Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллыгына багышланган чаралар уздырыла

Татарстан башкаласында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесының 120 еллыгына багышланган чаралар уздырыла.

Аерым алганда, училище җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, иртәгә, 21 октябрь көнне 12.00дә, уку йорты бинасында Мәскәү һәм Казан шәһәрләренең алдынгы сынлы сәнгать осталары профильле сәнгать фәннәрен һәм декоратив кулланма сәнгатьне укыту буенча мастер-класс үткәрә.

Ул көнне 15.00дә ТР Сынлы сәнгать дәүләт музееның Заманча сәнгать галереясында күргәзмәдә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентларының төрле юнәлештәге хезмәтләре, аерым алганда, графика һәм декоратив кулланма сәнгать үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге күргәзмә әйдәп баручы сынлы сәнгать осталарында белем алучы бүгенге студентларның эшләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

22 октябрь көнне 11.00дә Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында “Рәсем сәнгате һәм композицияне укыту” дигән темага түгәрәк өстәл була. Чара “Урта сәнгать белеме: традицияләр һәм инновацияләр” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе кысаларында уздырыла. Түгәрәк өстәлдә урта сәнгать белеме бирү йортларының хәзерге торышы һәм үзенчәлекләре, инновацион ысуллар белән танышу һәм тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге була. Сөйләшүдә Идел буе федераль округының cәнгать уку йортлары җитәкчеләре һәм белгечләре катнашыр дип көтелә.

Шул ук көнне 15.00дә “Хәзинә” милли сәнгать галереясында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы мөгаллимнәре хезмәтләреннән торган ретроспектив күргәзмә ачыла. Анда XIX гасыр ахыры – XXI гасыр башында иҗат ителгән эшләр куела.

16.00дә шунда ук Казан сәнгать мәктәбенә нигез салучыларның берсе һәм аның директоры булган Николай Николаевич Белковичның оныгы Вера Корнеева үзенең “Мои родные... Н.Н.Белкович” китабын презентацияләячәк. Китапта Белковичлар гаиләсе әгъзаларының катлаулы язмышы, шулай ук Николай Иванович Фешин һәм аның тормыш иптәше Александра Фешина турында бәян ителә, алар тормышыннан кызыклы фактлар китерелә.

Искәртеп үтик: Император сәнгать академиясенең Казан сәнгать мәктәбе (училище башта шулай атала) 1985 елда ачыла. Шушы дәвер эчендә уку йорты Идел буенда сәнгать белеме бирү үзәгенә әверелде. Бүген Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы Идел буе методик зонасында база училище булып тора. Анда ел саен сәнгать белеме буенча конкурслар, конференцияләр үткәрелә, мөгаллимнәрнең һәм студентларның эшләре төбәк, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә, конкурсларда катнаша.

сылтама: http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/10/20/114754/

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
  • Оясында ни күрсә... Оясында ни күрсә ...Очканында шул булыр. Халкыбызның буыннан-буынга күчеп килгән әлеге мәкале бүген дә үзенең актуальлеген югалтмый. Ә очар өчен һәр кешегә ныклы канатлар, кайтырын сагынып көтә торган нигез кирәк. Бала өчен ул башта ата-ана йорты булса, үсә төшеп насыйбын очраткач, үз өенә әверелә. Бүгенге геройларыбыз Земфира һәм Рамил Әхмәтшиннарның йорты да хәзер туганнарны гына түгел, балаларны, оныкларны бергә туплый торган җылы учак булып тора.
    2170
    28
    234
  • Үгиләр... Илзирә бүген әбисенә төшеп китте. Әнисенә үпкәләде. Үз әтисе үлеп, икенче иргә кияүгә чыкканнан соң әнисе ике арада өзгәләнә: бер яктан балалары, икенче яктан яңа ире. Ир – ир инде ул. Ничек Илзирәгә ышанмый әнисе?! Ана кеше иренә түгел, кызына ышансын өчен нәрсә эшләргә кирәк бу Хариска? Башка чыдар хәле калмады бугай кызның...
    5928
    2
    85
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
«Азат хатын» күргәзмәсе – Кабан күле буенда
«Сөембикә»нең яңа саны һәм... балчык
Әлфия Миңнуллина: «Әни Казанга яланаяклы кыз булып килгән иде, яланаяк мәңгелеккә китеп бара...»
Фарфор буенча рәссам Римма Газалиеваның шәхси күргәзмәсе
Укучыга таба яңа адым: «Сөембикә»нең февраль санын тәкъдим иттек 
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан