Мунчасыз да калдык

Мәшһүр «Сәламәтлек комбинаты»н Октябрь революциясенең 50 еллык юбилеена тәгаенләп ачканнар иде. Шәп иде ул. Әллә ничә бассейнлы, душлы, сауналы, ләүкәле мунча. Казанга кунакка гына килгән кешеләр дә андагы Су белән дәвалау бүлегендә су асты массажы, Шарко душы кебек экзотик дәвалау сеансларын алып китәргә тырышалар иде. 80 нче елларда аэробика модага кергәч, бөтенебез шунда агылдык. Соңгы елларда халык арзанлы фитнеска, бассейнга шунда йөри башлады. Кыскасы – Сәламәтлек комбинаты үзенең вазифасын үтәп торды. Өчле-тугызлы мунчалар Казанда бар инде ул. Ләкин кеше өчен иң уңайлысы Сәламәтлек комбинатындагы мунча иде. Чөнки анда пенсионер халкын махсус ташламалы көннәр белән атнага ике мәртәбә сөендерәләр иде. 50 сумга арзангарак юынып кайту берникадәр юаныч бирә торган иде. Менә хәзер Октябрьнең 100 еллыгы җиткәндә шул мунчадан мәхрүм калганбыз. Ә бит мунча керү юксыллар өчен театрны да, санаторийны да алыштыра торган чагыштырмача арзанлы чара иде. Арзанлы дигәннән, совет чоры белән чагыштырганда мунча билетының бәяләре болай да мең тапкырга кыйммәтләнгән иде. Болак буенда тезелеп киткән мунчаларда 13-16 тиенгә юынып, чабынып кайтып була торган иде. Хәзер исә мунча бәяләре уртача 250 сум. Мин бәяләр сәясәтен я мунча бәясе, я ипи бәясе белән чагыштырам. Бу бәяләр сикереше янәшәсендә китап язган кешеләргә – язучы халкына түләнә торган әҗер нибарысы ун мәртәбә генә күтәрелде. Ә китап бәясе үзе мунча бәясеннән калышмый. Күрәбез ки, заманында Тукаебыз Җир йөзендә тәнгә мунча бар, җанга – юк, дип инәлгәндә тән мунчасы да, җан мунчасы да бетүгә барасын чамаламагандыр. Шәһри Болгар заманыннан ук килә торган мунча керү культурасы булган татар халкы бүгенге Казанда һәр кеше өчен ишекләре ачык һәйбәт мунчалары белән мактана алмый. Яңа Савин районындагы мунчаның төзелеп беткәнен 20 ел көттек. Кая соң ул? Тәррәккый халык өчен мунча ниндидер буй җитмәс байлык күрсәткече булырга тиеш түгел ләбаса. Аңлыйбыз анысы коттеджлы Казан үз мунчаларында рәхәт чигә. Тарсынмыйбыз. Кинәнсеннәр. Ләкин монда бит әле без дә – кесәбез сай булса да, чиста йөрергә, сәламәт булырга, мунчадан рухны да, тәнне арулап кайтырга яратканнар, атна саен шул рәхәтлекне кабатларга хыялланганнар бар. Безнең мунча урынында кем өчен нинди бина калкып чыгар икән? Безнең өлешкә кереп, дип тә өстисе килә.

 

 

Татар хатын-кызлары өчен кызыклы язмаларны Сөембикә Telegram-каналында укыгыз


Ошый
Поделиться:
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Хәзер укыйлар
Реклама
Соңгы комментарийлар
Реклама
Венера Ганиеваның ире, тавыш режиссеры Камил Фәйзрахмановны соңгы юлга озату
Беренче дулкын. Өмет, курку, хисләр
Татарстан журналистикасы тарихы – фотоларда
Бу – безнең уртак тарихыбыз
Журналыбыз архивыннан
«Объективта – әни»
Кешелек хакында фәлсәфи уйланулар, робот София һәм ипи
Балачак – уйнар чак...