Муса Җәлил юбилеен Германиядә дә оештыралар

2016 ел татар җәмәгатьчелеге өчен шактый истәлекле булырга охшап тора. Нәкъ быел татарның атаклы шәхесләренең юбилейлары билгеләп үтеләчәк. Атап әйткәндә, каһарман-шагыйрь, фашист лагерьлары тоткыны, кабатланмас, үзенчәлекле шәхес, «Моабит дәфтәрләре» авторы Муса Җәлилнең тууына 110 тулу уңаеннан Россия киңлекләрендә генә түгел, чит илдә дә патриотик акцияләр уздырылачак.
«Муса Җәлилнең туган көнендә Казанда «Җәлил укулары» дигән халыкара конференция оештырыла, - ди Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Эльмира Камалова. - Каһарман-шагыйрьнең 110 еллыгына багышланган чарада «Муса Җәлил: ХХI гасыр кыйммәтләре призмасы аша тормыш һәм иҗат» темасы яктыртылачак. Әлеге конференция Җәлил иҗатын, тормышын өйрәнүче галимнәрне, җәмәгать эшлеклеләрен җыячак”.
“Җәлил укулары”ында сәнгать әһелләре, мәдәният эшлеклеләре дә катнашыр, дип көтелә. Германиядән дә галимнәр килүе көтелә. Магдебургтан киләчәк галим Җәлилгә нисбәтле кызыклы факт-мәгълүматлар җиткерергә җыена. Ул дошман тоткынлыгында җәлилчеләр башкарган җырлардан торган пластинкаларны тапкан. Әнә шул кыйммәтле табыш республикага тәкъдим ителәчәк.
Чарада катнашучылар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, фашистларга каршы көрәше, шулай ук яшьләрне патриотик тәрбияләү һәм милләтара бердәмлекне ныгытуда тарихның роле турында сөйләргә җыена. Татарстан башкаласында оештырылган проектларда Җәлилнең кызы Чулпан ханым да катнашачак.
Конференция программасында «Төп нөсхә көне» кебек тантаналы чара һәм беренче тапкыр Казан федераль университетында Муса Җәлилнең Моабит дәфтәрләре тәкъдим ителәчәк. Әлеге кыйммәтле экспонатның Татарстан Милли музее фондларына тапшырылуга быел 50 ел тула. Конференция ачылышында «Моабит дәфтәрен укыйбыз» дигән россиякүләм мәдәни акция старт алачак. Проектны шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова ачып җибәрәчәк, ди проект авторлары.
Җәлилнең туган көне - 15 февральдә көндезге 13.00 сәгатьтә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Бу вакытта Татарстан Язучылар берлеге биредә митинг та уздырырга ниятләп тора.
16 февраль көнне «Хәзинә» милли сәнгать галереясендә Татарстан рәссамнарының күргәзмәсе ачылачак. Биредә кылкаләм осталарының Җәлил образын һәм иҗатын чагылдырган хезмәтләре урын алачак.
Муса Җәлил юбилее уңаеннан чаралар Россия төбәкләрендә дә күп санда узачак. Әлеге проектларда катнашу өчен Татарстан Мәдәният министрлыгы татар артистларын җибәрәчәге хакында да хәбәр итте. Берлин, Магдебург калаларында да татар халкының каһарман улын олы ихтирам белән искә алырга җыеналар.
Җәлилнең туган төбәге Оренбурда да масштаблы искә алу тантаналары оештырыла. Ул чараларда Казаннан абруйлы вәкилләр катнашыр, дип көтелә. Моннан тыш Мәскәү, Чиләбе һәм башка җирләрдә дә татар улы олы хөрмәт белән искә алыначак. Замана кешесе Муса Җәлил кебек шәхесләребезне белергә тиеш. Татар әдибенең тормышы, иҗаты һәм үлеме дә ышаныч, каһарманлык кебек сыйфатларны үз эченә сыйдырган.
- Узган ел тарих фәннәр докторы Абдулхан Әхмәтҗанның Җәлилгә багышланган китабын татарча тәрҗемә иттек, - ди Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан. - Быел әлеге басманы нәшер итәргә җыенабыз. Тукай клубында 15 февраль көнне Муса Җәлил премиясе лауреатларының чыгышы булачак. Җәлилнең 60 еллыгыннан бирле безнең республикада яшь иҗатчыларга аның исемендәге дәүләт премиясе тапшырылып килә. Җәлил һәм Тукай - татарның бренды санала. Быел аларның олуг юбилейлары уңаеннан төрки телле язучылар фестивале дә оештырачакбыз.
сылтама: http://tatar-inform.ru

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз
Хәзер укыйлар
-
Ник ашыктың? Иртән йокылы-уяулы яткан вакытта, башыма шушы шигъри юллар килде. Исемнән чыгудан куркып, күзләремне дә ачмыйча, диван култыксасына үрелдем. Шагыйрә дустымның бүләк иткән китабы янында гына телефоным ятарга тиеш.
-
Җандагы төер Мәрйәм кебек быел зарыгып кыш килгәнен көткән кеше бар микән? Юктыр!
-
Ирем ярым түгел... Ашыгып кияүгә чыкканыма иманым камил иде. Иремә барысын да әйтәм дә, аерылам...
-
Ирем гомер буе, «кыз түгел идең», диде Минем бу хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк. Язганнарымны укыгач, нигә сөйләмәгәнемне аңларсыз да. Кеше белән бүлешеп була торган хәлмени?
Соңгы комментарийлар
-
25 гыйнвар 2021 - 19:38Без имениНигэ тагын бер ун тапкыр язмадыгыз аны🤔Чулпан Йосыпова икенче тапкыр әни булган
-
25 гыйнвар 2021 - 18:38Без имениБаладан да газиз кем бар доньяда!!!Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
26 гыйнвар 2021 - 11:00Без имениходай сабырлык. бирсенВәсилә Фәттахованың ире Илгиз: «Минем иң якын кешем... Мәңгелеккә!»
-
26 гыйнвар 2021 - 17:13Без имениАхырдан укенерсен бит ,я бала бэлэн бар я аргызны Оз ,Булачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
25 гыйнвар 2021 - 06:16Без имениБаланы уз итмэгэч ул ир тугел, баланы ана алыштырмыйлар. Уз бэхетен алда эле синенБулачак иремә мин кирәк, улым кирәкми
-
Ханбикәләребез Кем ул ханбикә? Дөресен әйтик, бәгъзеләребез аны көнгә биш-алты күлмәк алыштыручы көяз хатын, ефәк тотканнан да кулы кабаручы назлы җан итеп күз алдына китерә. Әлбәттә инде, иркә, тәкәббер вә кыланчык..
-
Кадерле Мәрьям апа Шундый язмышлы кешеләр була, күзгә-башка әллә ни чалынмыйча, тыйнак, гади генә яшиләр дә тыныч кына китеп тә баралар.
-
Сугыш өзгән хыял Сәхнәдә В. Асафьевның «Бахчасарай фонтаны» балеты бара. Уланованың Мариясе шулкадәр табигый, чын, ышандырырлык итеп үлә – ирексездән күзләргә яшь тула.
-
Шәфкать иясе Шәфика Сәнгать күгендә кыска гына вакыт балкып янган Шәфика Котдусованы атылган йолдызга тиңлиләр.