, галим-тәнкыйтьчеме әллә? "Алсу күзлек" авторы - үзешчән. Шулай булса да кемнәрдер аны яратып укый икән, бу яхшы - язсын.
    Алсу күзлек
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:19
    Без имени
    Чиста, пакь хатынга яла ягу - зинада гаепләү - олы гөнаһ. Аллаһ Тәгалә кичерми ирнең бу олы гөнаһасын - яла ягуын, сезне пычратуын нахактан яла ягуын. Әгәр дә ки ул сездән гафу үтенмәсә һәм сез аны бәхилләмәсәгез ул бит тәмугта кала мәңге. Мәңгелек Җәһәннәмгә төшүдән курыкмый микәнни? Бу хакта Коръәндә аять бар - бу точно. Ләкин кайсы сүрәдә икәнен оныттым. Менә шулай инде ул динсез яшәү үз хатынына, кыз булган көенчә бәла тага бит. "ПАКь хатынга яла ягу турында ничек әйтелгән Аллаһның Коръәнендә?" - дип укымышлы имамнан сорагыз әле. Аңлатып бирер, ин шәә Аллаһ. Ә күңелегезгә кергән теге начар уй - шәйтан вәсвәсәсе ул. Берүк сакланыгыз андый гөнаһтан.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 11:14
    Без имени
    Сенлем анлыйм хэленне бик авыр андый гонахсыз сузне ишетуе. Мин ирем белэн 33 ел яшэдем. Кыз булып кияугэ чыктым, 2 малай алып квйттык. Бик матур яшэдек, ул мине ормэгэн жиргэдэ утыртмады, бер кырын суз ишетмэдем, ожмахта яшэгэн мен икэн дип искэ алам, сагынам. Ул хэзер исэн тугел, бакыйлыкка кучте. Э азакы 3 елнында ул да мина кеше белэн йорисен диде кече малай минеке тугел дип тенкэмэ тиде. Эчмэгэн ирем эчэ башлады. Ходай дан сабырлык сорап яшэдем, и яшим. Ходай сабырлык, исэнлек бирсен сина. Балаларыннын кадер хормэтен куреп яшэргэ язсын. Язмыштан узмыш юк.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:45
    Без имени
    Дөньяда кеше бер генә мәртәбә яши. Балаларың үскән. Үзеңне мыскыл иттереп яшәмә, мөмкинлегең булса, аерыл. Балаларыңа аңлат. Тик хыянәт итмә. Үзеңә кыен булачак.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
  • 21 гыйнвар 2021 - 22:59
    Без имени
    Узем дэ нэкъ сезнен кебек кияугэ чыктым, горур булдым, бик яраткан кешемэ ачу итеп чыктым, кеше сузен тынлады дип. Туйдан сон уянган кебек булдым, нишлэдем?! Бер убешмэгэн кешегэ чык эле. Ул вакытта аерылу оят, балага да уздым, саклана белмибез бит. Мине ярамыйсын, башка кешен бар дип, эшэке сузлэр бик озак ишеттем, хэзер генэ уйлыйм, мин яратмыйча яшэп, иремне дэ бэхетсез иткэнмендер дип. Хэзер олыгайдык, яраткан кешем 20 ел юк инде, иремэ дэ хыянэт итмэдем. Ике кызым, оныгымны яратам, балалар белэн соенеп яшим. Кинэшем шул, телэсэ кем белэн жанынны пычыратма, чиста булып кал, яшьлек узды инде, балалар белэн куанып яшик. Сабырлык бирсен ходай.
    Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...